3 майда Халыкара Кояш көне билгеләп үтелә. Кояш көне-планетаның барлык халкына кояш нурланышының кыйммәтен һәм кирәклеген аңлатуга юнәлдерелгән бәйрәм. Кояш көне уңаеннан, без, кече яшьтәге китап укучылар белән, «Һәрвакыт булсын кояш» дип исемләнгән рәсем сәгате оештырдык
Апрель ае #өйдәкал режимы көнендә Шекә авыл китапханәсе инстаграмм челтәрендә “Бүген...” сәхифәсен тәкъдим итте.
Шекә авыл китапханәсе кече яшьтәге укучылары арасында "Тукай әкиятләренә ияреп..." темасына рәсемнәр ясауны оештырды
26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне - Татарстанда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
26-27 апрель, Коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында26-27 апрель көннәрендә Шекә авыл китапханәсе үзенең кече яшьтәге укучылары арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 134 еллыгы хөрмәтенә , WhatsApp мобиль коммуникацион челтәре аша "Тукай әсәрләренә сәяхәт" дип исемләнгән уен-викторина уздырды. Викторинага 5 яшьтән-9яшькәчә 21 бала катнашты.
16 апрельдән-26 апрельгщ кадәр #өйдәкал режимын саклап “Без Тукайны укыйбыз” әдәби марафоны акциясе, инстаграмм битендә оештырылды.
#өйдәкал режимы көннәрендә Шекә авыл китапханәсе үзенең укучыларын “Китап дусларын җыя” акциясенә кушылып, өй китапханәсендә булган китапларны барларга, көндәлек мәтбугат белән танышырга, китапханәдән алган китапларны укырга иркен вакыт булуын искәртеп әдәби марафонга кушылырга чакырды.
Шекә авыл китапханәсе #өйдәкал режимын саклап 12 апрель көнне кече яшьтәге укучылары белән “Космос турында без нәрсә беләбез” темасына WhatsApp мобиль коммуникацион челтәре аша башлангыч сыйныф укучылары өчен викторина уздырды.
Коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында үз-үзеңне изоляцияләү көннәрендә,Шекә авыл китапханәсе үзенең кече яшьтәге укучылары арасында Космонавтика көненә багышлап WhatsApp мобиль коммуникацион челтәре буенча "Безнең өчен табышмак-космонавт өчен туган як" темасына рәсемнәр ясауны оештырды. Конкурсның максаты: балаларның космос турында киң күзаллауларын формалаштыру.
Китапханәдә Шушмабаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Китап-киңәшчең синең" дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды.
Китапханәбездә 5-6 сыйныф укучылары белән "ТАССР га 100 ел" темасына викторина узды. Укучылар ике командага бүленеп Татарстан турындагы белемнәрен барладылар.
Шекә авыл клубында китапханә белән берлектә 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап Октябрь, Свердлов, Коммуна урамы үзешчәннәре катнашында “Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды.
Башлангыч сыйныф укучыларының китапханәгә , китап укуга кызыксынуларын арттыру максатыннан оештырылган "Мин китап укыйм" әдәби марафонының кыш айлары этабына йомгак ясап китапханә дәресе узды.
2020 елның 29 февралендә талантлы рус язучысы, публицист, әдәбият белгече Федор Абрамовның тууына 100 ел тула. Безнең авыл китапханәсендә күренекле рус язучысы юбилеена аның тормышына һәм иҗатына багышланган «В мире Федора Абрамова» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.
2020 ел- Арча районы оешуга 90 ел хөрмәтенә “Без бит Арча яклары” дип исемләнгән үзешчәннәр концерты узды. Китапханәче тамашачыларны “Бөек Тукай Ватаны син, Арча! “ китап күргәзмәсе белән таныштырды.
23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Без синең оныкларың, Җиңү» Төбәкара акциясенә кушылып, китапханәбездә “Якташларыбыз батырлыгы белән дан тота” мәгълүмати-танып-белү сәгате уздырылды/
21 февраль көнне, Туган тел көнендә, китапханәче Локманова Г. Х Казан шәһәрендә үткәрелгән Х Бөтендөнья әдәби марафонының финал тантанасында катнашты.
Ел саен, 21 февральдә, без Халыкара туган тел көнен билгеләп үтәбез. Бу көн, барыннан да элек, юкка чыга торган телләрне яклауга юнәлтелгән. Һәм бу бүгенгесе көндә бик мөһим һәм актуаль проблема.
Шекә авыл клубында, ТАССР ның 100 еллыгы хөрмәтенә , Ворошилов урамны үзешчәннәре “Хәерле кич дуслар” дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концертка халык бик күп җыелган иде, китапханәче Локманова Г.Х. концерт алдыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Беркем дә, берни дә онытылмый” күргәзмәсе белән таныштырды.
15 февраль герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан китапханәбездә кече яшьтәге китап сөючеләр белән “Халкыбыз каһарманы” исемле шигырь кичәсе уздырдык