Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

“Югалган очракта нишләргә?!” мәгълүмат сәгате

Интернет челтәрендәге кайбер рәсми сайтлардан алынган мәгълүматлар буенча Россиядә елына якынча 55 мең бала югала. Балалар белән беррәттән өлкәннәр, яшьләр арасында да югалучылар күп. Кемдер эштән кайтканда җир йоткандай юк була, икенчеләрнең югалулары җинаять белән бәйле, өченчеләре урманга китеп адаша. Сәбәпләр төрле.Менә шул сәбәпләрне ачыклау һәм югалуны булдырмый калу, югалган, адашкан очракларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлату максатыннан чыгып, китапханәдә “Югалган очракта нишләргә?!” исемл

“Исемең — билгесез, батырлыгың — үлемсез” “(батырлык дәресе)

Тарихта дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул максаттан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Исемең — билгесез, батырлыгың — үлемсез” исемле батырлык сәгате үткәрелде.

“СПИД- гасыр бәласе!”сәламәтлек сәгате

1988 елдан 1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Замана афәтенә каршы профилактик эшчәнлек кысаларында, Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Спид-заман бәласы!” исемле чара үткәрде.

“Сәламәт әни-сәламәт бала!” акция

Әниләр көнен бәйрәм итү алдыннан Ашытбаш урта мәктәбенең “SaMoSтоятельные дети» проектында катнашучы 7-8нче класс укучылары «Сәламәт ана – сәламәт бала!» акциясен уздырдылар.

Син үз хокукларыңны һәм бурычларыңны беләсеңме?! (сораулар һәм җаваплар кичәсе)

1989 елның 20 ноябре -Берләшкән Милләтләр оешмасының (БМО) Бала хокуклары турында Конвенция кабул иткән көн. Анда 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән һәм 54 маддәдән тора. 18нче ноябрь көнне, Халыкара балаларның хокукларын яклау көне унаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсенә 8нче класс укучылары чакырылган иде.

“Терроризм-җәмгыятькә янау ул!” (информация сәгате)

Укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек, патриотик хис тәрбияләү, үз – үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләрен өйрәтү максатларыннан чыгып, китапханәдә терроризмга каршы информация сәгате үткәрелде.

«Авылыбыз урамнары буйлап» экскурсия.

Укучыларның көзге каникул чорында “Нескучные каникулы” исемле проект башланып киткән иде.Менә шуңа нигезләнеп, авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар өчен авыл урамнары буйлап сәяхәт оештырды.

“Минем яраткан Татарстаным!” (викторина)

6 нчы ноябрь - Татарстан республикасы Конституциясе көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, укучы балалар өчен викторина оештырдык.

Сәламәтлек сагында (сәламәтлек дәресе)

Хәзер табигатьтә көз хөкем сөрә.Тиздән кышка аяк басырга җыенабыз.Менә шул чорда ОРВИ, грипп ише авырулар кискенләшә.Менә шул авыруларны булдырмый калу максатыннан китапханәгә авылыбыз фельдшеры Илүсә апа катнашында сәламәтлек сәгате үткәрергә булдык.

Сәламәтлек сагында (сәламәтлек дәресе)

Хәзер табигатьтә көз хөкем сөрә.Тиздән кышка аяк басырга җыенабыз.Менә шул чорда ОРВИ, грипп ише авырулар кискенләшә.Менә шул авыруларны булдырмый калу максатыннан китапханәгә авылыбыз фельдшеры Илүсә апа катнашында сәламәтлек сәгате үткәрергә булдык.

Китапханәгә- белем дөньясына!

Башлангыч класс укучылары китапханәгә даими рәвештә йөриләр.Чөнки белемнең күп өлешен кеше мөстәкыйль рәвештә укып ала.”

Китапханәгә экскурсиягә.

15нче октябрь көнне Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 5нче класс укучылары Ашытбаш авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр.Бу класс укучыларының күбесе китапханәнең актив китап укучылары булып торалар.

Экологик өмә

Ашытбаш авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, плотина буен чүптән арындырдылар.Ашытбаш һәм Кысна авыллары арасындагы бу күл буен чистарту традициягә кереп бара.

"Олыгая һәркем, бу табигый, урап узып булмый картлыкны" (өлкәннәрнең өйләренә бару)

Сәхнә ветераннары, иң күп китап укучыларыбыз Фирая һәм Мәүлә абый Абдуллиннарны да бәйрәм белән котладык.Аларга да бүләкләребезне тапшырып, китаплар, журналлар алып килдек.Ә Мәүлә абый, үз чиратында, яраткан җырын бүләк итте.

"Г.Ахунов иҗаты-үзе бер хәзинә!" (китап күргәзмәсе)

Ашытбаш авыл китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулу уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Г. Ахунов иҗаты-үзе бер хәзинә!” исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.

"Серле белем иленә!"( уен-дәрес)

Ашытбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 1нче класска укырга керүчеләрне чакырып чара оештыру инде традициягә кереп бара.Менә быел да мәктәп бусагасын яңа атлап керүчеләр һәм аларның әти-әниләре мәдәният йорты фойесына җыелдылар.