«А дан Я га кадәр авыл хуҗалыгы»
Авыл хуҗалыгы-тереклек эшчәнлегенең алыштыргысыз тармагы. Моны исәпкә алып, киң даирә укучылары өчен китапханәдә «А дан Я га кадәр авыл хуҗалыгы» дигән файдалы киңәшләр сәгате узды.
Авыл хуҗалыгы-тереклек эшчәнлегенең алыштыргысыз тармагы. Моны исәпкә алып, киң даирә укучылары өчен китапханәдә «А дан Я га кадәр авыл хуҗалыгы» дигән файдалы киңәшләр сәгате узды.
17 июльдә Россиядә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелде. Бердәм фольклор көне - Россия халыкларының фольклор мирасын саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә. Бу көн уңаеннан авыл клубы белән берлектә, уникаль традицион халык мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру максатыннан кичке уен узды
Анда күргән, алган хисләр турындагы язма районыбыз гәзите битләрендә басылып чыкты
8 июльдә бөтен ил Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтә. Православие тамырлары булган халык бәйрәме истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаренда чагыштырмача күптән түгел генә пәйда булды, әмма халык арасында чын күңелдән яратуга һәм хуплауга лаек булды.
5 июльдә, күчмә китапханә Илдус авылы укучылары белән «Яшел даруханә» дип исемләнгән чара оештырдык.
Терроризм хәзерге вакытта кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. 28 июньдә Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә яшүсмерләр өчен «Без террорчылыкка каршы»дигән танып белү сәгате үткәрде.
Яшүсмерләр наркоманиясе - хәзерге җәмгыятьнең җитди социаль проблемасы. Соңгы елларда яшүсмерләр арасында наркомания эпидемия характерына ия була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, агулы матдәләр кешеләрнең вакытыннан алда үлүенең төп сәбәпләренең берсе.
Россия тарихында иң кызганыч даталарның берсе – Хәтер һәм кайгы көне – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Шекә выл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, мәктәп укучылары өчен «Хәтер булып калка үткәннәр» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрде.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры ачылуга 85 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Татар традицияләре колориты» дигән мәгълүмати күргәзмә эшләде.
12 июнь-Россия көне. Шул уңайдан Бөтенроссия “Надень народное на День России» акциясенә кушылып, кече яшьтәге укучылар белән “Без татарлар. Россия безнең уртак Ватан” темасына мәгълүмат бирү сәгате узды.
6 июньдә бөтен Россиядә Пушкин көнен билгеләп үтелде. Бу әдәбиятта гына түгел, ә бөек рус шагыйрен яраткан, бүген дә замандаш була алган һәр кеше өчен дә истәлекле көн булды. Пушкин әсәрләре безгә балачактан таныш һәм гомер буе безнең дус. Бу көнне китапханәдә киң даирә укучылары өчен «Әйдәгез Пушкинны укыйк»дип исемләнгән кычкырып укулар узды
4 июньдә Пушкин картасы проекты буенча яшүсмерләр һәм яшьләр өчен экологик мозайка узды. Чарада катнашучылар планетабызның төрле кызыклы почмаклары белән таныштылар. .
Сабантуй алдыннан булачак батырлар өчен бүләкләр җыю-борынгы йола, 2 июнь Шекә авылында үткәрелде.
Милли Сабантуй бәйрәменә әзерлек башланды. Әзерлекнең иң күңелле өлеше-бәйрәм өчен бүләкләр җыю. Бу борынгы йола зур бәйрәм чарасын искә төшерә. Илдус авылында без, Шекә авыл мәдәният хезмәткәрләре, Сабантуйга бүләк җыю бәйрәме оештырдык.
1 июньдә авылда Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Бәхетле балачак» балалар бәйрәме узды.
"Безнең ярдәмче - каталог" - Шекә авыл китапханәсендә киң даирә укучылары белән шундый исем астында китапханә дәресе үткәрелде.
Балалар язучысы, шагыйрә, балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты өлкәсендә әдәби премия лауреаты Энҗе Мөэминованың 100 еллык юбилей уңаеннан, кече яшьтәге укучылар өчен, "Туган ил ул була бер генәя"әдәби сәгате үткәрелде.
17 майда бөтен дөньяда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә мәгълүмат сәгате узды.
Халыкара гаилә көне кысаларында китапханәгә яшь әниләрне балалары белән ял сәгатенә чакырдык.
Шекә авыл китапханәсе, Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясенә кушылды.