Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

Күргәзмә янында әңгәмә «Мөселман бәйрәмнәре»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Корбан бәйрәме уңаеннан «Мөселман бәйрәмнәре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны Корбан бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Корбан гаете – мөселманнарда иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул Ураза гаете узып җитмеш көн узгач, мөселман календаре буенча Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә башлана һәм 3 көн дәвам итә. Быел ул 9 нчы июльгә туры килә.

Кычкырып уку «Сабантуй бүген бездә!»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Сабантуй мизгелләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, Сабантуй бәйрәменең тарихы белән таныштырды.

Әдәби әңгәмә «Балалар язучысы»

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда балалар язучысы Эльмира Шәрифуллинаның тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсендә урын алган китаплар белән таныштырды.

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Язучы галим»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Татарстан Республикасының атказанган мәәдәният хезмәткәре, фән эшлеклесе язучы Фарсель Зыятдиновның тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Язучы галим» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.

Шигърият сәгате «Сабый күңелле шагыйрь»

Балалар китапханәсе 3-нче филиалда балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Сабый күңелле шагыйрь» дип аталган күргәзмә янында шигърият сәгате узды.

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Китап күңел кояшы»

Балалар китапханәсендә «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән яңа китаплардан эшләнгән күргәзмә эшли. Китапханәче укучыларны «Татарстан варислары» сериясендә басылып чыккан Татарстанның тарихи – мәдәни мирасы белән таныштыру өчен эшләнгән инновацион әсбаплар : «Җиде энҗе бөртеге», «Ак барс кайда яши», «Татар халык мәкальләре», «Рәсемле татарча – русча сүзлек» белән таныштырды.

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Мөселман бәйрәмнәре»

Бөтен мөселман дөньясы быел Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуын билгеләп үтә. Шушы уңайдан балалар китапханәсе 3нче филиалда «Мөселман бәйрәмнәре» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды.

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Гаилә - бәхет ачкычы»

Халыкара Гаилә көне уңаеннан балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Гаилә - бәхет ачкычы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, балаларны гаилә кыйммәтләре белән таныштырды, гаилә турында мәкальләрне искә алдылар.

Патриотик әңгәмә «Әрнүле балачак»

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Сугыш чоры балалары» китабы буенча патриотик әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны «Сугыш чоры балалары» китабының язылу тарихы белән таныштырды. Китапның төзүчесе журналист Рафаэль Сальмушев.

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Табигать баласы»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Рафаил Газизовның 75 яшьлек юбилее уңаеннан «Табигать баласы» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче укучыларны әдипнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды.

Күргәзмә – викторина «Тукайны беләсезме?»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Габдулла Тукайның туган көне һәм татар теле атналыгы кысаларында 1нче гимназия укучылары өчен «Тукайны беләсезме?» дип аталган чара узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Экологик сәгать «Кошлар – канатлы дусларыбыз»

Халыкара кошлар көне уңаеннан балалар китапханәсе - 3 нче филиал китапханәчесе 1 нче гимназиянең 4 «а» сыйныф укучылары өчен «Кошлар – канатлы дусларыбыз» дип исемләнгән экологик сәгать уздырды.

«Балачак иленә сәяхәт»: шигърият сәгате

Балалар китапханәсе – 3нче филиал китапханәчесе 1нче татар гимназиясенең 4 “б” сыйныф укучылары өчен «Балачак иленә сәяхәт» дип исемләнгән шигърият сәгате уздырды.

«Талант иясе»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибрагимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Талант иясе»дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Күргәзмәдә язучының рус һәм татар телендә басылып чыккан китаплары урын алган.

Фәхрелислам Агиев «Мәрхәмәт»: китапханә тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3нче филиал тууына 135 ел тулу уңаеннан язучы Фәхрелислам Агиевнең «Мәрхәмәт» китабын укучыларга тәкъдим итә. «Мәрхәмәт» китабында аның кече яшьтәге мәктәп балалары өчен язылган тәрбияви һәм үзенчәлекле хикәяләре тупланган.

«Балалар язучысы»: әдәби танышу

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда язучы Ләлә Гыймадиеваның тууына 75 ел тулу уңаеннан эшләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби танышу узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

«Көмеш чыңлы газиз туган телем»: күргәзмә - викторина

Балалар китапханәсе 3нче филиалда Халыкара туган тел көне уңаеннан әзерләнгән «Көмеш чыңлы газиз туган телем» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында викторина узды. Чара «Растим читателя – Укучы үстерәбез» программасы кысаларында, 1нче татар гимназиясе «Милли белем бирү үзәге»ндә эшләп килүче 27 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашында үтте.

«Гомрем минем моңлы бер җыр иде...»: әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе 3нче филиалда татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында, 34 - нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әдәби әңгәмә узды. Китапханәче балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.