Җиңү көне.
Арча муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы коллективы традицион рәвештә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Җиңү парадында катнашты.
Арча муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы коллективы традицион рәвештә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Җиңү парадында катнашты.
Сугышта һәлак булган каһарманнарыбызны искә алу, хөрмәтләү максатыннан, “Җиңү китергән май” исем астында 9 Май бәйрәменә багышланган тематик әдәби-музыкаль кичә, авылыбыз батырларын мәңгеләштерелгән обелиск янында узды.
2023 елның 5 маенда Шекә авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIV халыкара акциягә кушылды.
Шушмабаш мәдәният йортында, Шушмабаш авылы җирлегеннән армиягә китүче егетләрне котлап “Җыр керсен күңелгә” дип исемләнгән концерт программасы булып узды. Концертка язгы чакырылыш белән армиягә китүче егетләр, аларның әти-әниләре, мобилизация белән СВО да хезмәт итүчеләрнең әти-әниләре махсус кунак буларак чакырылды.
Кояш көне- кояшның кешеләр һәм табигать тормышындагы әһәмияте турында сөйләшергә, шигырьләр укырга, аның турында җырлар җырларга һәм, әлбәттә, балаларда шатлыклы, күңелле кәеф тудырырга яхшы сәбәп. Бу көн хөрмәтенә Шекә авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен «Планета кояш көнен бәйрәм итә» дигән якты, җылы чара оештырды.
1 май –Яз һәм Хезмәт бәйрәме, һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, илебез халкының бердәмлеге, татулыгын чагылдыручы, күңелле якты бәйрәм. Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан тамашачыларга "Җыр керсен күңелгә" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте.
Шекә авыл китапханәсенең актив укучылары "Әллүки" Төбәкара Онлайн-фестивалендә катнаштылар.
Арча үзәк китапханәсе оештырган "Без Тукайга ияреп..." акциясенә катнаштык.
Шекә авыл китапханәчесе, 1-21 апрель көннәрендә Татнетны үстерү фонды оештырган XXIII әдәби марафон проектында катнашты
26 апрельдә яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Аның китаплары туган як матурлыгына, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Туган көн хөрмәтенә киң катлам укучылар өчен «Тукай яши безнең күңелдә» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде .
Тормышның төрле өлкәләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән сабыр, тырыш, түземле, сынмас рухлы, батыр йөрәкле, үзенең милләте, дине өчен гомерен дә кызганмаган хатын-кызлар турында мәгълүмат бирү максатыннан китапханәдә "Алтын хатын-кыз исемнәре" дип исемләнгән чара узды.
"Синең сайлавың" оператив- профилактика чарасы кысаларында, китапханәдә балигъ булмаган балалар өчен "Синең тормышың- синең сайлау!" темасына профилактик әңгәмә узды.
. Бөтендөнья Космонавтика көне уңаеннан башлангыч мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “ Галәм киңлекләрендә” дип исемләнгән космик сәяхәт оештырдык.
Китапханә укучылары өчен «Каталоглар һәм картотекалар дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән китапханә дәресе узды.
Ел саен сәламәтлек көнен үткәрү 1950 елдан бирле традициягә кергән. Сәламәтлек көне чаралары кешеләр үз тормышларында сәламәтлекнең мөһимлеген аңлар өчен үткәрелә. Шул уңайдан китапханәдә “Сәламәтлек өчен 100 киңәш” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.
1873 елның беренче апрелендә (иске стиль буенча 20 мартта) Сергей Васильевич Рахманинов туган. Бу бөек музыкантның исеме бөтен дөньяда билгеле һәм аны «рус гение»дип атарга мөмкин. Рахманинов искиткеч пианист, искиткеч дирижер һәм композитор, үзе артыннан зур мәдәни мирас калдырган шәхес. Юбилей уңаеннан китапханәдә Сергей Васильевич Рахманиновның тууына 150 ел уңаеннан мәгълүмат бирү көне узды, "Служение музыке"мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшләде.
4 апрельдә, озын тәнәфес вакытында, башлангыч сыйныф укучылары өчен «Бергә уку күңелле» дигән кычкырып уку оештырдык.
Китапханәдә «Яркие женщины-яркие судьбы» дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә татар халкының кайбер күренекле хатын-кызлары турында китаплар һәм Арча районы үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларның тормышы, эшчәнлеге һәм дәүләт бүләкләре турында мәгълүмат тәкъдим ителә.
Һәр авылда тирән хөрмәт казанган кешеләр була. Шекә авылында яшәүче ветеран укытучы Вилсур абый Валиев та шундыйлардан. Инде күптән лаеклы ялда булса да, үзе аң-гыйлем биргән укучылары аның турында, безнең Вилсур абый дип горурланып әйтә, ул биргән дәресләрне сагынып искә ала.
Зыянлы гадәтләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан , китапханәдә киң даирә укучылары өчен «Тәмәке куркыныч тылсымчы» дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшләде.