Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

"Хәлең ничек ветеран?"

Сугыш хатын-кыз йөзе түгел, диләр. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар Җиңү хакына ир-атлар белән беррәттән хезмәт куйдылар. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаган хатын-кызлар да тылда эшләгәннәр. Еллар узу белән аларның саны да кими. Бүгенге көндә безнең авылда 5 тыл ветераны яши. Алар безнең авылның иң хөрмәтле өлкәннәре.

"Яңа ел килә безгә"

"Cәламәтлек клубы" на йөрүче балалар өчен "Яңа ел килә безгә" дип исемләнгән чара уздырдык.

"Күңелле каникуллар"

Күңелле каникуллар кысаларында укучылар белән авыл клубына җыелып күңелле уеннар уйнап ял иттек. Чараны китапханәче кызыклы яңа ел уеннарын, ярышулы уеннар белән аралаштырып алып барды.

Мастер класс "Кар бөртекләре"

Кар бөртеге-Яңа ел бәйрәменең иң матур бизәге.Мәктәптә хезмәт дәресләрендә аларның ничек итеп кисүен һәрберебез хәтерли.Һәм бу көнне һәр укучының иң матур һәм үзенчәлекле «кар бөртеге» ясау мөмкинлеге бар иде.

"Яңа елны көткәндә"

Һәр кеше түземсезлек белән яңа ел көтә. Китапханәче https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51 / битендә якынлашып килүче Яңа ел, чыршы бизәү тарихы, кагыйдәләре турында мәгълүмат биреп "Яңа елны көткәндә" дип исемләнгән фото-видеолар белән үзебезнең укучыларыбызның яңа елга әзерлек мизгелләрен күзәтү оештырды.

Ура, каникуллар!

Кышкы каникуллар - күп балаларның яраткан һәм күңелле чоры, Яңа ел тамашалары, кызыклы чаралар, очрашулар, кышкы уеннар чоры. Яңа ел каникуллары вакытында ял файдалы гына түгел, мавыктыргыч да булырга тиеш.

"Хуш киләсең Кыш бабай"

Яңа ел-иң тылсымлы, күңелле бәйрәм ул,әкияткә һәм могҗизага ышанып аны балалар көтә,. Безнең балалар бакчасында "Хуш киләсең Кыш бабай"дип исемләнгән Яңа ел иртәсе узды. .Китапханәче дә бу бәйрәмдә Кыш бабай ролендә катнашты.

"Яңа ел маҗаралары"

Яңа ел-россиялеләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе, нәкъ менә шул вакытта, яшь булуга карамастан, һәр кеше могҗизага өметләнә. Яңа ел бәйрәменең тылсымы эчкерсез гамәлләрдә, бүләкләрдә һәм теләкләрдә чагыла. Күчмә китапханә укучылары белән "Яңа ел маҗарлары" дип исемләнгән әкияти тамаша оештырдык.

Исәнме Яңа ел.

Бәйрәм алдыннан бәйрәм атмосферасы булдыру һәм китапханәне яңа елга бизәү традициясе бар. 2021 ел-туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул максат белән бәйрәмгә бизәү эшендә шул теманы яктыртырга тырыштык.

"Хуш киләсең Яңа ел" китап күргәзмәсе.

.Ел саен иң әкияти, тылсымлы, якты һәм серле, көтеп алынган бәйрәм — Яңа ел якынлаша.Барыбыз да яраткан, тылсымлы бәйрәм алдыннан, киң даирә укучылары өчен китапханәдә «Хуш киләсең Яңа ел»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

"Сугыш. Язмыш. Китапханә"

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында " Сугыш. Язмыш. Китапханә» туган якны өйрәнү конкурсы уздырды.

"Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗатында моң- сагыш, сагыну хисләре" . Онлайн мәгълүмат.

Күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның 120 еллык юбилее уңаеннан https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ . битендә "Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗатында моң- сагыш, сагыну хисләре" темасына мәгълүмат бирелде.

"Гадел булсаң, ил сөяр".

Безнең илдә коррупция дәрәҗәсе кимеми. Коррупциягә каршы көрәштә хакимият тырышлыгы гына да җитеп бетми дип әйтергә була. Бу проблема алга таба фикер алышу өчен дә бик актуаль булып кала бирә.Шуңа күрә кече мәктәп яшендәге укучыларда коррупциягә каршы караш булдырырга кирәк. Балаларга кызык, мавыктыргыч булсын өчен, моңа әкиятләр ярдәмендә ирешү җиңелрәк. Чөнки балалар проблемалы әкиятләрне бик яраталар, әкият геройлары аша коррупция асылын аңлау нәтиҗәлерәк булачак. Шул максаттан, кече яшьтәге китап укучыл

" Коррупциягә ЮК дип әйтик!" .

Коррупциягә каршы көрәш кысаларында киң даирә укучылар белән " Коррупциягә ЮК дип әйтик!" темасына сораштыру узды.

"Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция проблемасы" Китап күргәзмәсе

Коррупция темасы бүген актуаль.Бу максаттан китапханәдә эшлекле хәбәрләр почмагы бу темага мәгълүмат белән тулыландырылды. "Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция проблемасы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

"Носов геройлары парады".Әдәби викторина.

Укучыларны китапка һәм укуга җәлеп итү, ил мәдәниятен саклап калуның һәм үстерүнең мөһим факторы буларак, аларда иҗат эшчәнлегенә мотивацияне үстерү максатыннан, "Носов геройлары парады"исемле әдәби викторина уздырдык.