Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

"Ул язар өчен яши..." Китап күргәзмәсе

Күренекле татар язучысы, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликовнаның 2020 елда юбилее-5 августта 85 яшь тулды.

Тыл хезмәтчәннәре. Мәгълүмат сәгате

Авылда яшәүче тыл ветераннары саны көннән-көн кими. Бүгенге көндә авылда 5 тыл ветераны яши. ТАССРның 100 еллыгы, Арча районының 90 еллыгы уңаеннан, аларның нәрсә кичерүләрен белү өчен, тыл ветераннары турында мәгълүмат тупладык һәм инстаграммалар челтәрендә мәгълүмат сәгате уздырдык

Онлайн фотокүзәтү "Син минем гомерлек юлдашым"

Ел саен 8 июльдә илебездә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан, 1-8 июльдә http://www.instagram.com/gulshatlokmanova/ битендә "Син минем гомерлек юлдашым" дип исемләнгән онлайн фотокүзәтү оештырылды.

"Наркоманиягә каршы-спорт."

Балаларны сәламәт, көчле һәм шатлыклы итеп үстерү - һәр белем бирү учреждениесенең бурычы. Шул максаттан, Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында, 23 июнь көнне, 7-14 яшьлек балалар белән, сәламәт яшәү рәвеше, организмга зарарлы гадәтләрнең, шул исәптән наркотик чараларның йогынтысы турында искә төшереп, "Наркотикларга каршы-спорт" дигән темага кичә үткәрдек.

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне

Бүген 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елда элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар-мар итүнең 75 еллыгы билгелә үтелә.

Сугыш хатын-кыз йөзле түгел

Сугыш хатын-кыз йөзле түгел, диләр, ә шулай да Бөек Ватан сугышында 800 меңнән артык хатын-кыз хәрби кием кигән. Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш аяусыз сынады.

«Наркомания – дорога в никуда»

26 июнь - Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. 15 -26 июнь көннәрендә , Шекә авыл китапханәсе яшь буынга наркотикларның зыяны турында искәртү һәм аңлату максаты белән «Наркомания-дорога в никуда»дип исемләнгән китап – иллюстратив күргәзмәсенә чакыра.

Россиядә Китапханәләр көне

Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, 27 май көнне, Бөтенроссия китапханәләр көнендә, "Утлы еллар кайтавазы" дигән видеоролик тәкъдим ителде.

"Милли ризык-табыныбыз күрке"

ТАССР ның 100еллыгы елында,Шекә авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары , #өйдәкал режимы көннәрендә , "Милли ризык табыныбыз күрке" темасы буенча эшләде.

"Пар канатлар"

ТАССРның 100 еллыгы юбилей елында, гаилә көне уңаеннан, Шекә авыл китапханәсе юбилейларын билгеләп үтүче һәм яшь буын өчен үрнәк гаилә булып торучы гаиләләрне котлады.