Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

"Нәүрүз" бәйрәме.

Безнең авылда да «Нәүрүз» традицион фольклор бәйрәме күңелле үтте. Бәйрәм атмосферасы бөтен авылда сизелде. Балалар һәр өй саен кереп хуҗаларны котлап, бәйрәм күчтәнәчләре җыйдылар.

«Россия һәм Кырым — Бердәм»

18 март көнне кырымлылар тарихи вакыйганың 8 еллыгын-Кырымның Россия составына кире кайтарылуын билгеләп үттеләр. Кырым һәм Россия кабат кушылдылар һәм мәңгегә. Бу бәйрәм уңаеннан без башлангыч сыйныф укучылары өчен «Россия һәм Кырым — Бердәм» дигән чара уздырдык.

«Рус шигъриятендә хатын-кыз йөзе»

8 март-яз һәм хатын-кызлар бәйрәме, 21 март-Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, китапханәче Локманова Г.Х., «Рус шигъриятендә хатын-кыз йөзе» акциясендә катнашты

"Ялкын йөрәкkе язучы- Галимҗан Ибраһимов".

2022 елның 12 мартында Бөек татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Г.Ибраһимовка 135 ел тулды. Юбилей дата уңаеннан китапханәдә 9 марттан-14 мартка кадәр киң катлам укучылар өчен "Матурлык җырчысы " дип исемләнгән китап күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә язучының китапханәдә булган китаплары, замандашларының истәлекле хәтирәләре урын алды. 12 март , язучының туган көнендә , 5-7 сыйныф укучылары белән "Ялкын йөрәкле язучы- Галимҗан Ибраһимов" дип исемләнгән әдәби кичә уздырдык.

“Ышаныч телефоны-ярдәм итү ресурсы”

Ышаныч телефоннары хәзерге вакытта бөтен дөньяда популяр. Балалар, яшүсмерләр бу телефонга шалтырата һәм ничек яхшырак эшләргә, дип киңәш ала алалар. Чөнки кайбер ситуациядә аларның үз тәҗрибәсе җитми, ә карар кабул итәргә кирәк.

"Язгы гөлләр."

Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне килде. Бу көн кояш нурлары, хатын-кызлар елмаюлары, чәчәкләр чәчәкләре белән матур. 8 Март уңаеннан авыл клубында "Язгы гөлләр"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.

«һөнәр сандыгы»

Мәдәни яллар-вакытны актив, уңай һәм файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. Бөтенроссия акциясе кысаларында китапханәдә 14-15 яшьлек укучылар өчен «һөнәр сандыгы»дип исемләнгән танып-белү конкурсы программасы узды. Чараның максаты-яшь буында халык мәдәнияте белән кызыксыну уяту, халык һөнәрләре белән танышу, балчык, металл, агач, җеп, тукыма, пыяладан ясалган эшләнмәләр белән таныштыру; осталарның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү, эстетик хисләр тәрбияләү.

"Ягез әле кызлар, егетләр!"

Укучыларда якыннарына һәм тирә-юньдәгеләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү; дуслык хисе, үз эше өчен җаваплылык формалаштыру; иҗади сәләтләрен һәм талантын үстерү максатыннан , Ватанны саклаучылар һәм Халык-ара хатын-кызлар көне уңаеннан, китапханәбезнең иң актив кече яшьтәге укучылары катнашында “Ягез әле кызлар, егетләр” уен кичәсе оештырдык.

"Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей"

2 март-Бөтендөнья кычкырып укулар көне. Бу көн кысаларында һәм Республика балалар китапханәсе инициативасы белән "Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей" дип исемләнгән акция тәкъдим ителде. Бу көннең максаты яшь укучыларыбызны 2022 елда юбиляр булган чит ил әкиятләре белән таныштыру һәм укулар оештыру иде. Безнең китапханә дә бу акциядә бик теләп катнашты.

Мәгълүмати күргәзмә "Һөнәрләр дөньясында"

Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр тәлап итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. 1-5 март көннәрендә китапханәдә “Һөнәрләр дөньясында” дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшли.

"Бакый Урманче халык күңелендә"

23 февральдә РСФСРның, ТАССРның халык рәссамы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманченың тууына 125 ел тулды . Б. Урманче туган көне уңаеннан китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар белән «Бакый Урманче халык күңелендә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

"Газиз туган телем". Викторина

Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү максатыннан 21 февраль -Туган телләр көнендә китапханәбездә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Газиз туган телем” дип исемләнгән викторина узды.

"Хатын-кызның таҗы-калфак".

Милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау; татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак турында мәгълүмат бирү; милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан китапханәдә “Хатын-кызның таҗы-калфак” дип исемләнгән мастер класс узды.

«Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм татар халкы легендасы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган хәтер атналыгы "

15 февраль-бөтен татар халкы өчен истәлекле көн. Бу көнне герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакиров туган. Китапханәдә әлеге ике легендар шәхеснең иҗатына багышланган чара узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм «Җиһангирлар» инициатив төркеме оештырган «Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм татар халкы легендасы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган хәтер атналыгы " белем бирү-агарту акциясенә без бик теләп кушылдык.

«Муса Җәлил – герой шагыйрь»

16 февраль көнне «Муса Җәлил – герой шагыйрь» дип исемләнгән әдәби кичәгә Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Әлеге чара балаларда бөек шагыйрь өчен горурлык хисе формалаштыру, үсеп килүче буынга аның иҗаты турында мәгълүмат бирү, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.

"Әфганстан юллары"

15 февраль – календарьда үзенчәлекле көн! Россия Федерациясендә ул Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әфганстан юллары” дип исемләнгән патриотик сәгать узды.

Гашыйклар көне.

Изге вәли көне яки Гашыйклар Көне — 14 февральдә бөтен дөнья буенча күп кенә кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Бу көн уңаеннан китапханәдә "Валентинка" акциясе узды һәм бу бәйрәмгә "Мәхәббәт тылсымлы көч"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

"Халык мирасын барлап, цифрлаштыру юлыннан".

Китапханә-буыннан-буынга рухи байлыкны тапшыручы урын .8 февраль көнне Шушмабаш авыл мәдәният йортында Шушмабаш авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Чарада катнашучыларга, без, китапханәчеләр, 2022 ел - Россиядә халык мирасын саклау һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган күргәзмә тәкъдим иттек.

"Мобиль дөнья серләре"

2022 ел Татарстаныбызда цифрлаштыру елы булса, Россиядә халык мирасын саклау елы дип билгеләнде. Халкыбызның мирасын саклап, цифрлаштыру юлыннан без заман белән бергә атларга тиешбез. Шушы максат белән китапханәдә “Мобиль дөнья серләре” дип исемләнгән чара узды. Чарага “Ак калфак” оешмасына йөрүче хатын-кызлар чакырылды

"Дәһшәтле Сталинград сугышы"

Ел саен 2 февральдә хәрби дан көннәренең берсе-Сталинград сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Сугыш 1943 елда була һәм тарихта икенче бөтендөнья сугышының иң канкойгыч бәрелешләренең берсе буларак билгеле. Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән «Дәһшәтле Сталинград сугышы»дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.