Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

Викторина «Яңа ел дөнья буйлап атлый»

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Кышкы бизәкләр» дип аталган китап күргәзмәсе янында «Яңа ел дөнья буйлап атлый» дип исемләнгән викторина узды. Китапханәче укучыларны кыш турында татар язучылары иҗат иткән шигырьләр, хикәяләр белән таныштырды. Күргәзмәдә Асия Юнысованың «Мин кышны яратам», Флёра Мәрдәнованың «Без ясаган кар бабай», Нәкыйп Каштановның «От января до декабря - Кайсы ай бу?» һәм башка китаплар урын алган иде. Шулай ук укучылар Яңа ел бәйрәменең ничек уздырылуы һәм кайчаннан билгелән

Матбугат сәгате «Яңа, кызык, файдалы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда укучылар өчен «Яңа, кызык, файдалы» дип исемләнгән матбугат сәгате узды. Китапханәче укучыларны «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларының тарихы белән таныштырды.

Бер китап битләреннән «Яратмый мөмкин түгел...»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда язучы Альберт Хәсәновның тууына 85 ел тулу уңаеннан укучыларга әдипнең «Яратмый мөмкин түгел...» китабы тәкъдим ителде. Китапханәче укучыларны авторның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Акция «Татарча диктант 2022»

25 нче ноябрь көнне балалар китапханәсе – 3нче филиал китапханәчесе Гатауллина Назия «Татарча диктант 2022» акциясендә катнашты.

Әңгәмә – дәрес «Балалар китабының гүзәл дөньясы»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда 27 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар өчен «Балалар китабының гүзәл дөньясы» дип исемләнгән әңгәмә – дәрес узды

Беседа по книге «Кыз - әбиләр»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Кыз - әбиләр» китабы буенча әңгәмә узды. Сугыш китергән хәсрәт – михнәт дәрьясын соңгы тамчысына кадәр эчеп, өсләренә ишелгән бөтен авырлыкларга түзеп, илебез өчен сәламәтлекләрен, яшьлекләрен, бәхетләрен корбан итеп, пар канатсыз калган газиз җаннар – кыз – әбиләргә багышлана әлеге китап.

Шигърият сәгате «Табигать тудырган талант»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда шагыйрь, журналист Ленар Шәехнең 40 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнгән «Табигать тудырган талант» дип аталган китап күргәзмәсе янында шигърият сәгате узды

Әдәби танышу «Укытучы, журналист, язучы»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Рифә Рахманның 60 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнгән «Укытучы, журналист, язучы» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби танышу узды. Китапханәче укучыларны язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Балалар әдибәнең шигырьләрен укыдылар. Рифә Рахман иҗаты укучыларда һәрчак кызыксыну уята.

Әдәби әңгәмә: «Язучы да Алиш , батыр да»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда әкият остасы Абдулла Алишның туган көне уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында «Салават күпере» исемендәге 34 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен әдәби әңгәмә узды. Китапханәче балаларны Абдулла Алишның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Күргәзмәдә Алишның әкият геройлары да урын алган иде.

Китап күргәзмәсе янында әңгәмә «Татар драматургиясе классигы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда мәшһүр драматург Кәрим Тинчуринның тууына – 135 ел тулу уңаеннан эшләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Татарстан китап нәшриятында басылган «Кәрим Тинчурин» китабы битләрендә бирелгән фоторәсемнәр , әдип турында язучылар һәм шагыйрьләрнең фикерләре белән таныштылар. Кәрим Тинчуринның әдәби мирасы, бигрәк тә сәхнә әсәрләре укучыны уйландыра һәм сокландыра.

Китап күргәзмәсенә күзәтү «Шагыйрь - драматург»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Рөстәм Мингалимның тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Мәгълүмат бите «Җәлилче батыр»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал шагыйрь Рәхим Саттарның тууына 110 ел тулу уңаеннан укучылар өчен мәгълүмат бите әзерләде.

Җәйге укулар «Китап күңел кояшы»

Җәйге каникул балалар өчен иң кызык та , мавыктыргыч та вакыт. Әмма каникуллар күңелле генә түгел, ә файдалы да узсын өчен әлбәттә кызыклы китаплар белән дус булырга кирәк. Балалар китапханәсе 3 - нче филиал балалар өчен Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең иң кызыклы әсәрләреннән тупланган «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итеп, җәйге укулар уздырды

Әдәби танышу «Балалар язучысы»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Алмаз Гыймдиевнең 50 яшьлек юбилее уңаеннан эшләнгән «Балалар язучысы» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби танышу узды. Китапханәче балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

Китапханә тәкъдим итә «Драматург һәм прозаик»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучыларны драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъдинең 65 яшьлек юбилее уңаеннан әдипнең иҗаты белән таныштыра. Рәдиф Сәгъди киң катлау укучыларга һәм театр тамашачыларына яхшы танылган нәсерче-прозаик, драматург. Ул балалар һәм яшүсмерләр өчен дә иҗат итә