«Татарика» коллекциясендәге документларның электрон күчермәләре Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе порталына урнаштырылды

Ерактагы файдаланучыларга «Татарика» коллекциясендәге 19 нчы гасырның икенче яртысында басылып чыккан туган як турындагы документларның электрон күчермәләренә керә алу мөмкинлеге тудырылды. Бу документларның бер өлеше Казан Император университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзалары тарафыннан әзерләнгән һәм Университет типографиясендә басылып чыккан. Бу – В. Борисовның 1898 нче елда басылган «Историографическое описание о Казанской губернии» Капитона Милковича» басмасы. Икенче басма шул ук авторныкы – «Древняя башня в городе Арске, Казанской губернии» темасы буенча Казан Император университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте утырышында 1900 нчы елның 20 нче гыйнварында укылган доклад.

1895 нче елда Казан Император университеты типо-литографиясендә А.К.Васильевның «К истории землевладения в Свияжском уезде» хезмәте басылып чыга. И.Шишкин тарафыннан төзелеп, Мәскәүдә 1871 нче елда дөнья күргән «История города Елабуги: на память добрым и благотворительным моим согражданам» басмасы да кызыклы материалны үз эченә алган.