Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

"Не смолкнет слава тех великих лет" район бәйгесе.

29 апрель көнне Үзәк китапханәдә Арча районы МБУ «Центр» М(С) "ФОРПОСТ" белән берлектә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Не смолкнет слава тех великих лет" исемле хәрби-патриотик җырлар һәм шигырьләр бәйгесе узды.

"Безнең күңелләрдә син , Тукай"

26 апрель көнне, киң катлам укучылар өчен, Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган«Безнең күңелләрдә син, Тукай»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

"Сугыш хатын-кыз йөзле түгел"

20 нче апрель көнне «Сугыш хатын – кыз йөзле түгел» проекты кысаларында чара уздырылды. Аның максаты: сугыш чорында хезмәт куючыларның, хатын-кызларның батырлыкларына укучыларның игътибарларын җәлеп итү; балаларда патриотик хисләр тәрбияләү

"Татарстан музейлары һәм һәйкәлләре»

Ел саен 18 апрельдә Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты-Бөтендөнья мәдәни мирасын саклау һәм саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.Бу көн уңаеннан без башлангыч сыйныф укучылары Казан шәһәренең тарихи һәм истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсия оештырдык.

"Күңелле тәнәфес"

Балаларның дәрестән соң вакытларын файдалы уздыру, китап укуга кызыксынуларын үстерү, уйлау, логик фикер йөртү сәләтләрен үстерү максатыннан китапханәдә "Күңелле тәнәфес" дип исемләнгән чара узды.

"Әкиятләр иленә сәяхәт"

Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан, шагыйрнең иҗаты аша балаларда гомум кешелек, намуслык, тугрылык, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү максатыннан " Әкиятләр иленә сәяхәт" видеосеанс оештырдык, бик матур әкиятләр карадык.

"Чиксез галәм серләре"

2021 елның 12 апрелендә беренче кешенең галәмгә очуына 60 ел тула.Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсендә, кече яшьтәге китап укучылар өчен , танып-белү активлыгын үстерү, космос, космонавтика һәм космонавтлар турында белемнәрне формалаштыру максатыннан “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән викторина узды.

“Җирле үзидәрә: үткәне, бүгенгесе” .Мәгълүмат сәгате.

8 апрель көнне, 21 апрель- Җирле үзидәрә органнары көне уңаеннан, Шекә авыл китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә, киң катлам китап укучылар өчен, “Җирле үзидәрә: үткәне, бүгенгесе” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.Шул уңайдан китапханәбездә,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан,”Сәламәтлек сагында ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Шекә авыл клубында балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан. 1-6 сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" күңел ачу кичәсе узды.

"Татар халык ашлары-бик тәмле һәм файдалы"

Милли ризыклар, аларны әзерләү осталыгы, татар халкының кунакчыллыгы турында искә төшерү максатыннан " Татар халык ашлары, бик тәмле һәм файдалы" әдәби кафе уздырдык.

"Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла"

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Кече яшьтәге укучылар өчен," Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла"дип исемләнгән чара уздырылды.

"Нәүрүз мөбәрәк булсын"

Нәүрүз-яз, Игелек бәйрәме, шулай ук татар халкының иң матур, көтеп алынган йола бәйрәмнәренең берсе.Без Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә бу бәйрәмне күңелле итеп билгеләп үттек. Бәйрәмгә кунакка матур киенгән Нәүрүз-яз кызы килде

“Язгы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре”

Балаларны бозда куркынычсызлык кагыйдәләре, боз астына киткән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү методикасы белән таныштыру, боз белән капланган сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан китапханәдә Шекә башлангыч мәктәбе укучылары белән “Язгы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына мәгълүмат сәгате узды.

«Кулланучы, үз хокукларын бел" белем бирү акциясе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, «Кулланучы, үз хокукларын бел"дигән белем бирү акциясе узды.Әңгәмә барышында сатып алучылар белән түбәндәге сораулар турында сойлэштек: Кем ул кулланучылар? Алар нинди хокукларга ия? "Кулланучы хокукларын яклау турында" закон кайчан кабул ителде һәм аның төп маддәләрендэ нәрсә әйтелә? Һәр сатып алучыга «Синең хокукларың, сатып алучы " дигән белешмәлек таратылды.

"Без, без, без идек..."

Бала тәрбияләүдә татар халык уеннары борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Шул уеннар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тернәкләнә. Телебезнең матурлыгын , байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга булышу максатыннан "Без, без, без идек..."милли уеннар кичәсе уздырдык.