07 май 2022
Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан кече яшьтәге укучылар белән авылыбызның иң өлкән кешесе, сугыш ветеранының тол хатыны, тыл батыры Асия апа Шайхиева белән очрашу кичәсе оештырдык.
05 май 2022
Шекә авыл китапханәсе, Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган “Балаларга сугыш турында укыйбыз-2022” XIII Халыкара акциягә кушылып, башлангыч сыйныф укучылары белән "Ул елларга баш иик" дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды.
04 май 2022
Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме белән башлана. Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын, гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәмен , барлык буыннар да ярата һәм көтеп ала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Тырышып эшләгәч , бергәләп ял итүе дә күңелле. Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә "Җырлап килде яз бәйрәме" күңел ачу чарасы уздырды.
29 апрель 2022
Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; үз-үзеңне, башкаларны яратырга, хөрмәт итәргә; ярдәмчел булырга, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга кирәклеген искәртү максатыннан “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында ““Мәрхәмәтлелек бизи кешене” дип исемләнгән әдәби кичә узды.
29 апрель 2022
2022 елның 18-30 апрелендә Арча муниципаль районы территориясендә ел саен үткәрелә торган « Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» Бөтенроссия акциясе узды. Бу эштә безнең китапханә дә актив катнашты.
27 апрель 2022
26 апрель көнне яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Аның китаплары балаларны туган ягыбызның матурлыгына, яхшылыгына өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә язучының 136 еллыгына багышланган «И мөкатдәс, моңлы сазым» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде.
23 апрель 2022
21 апрель Россиядә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә җирле үзидарә көненә багышланган, киң катлам укучылар өчен тематик күргәзмә эшләде.
23 апрель 2022
21 апрель көнне, Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, бәлигъ булмаганнарны экстремистлык һәм террорчылык күренешләренә каршы тору максатында, башлангыч сыйныф укучылары белән "Синең сайлау" дигән оператив- профилактик чара кысаларында "Без терроризмга каршы!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдык.
21 апрель 2022
Якташыбыз , танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ премиясе лауреаты Сания Әхмәтҗановага 20 апрельдә 60 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә " Оч иреккә, Җырым!” дип исемләнгән шигъри өстәл куелды. “Моңлы Арча гәрәбәсе-Сания Әхмәтҗанова” дип исемләнгән шигыри сәгаткә кушылып, китапханәгә килгән һәр кеше белән дә аның шигырьләрен укып , иҗаты белән таныштык.
19 апрель 2022
19 апрель-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының геноциды истәлегенә нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Бердәм гамәлләр көне. Шушы тарихи көн уңаеннан, язгы мәрхәмәтлек атнасы кысаларында, китапханәдә "Без срока давности" дигән темага хәтер сәгате узды.
15 апрель 2022
15 апрель-Мәдәният көне . Мәдәни дөнья эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә кадер-хөрмәт бирү өчен махсус оештырылган көн бу. Шушы матур истәлекле көн уңаеннан китапханәдә “Мәдәният аша дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.
13 апрель 2022
12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан "Кеше галәмне ача" дип исемләнгән викторина узды.
11 апрель 2022
Балалар язучысы Йолдыз Шәрәпованың тууына 60 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен «Йолдыз исемле шигъри йолдызлык»дип исемле әдәби кичә үткәрелде.
08 апрель 2022
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан китапханәдә яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне кисәтү, үз сәламәтлекләренә уңай караш формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Сәламәтлек- зур байлык" дип исемләнгән чара узды.
06 апрель 2022
2022 ел - "Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы". Кешелек тарихында халык сәнгате милли мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булды. Декоратив-гамәли сәнгатьнең нигезен останың иҗади хезмәте тәшкил итә. Шул уңайдан китапханәдә сәйлән үрү буенча "Ялтыравыклы бизәкләр"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
03 апрель 2022
Балалар китабы көне уңаеннан Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче кече яшьтәге укучыларым бездә кунакта булдылар. Алар белән "Әкиятләр иленә сәяхәт" итеп бик күңелле очрашу булды.
28 март 2022
28 март көнне башлангыч сыйныф укучылары катнашында "К.И.Чуковский әкиятләре илендә" дип исемләнгән чара узды.
26 март 2022
2022 елның 26 мартыннан 3 апреленә кадәр Бөтенроссия балалар китабы атналыгы уздырыла. Быел бу атналык К. И. Чуковскийга 140 ел тулу уңаеннан уздырыла. Китапханәдә “Волшебный мир сказок” китап күргәзмәсе эшли башлады.
26 март 2022
Белешмә-библиографик аппарат-китапханә төшенчәсе. Һәр китапханәнең төрле юнәлештәге әдәбиятлары, журналлары, газеталары бар. Мәгълүматның мондый төрлелегендә ничек югалып калмаска, ничек табарга? Белешмә-библиография аппаратында җиңел һәм ышанычлы ориентлашу күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары белән «ББА китапханә – мәгълүматы ачкычы»дип исемләнгән библиографик дәрес уздырдык.
25 март 2022
25 март көнне мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча район мәдәният йортында "Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы"муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.