"Мөхәммәт Мәһдиев". Онлайн күргәзмә.
Беренче декабрьдә язучы Мөхәммәт Мәһдиевка 90 яшь тулды . Моның белән бәйле рәвештә, https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ битендә язучының тормышы турында видеоролик тәкъдим ителә.
Беренче декабрьдә язучы Мөхәммәт Мәһдиевка 90 яшь тулды . Моның белән бәйле рәвештә, https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ битендә язучының тормышы турында видеоролик тәкъдим ителә.
Язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләр, безнең укучылар арасында да бар. Аларның көндәлек тормышларына бер ямь өстәү максаты белән мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче Василовлар, Хабибрахмановлар, сәламәтлекләре чикле Рахимовлар гаиләсенә бардык.
Кешелеклелек һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату, язмыш тарафыннан кыерсытылган, ләкин югалып калмаган шәхесләр белән таныштыру максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Изгелекнең чиге юк" темасына мәгълүмат сәгате узды.Кешелеклелек һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату, язмыш тарафыннан кыерсытылган, ләкин югалып калмаган шәхесләр белән таныштыру максатыннан башлангыч сыйныф укучылары бе
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Китапханәбездә эшләүче "Язмышларга буйсынмас җаннар" китап күргәзмәсендә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Р. Шәрипов, К. Шәфыйкова, Г.Сәгыйров китаплары белән беррәттән врачлар тормышын яктырткан, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турында
Тормыш иминлеге нигезләре , гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм гражданнарның хәбәрсез югалуына юл куймау максатыннан Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә ""Билгеле бер тормыш ситуацияләрендә куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына яшьләр белән мәгъүмат сәгате уздырды.
Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Шул максаттан Шекә авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә 3 декабрь- Билгесез солдат көне уңаеннан “Билгесез солдат истәлегенә” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды.
Әниләр көне алдыннан, авыл клубы белән берлектә, "Синең барлыгыңны тоеп яшәү, Бу дөньяда әни бик кирәк"дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде.
Һәр елда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне бәйрәм ителә. Без гомер буе әниләргә рәхмәтлебез. Шуңа күрә дә әдәбиятта әниләргә багышланган әсәрләр бик күп.Китапханәбездә "Әдбиятта Ана образы" күргәзмәсе эшли, анда ана хакы, ана рәнҗеше, ата-ана алдында бурыч турында яктыртылган әсәрләр урын алган.
Арча үзәк китапханәсендә III халыкара "Җәлил укулары - 2020” әдәби бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгегә безнең укучыбыз Хабибрахманова Гөлгенә катнашып 3 нче урынны алды.
5-7 ноябрь көннәрендә , 6 ноябрь Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ битендә "Татарстан -минем Ватаным" онлайн шигырь уку марафоны оештырылды.
Каникулның чираттагы көнендә укучылар өчен " Без көчле, бердәм халык" күңел ачу кичәсе оештырдык.
Көзге каникул балаларның зур түземсезлек белән көтеп алган яллары. Һәр каникул саен мәдәният учаклары, балаларның ялын күңелле һәм файдалы уздыру өчен төрле чаралар уздыра. Бүген без китапханәдә 1-6 сыйныф укучылары өчен куркынычсыз каникул "Яшәү өчен моны белу кирәк!" дип исемләнгән әңгәмә- уен кичәсе оештырдык. Кичәнең максаты: балаларда гадәттән тыш хәлләрдә үз- үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру.
30 октябрь- илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Шул уңайдан, китапханәсендә «Ил тарихының кара битләре" исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды.
Китапханәбездә авыл клубы белән берлектә, "Казан арты данлы Арча ягы!" дип исемләнгән, районыбызнын 90 еллыгы хөрмәтенә балалар белэн әңгәмә-уен узды.
Танылган татар рәссамы- Равил Заһидуллинга 60 яшь.Шул уңайдан https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ сәхифәсендә "Авылыбыз горурлыгы"видеоролигы урнаштырылган.
Сугыш турындагы шигырьләр, балалар өчен ул катлаулы вакытның хатирәләрен ачык күрсәтә.Сугыш турындагы шигырьләр, балалар өчен ул катлаулы вакытның хатирәләрен ачык күрсәтә. Саратов шәһәре "А.С.Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе" оештырган "Мы правнуки твои, Побе Саратов шәһәре "А.С.Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе" оештырган "Мы правнуки твои, Победа!" акциясенә кушылып , Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен, җиңү шатлыгы хәтирәләрен чагылдырган шигырьләрен укыдык.
Китапханәбезнең эш юнәлешләренең берсе-сәламәтлек буенча китапханәгә йөри алмый торган укучыларга хезмәт күрсәтү.Китапханәче тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, сәламәтлеге буенча китапханәгә йөри алмый торган укучыларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү үткәрде.
Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул киләчәктә дә аның якын дусты булып кала. Шул максаттан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән кичә үткәрелде
Китапханәнең актив укучысы Хәертдинов Илназ "В книжной памяти мгновения войны" " дип исемләнгән яшь иллюстраторларның республика конкурсында катнашты .
Бөтендөнья хайваннар көне уңаеннанБөтендөнья хайваннар көне уңаеннан, 1-4 сыйныф укучылары өчен "Хайваннарны саклагыз һәм яратыгыз"дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.