2023 елда балалар китабы атналыгына 80 ел тула. Балалар китабы атналыгы-чын күңелдән укырга яраткан һәркемне берләштерә торган бәйрәм.Бу бәйрәм хөрмәтенә китапханәдә "Китапны укырга һәм геройларын танырга яратабыз" әдәби калейдоскобы үткәрелде.
26 март көнне, яраткан язучыбыз Рабит Батулланың туган көне. Ул татар мәдәниятендә аерым һәм күренекле шәхес. Язучының юбилеена китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен "Батулла бабай әкиятләре" дип исемләнгән кычкырып укулар узды
"Нәүрүз" - яз һәм кояш бәйрәме, язгы көн белән төн тигезлеге көне һәм яңа игенчелек елы башы. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны үстерү максатыннан, 22 мартта Шушмабаш авыл җирлегенә керүче мәдәният йортлары һәм китапханәләр хезмәткәрләре Шушмабаш урта мәктәбе белән берлектә Нәүрүз бәйрәмен үткәрдек.
21 мартта Шәке авыл китапханәсе, авыл клубы хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән Шекә авылында Нәүрүз бәйрәменә күчтәнәчләр җыю оештырдык. Күп күчтәнәчләр җыелды, балалар бакчасына кечкенә дусларыбыз янына кайтып, бәйрәмне дәвам иттек.
Яшь укучыларны вакытлы басмаларның күптөрлелегендә ориентлашырга һәм кирәкле мәгълүматны табарга өйрәтү, китапханәдә вакытлы әдәбият укуга кызыксыну уяту максатыннан “Мең хәзинә-журнал битләрендә” дип исемләнгән китапханә дәресе узды.
Рухи-әхлакый тәрбия нигезләрен халык авыз иҗатына һәм музыкаль мәдәнияткә кушу аша формалаштыру максатыннан, «Ак калфак» клубы әгъзалары өчен китапханәдә «Капка төбе уеннары» фольклор кичәсе уздырылды
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт. Хатын-кызлар өчен күңелле вакыйгаларның берсе 10 мартта Шекә авыл клубында узган бәйрәм концерты булды. Зал язгы кәеф, елмаю һәм тамашачыларның шатлыгы белән тулы иде. “Бәйрәм белән ханым туташлар!” концерт программасында иң матур, иң яраткан хатын-кызларга бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф бөтен чара дәвамында хөкем сөрде
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан китапханәдә "Җырлыйм әнием турында"әдәби кичәсе уздырылды.
2023 ел- Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе "Укытучы образы балалар китаплары битләрендә" дип исемләнгән Республика күләмендә акция уздыра.
3 мартта Россия педагогы, язучы, Фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның (1823-1871) тууына 200 ел тулды. "К. М. Ушинскийның әкият дәресләре" дип исемләнгән әдәби сәгаттә, без укучылар белән аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләштек, хикәяләрен, әкиятләрен укыдык.
"Милли мәдәният саекмас чишмә" районкүләм бәйгесе кысаларында без, Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре, китап укучыларны Мөслим районында яшәп иҗат итүче язучы Фоат Садриев иҗаты белән таныштырдык
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Шекә авыл клубында, “Рәхмәт сезгә, Ватан сакчылары!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль күңел ачу кичәсе узды. Чараны китапханәче алып барды. Бәйрәм кичәсенә авыл халкы, әтиләр, бабайлар, абыйлар чакырулы иде.
22февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан без мәктәп укучылары өчен "Ватаныбызның тугрылыклы уллары" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрдек. Чара башында китапханәче укучыларга ни өчен нәкъ 23 февральдә илебезнең тынычлыгын саклаучыларны котлавыбыз турында сөйләде.
Тел – халыкның иң зур байлыгы. Күпчелек язучылар, шагыйрьләр тел үсешенә зур өлеш кертәләр. 21 февраль көнне Шекә авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телем, иркә гөлем" дигән викторина узды.
Яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү, Ватанны саклаучы статусын күтәрү, әхлакый позиция формалаштыру максатларында китапханәдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган истәлекле чара үткәрелде. Чарага "Әфган сугышы” тематик мәгълүмати күргәзмәсе оештырылды.
"Солдатка хат" акциясенә Шекә авыл китапханәсе дә кушылды. Китапханәче “Уяу тора алар ил чигендә!” күргәзмәсе аша, чарага катнашучыларны көндәлек мәтбугатта басылган, мобилизацияле егетләребез турындагы язмалар белән таныштырды. Хәрби операция авыр эш, биредә солдат үз тормышын куркыныч астына куя. Сугышчыга ял минутларында хат рәвешендә яхшы хәбәр алу күңелле булуын искәртеп, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләрне котлап, җылы эчтәлекле хатлар язарга тәкъдим итте.
Шекә авылы китапханәсендә киң катлам укучылары өчен «Халык моңнары-Илһам чишмәсе» әдәби –музыкаль кичәсе узды. Чара легендар татар җырчысы Илһам Шакировның һәм герой язучы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Татар уллары" китап күргәзмәсен тәкъдим итүдән башланды.
Шекә авыл китапханәсе, Шекә балалар бакчасында “Минем хыялымдагы һөнәр” дип исемләнгән чара уздырды. Чарада китапханәче кызыклы уеннар, әңгәмә оештырып , кече яшьтәге укучыларны һөнәрләр иленә алып керде.
Китапханәдә 3-5 сыйныф укучылары өчен интернет челтәрендә аралашу, шәхси мәгълүматларны яклау, ышанычлы балалар ресурслары һәм сайтлары турында мәгълүмат бирү максатыннан «Интернетка куркынычсыз юл» дип исемләнгән чара узды.
Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган XXII Әдәби марафон нәтиҗәләре буенча , китапханәче Локманова Г.Х. финалист дипломы белән бүләкләнде.