Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

"Рәхмәт сиңа, әнкәй!"

27 ноябрьдә авыл клубында Әниләр көненә багышланган “Рәхмәт сиңа, әнкәй!” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.

"Мин хокуклы"

Укучыларга кеше хокуклары һәм ирекләре турында төп күзаллаулар бирү, бала хокуклары турында конвенция белән таныштыру максатыннан китапханәдә "Мин хокуклы" дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрелде.

"Урман аланы маҗаралары"

Экология дөньякүләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Шуларны исәпкә алып без “Сәламәтлек клубы” на йөрүче укучылар белән “Урман аланы маҗаралары” әкият тамашасы өйрәнеп, мәктәпкәчә яшьтәге укучыларыбызга тәкъдим иттек.

«Киң минем туган илем»

Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Киң минем туган илем» дигән темага викторина үткәрелде, чараның беренче өлешендә китапханәче әлеге бәйрәмнәрнең кыскача тарихы белән таныштырды, укучыларга туган ил турында белемнәрен күрсәтергә, викторинада катнашырга тәкъдим итте.

"Зыялылар фаҗигасе"

30 октябрь... Без бу датаны зур кайгы белән искә төшерәбез. Нәкъ менә бу көн сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне булып санала. Ел саен бу дата алдыннан матәм акцияләре һәм истәлекле чаралар үткәрелә. Бу көн хөрмәтенә китапханәдә киң катлам укучылары өчен «Зыларлар фаҗигасе» дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде.

“Безгә тынычлык кирәк!”

Тыныч илдә яшәгән кешенең генә эше алга бара һәм киләчәге өметле. Җир шары болай да пыяла кебек уалырга торган хәзерге заманда, тынычлыктан да кадерлерәк һәм мөһимрәк әйбер юктыр, мөгаен. Әмма соңгы вакытта Украинада барган чуалыш һәм бәрелешләр, ызгыш-талашлар күпләрнең тынычлыгын алды. Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң да халыкта бик күп сораулар барлыкка килде. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсе “Безгә тынычлык кирәк!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды.

"Менә шундый уңыш-теләгәнеңне сайлап ал!"

Искиткеч вакыт җитте-матур һәм назлы көз ул һәркемгә кар һәм салкын кыш алдыннан үзенең соңгы җылы көннәрен, могҗизалы мизгелләрен, искиткеч көзге чәчәкләрнең зәвыклы, сизелерлек хуш исен, җыелган җимешләрнең матурлыгын һәм, әлбәттә инде, ниндидер уйланучан, хәтта бераз моңсу, ләкин шул ук вакытта шатлыклы кәефен бүләк итә. Елның әлеге искиткеч вакытына багышланган " Менә шундый уңыш-теләгәнеңне сайлап ал!» әдәби кичәсенә кече яшьтәге укучылар чакырылды.

"Шагыйрь моңнары"

Ленар Шәех-Казанда, Мәскәүдә һәм Уфада татар, рус һәм башкорт телләрендә нәшер ителгән күп кенә китаплар авторы. Аның шигырьләре әзербайҗан, кыргыз, якут, чуаш телләренә тәрҗемә ителә. Язучыга хөрмәт йөзеннән, китапханәдә, киң даирә укучыларга "Шагыйрь моңнары"дип исемләнгән информ - досье уздырылды.

Өйләргә барып бәйрәм белән котлау.

Шекә авылы китапханәсе һәм авыл клубы хезмәткәрләре тирән ихтирам һәм игътибар билгесе итеп, авылның иң өлкән яшьтәге кешеләрен, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын һәм озак еллар мәдәният өлкәсендә китапханәче булып эшләп, лаеклы ялдагы апаларны бәйрәм белән котладык.

"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне"

Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрү күркәм традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле кешеләргә багышлана. Шекә авылы клубында , өлкәннәр катнашында “Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

"Интернеттагы балалар-файдалы һәм куркынычсыз интернет”

Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Балалар кечкенәдән компьютер һәм Интернетны үзләштерә башлый. Алар бик аралашучан һәм аларның тормышына социаль челтәрләр куркынычсыз булсын өчен, аларны челтәрдә дөрес, этик һәм куркынычсыз тәртипкә өйрәтергә кирәк. Шул максаттан китапханәдә "Интернеттагы балалар-файдалы һәм куркынычсыз интернет” темасына мәгълүмат сәгате узды.

"Сугыш елларында хатын-кызлар"

“Җиңү юллары” патриотик программасы кысаларында, Шекә авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сугыш елларында хатын кызлар” темасына мәгълүмат сәгате уздырды

«Кеше тормышында китап һәм китапханә»

Кече яшьтәге укучылар өчен китапханәдә «Кеше тормышында китап һәм китапханә» дигән китапханә дәресе оештырылды, аның максаты - укучыларның фән буларак китап, беренче китапханәләр, библиография барлыкка килү тарихы буенча белемнәрен тирәнәйтү.

Юл йөрү әлифбасы.

мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән, юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне камилләштерү, балаларда юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан, «Юл йөрү әлифбасы» дип аталган танып-белү-уен программасы үткәрдек.

"Террорчылык. Төп саклык чаралары."

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне, терроризм кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Китапханә, социаль институт буларак, терроризмга мәгълүмати каршы торырга, Россия җәмгыятенең әлеге бөтендөнья явызлыгына карата гражданлык позициясен формалаштырырга һәм террорчылыкны кисәтүгә үз өлешен кертергә тиеш. Шул максаттан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән " Террорчылык. Төп саклык чаралары" темасына мәгълүмат сәгате узды.

III Россия күләм “Авылым гүзәллеге” проектына катнашу.

Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше, табигате белән матур, шәхесләре һәм тарихи һәйкәлләре белән горурлана ала. Әмма күбебез еш кына тиешенчә үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. Шул максаттан Шекә авыл китапханәчесе Локманова Г.Х, 1-21 август көннәрендә, Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылган III Россия кү

"Татарстан минем туган илем"

30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне укучыларга республиканың һәм районыбызның тарихы һәм мәдәнияте турында тагын бер тапкыр искә төшерү, күренекле язучыларны, шагыйрьләрне, җирле авторларны искә алу, әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа исемнәр ачу өчен яхшы сәбәп булды. Бу көн хөрмәтенә китапханәдә, киң даирә укучыларга «Татарстан минем туган илем »туган якны өйрәнү сәгате уздырылды.

"Сугыш юллары-Җиңү юллары"

Укучыларның 1941-1945 еллардагы вакыйгалар турында белемнәрен киңәйтү; Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, аларның батырлыгын, Ватаныбызның тарихи үткәнен оныттырмау максатыннан "Сугыш юллары- Җиңү юллары" дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате узды.

"Гаилә -бәхет учагы"

Кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына, “Гаилә – бәхет ачкычы”, — дип әйтмәгән бит халкыбыз. Гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе. Укучыларга кешенең тормышында иң мөһиме гаилә, аның членнары арасындагы җылы мөнәсәбәт икәнен төшендерү; гаиләдәге кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан , табигатьтә "Гаилә -бәхет учагы" дип исемләнгән әдәби чара, пикник оештырдык.