Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

Онлайн-викторинага катнашу.

Язучының 150 еллык юбилее уңаеннан, китапханәче Локманова Г.Х. , язучының әсәрләре буенча уздырылган онлайн- викторинага катнашты.

"Сандыгы тирән-хәзинәсе бай"

2023-ел- Милли мәдәниятлар һәм гореф гадәтләр елы. Татар халкының тарихи-мәдәни мирасы зур һәм бай. Халык авыз иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуы берәүгә дә яңалык түгел. Бу җәүһәрләр - әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Шул максаттан китапханәдә “Сандыгы тирән-хәзинәгә бай” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

"Китап рухи мирасыбыз" китап күргәзмәсе

Шушмабаш авыл җирлегенең һәм Северный авыл хуҗалыгы оешмасының 2022 ел өчен хисап җыелышы узды. 2022 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы учреждение җитәкчесе" исеменә лаек булып , авыл җирлеге башлыгы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләндем.

Студентлар белән очрашу кичәсе.

Студентлар көне уңаннан Шекә авыл клубында бик матур чара узды. Студентларыбыз балачак хыяллары, күңелле мәктәп елы хәтирәләре, бүгенге студент тормышлары, сайлаган һөнәрләре турында беренче укытучылары белән сөйләшеп, күңелле ял иттеләр.

«Ленинград блокадасы»

Ленинград блокадасы истәлегенә багышланган, яшь буында әхлакый-патриотик сыйфатлар тәрбияләү максатыннан уздырылган батырлык дәресе, мәгълүмати танып белү сәгате рәвешендә тәкъдим ителде. Чарада укучылар дошман камалышына эләккән шәһәрнең, анда яшәүчеләрнең ныклыгы турында батырларча сугышканын белделәр.

"Тылсымлы китаплар язучы апа"

Әминә Бикчәнтәевага 110 ел тулу уңаеннан, кече яшьтәге укучылар өчен "Тылсымлы китаплар язучы апа" дип исемләнгән чара узды.

"Серле йолдыз-Гөлшат Зәйнашева.”

13 гыйнварда татар шагыйре, йөзләгән танылган җыр авторы, драматург, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел булды. Шушы вакыйга уңаеннан авыл китапханәсендә "Серле йолдыз-Гөлшат Зәйнашева.” Дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. «Җырладым илемне мактап, җырга бирдем бар көчем»тематик китап күргәзмәсе эшләде.

" Холокост! Онытырга хакыбыз юк!"

Күпләр 27 гыйнварның Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне икәнен белә. Бу көнне бөтен цивилизацияле дөнья Холокостның фаҗигале корбаннары алдында баш ия. Шул уңайдан, Шекә авылы китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен " Холокост! Онытырга хакыбыз юк!"дип исемләнгән хәтер сәгате узды.

"Солдатларга-җылылык" остаханә дәресе.

Ватанпәрвәрлек хисе, Украина территориясендә тыныч халыкны яклау буенча Хәрби бурыч үтәүчеләргә ярдәм итү теләге күп кешеләрне берләштерде. Шул уңайдан без авылдашлар белән Ярдәм янәшә акциясенә кушылып “Солдатларга җылылык”, шәм ясау буенча мастер класс уздырдык.

"Исәнме, Иске Яңа ел!"

Иске яңа ел бәйрәме, бәйрәм атмосферасына , озак яллардан соң эшкә чыгып эшли башлаучыларның кәефен күтәреп, кабат ял итергә чакыру өчен менә дигән мөмкинлек. Шекә авылы клубында, киң катлам укучылар өчен " Исәнме, Иске Яңа ел!” дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды.

"Тыюлык урманнарында"

Тыюлыклар һәм милли парклар көне – бик мөһим бәйрәм, аның максаты булып табигатьне дәүләт һәм бөтен дөнья дәрәҗәсендә саклау кирәклеген искә төшерү тора. Бу көн уңаеннан, яшь укучылар өчен китапханәдә " Тыю лык урманнарында» дигән темага экологик дәрес үткәрелде.

Балалар өчен Бал-маскарад

5 гыйнвар көнне авыл клубында балалар өчен Бал-маскарад үткәрелде. Төрле күңел ачу уеннары, конкурслар булды. Сценарий бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, чын күңел ачу: чыршы тирәли әйлән-бәйлән, яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку башланды.

"Яңа ел киче"

Илдус-кечкенә авыл, анда без еш кына күчмә китапханә белән булабыз. 3 гыйнварда , авыл клубы белән берлектә бу авылда чыршы янында, "Яңа ел киче" күңел ачу чарасы уздырдык. . Программада биюләр, җырлар, уеннар бар иде, барлык катнашучылар да балалар белән берәттән, балачак елларын искә алып, шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар.

Исәнме, Яңа ел!

Яңа ел-иң көтеп алынган һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, уникаль, тылсымлы дип атыйлар. Бу бәйрәмнән соң, без барлык теләкләрнең, яңа могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең тормышка ашуын көтәбез. Шуны истә тотып, мәдәният хезмәткәрләре “Исәнме, Яңа ел!” дип исемләнгән кызыклы һәм бай бәйрәм уздырдык.

Балалар бакчасында чыршы бәйрәме.

Балалар бакчасында узган Яңа ел бәйрәме,төсле, ялтырап торган гирляндлар һәм ачык бизәлгән чыршы балаларга могҗизалы бәйрәм хисен булдырды.

Яңа елны көткәндә.

Тиздән иң тылсымлы һәм күптән көтелгән бәйрәм-Яңа ел! Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Ел саен декабрь ахырында китапханә яңа ел кәефе белән “яши”.

"Зәңгәр вертолетлы тылсымчы!" әдәби кичә.

Россия язучысы һәм балалар китаплары авторы Эдуард Николаевич Успенскийның тууына 85 ел тулу уңаеннан китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен " Зәңгәр вертолетлы тылсымчы!»дип исемләнгән чара узды.

"Без укый беләбезме?" китапханә дәресе.

Без укый беләбезме?Бу сорау күпләрне гаҗәпләндерә. Әлбәттә,һәркем укый белә. Ләкин чынлыкта, бу җиңел сорау түгел. Шушы сорауга җавап эзләп уздырылган китапханә дәресендә, китапханәче катнашучыларга беренче чиратта укыганда нәрсәгә игътибар итәргә, укуны мәҗбүри түгел, ә кызыклы итәргә өйрәтте.

Мәгълүмат бирү күргәзмәсе «Стоп коррупция»

9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн хөрмәтенә, 9 декабрьдә китапханәдә киң катлам укучыларыбыз өчен «Стоп коррупция» мәгълүмати күргәзмәсе эшләде,