Яңа ел табышмаклары «Кышкы бизәкләр»
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Кышкы бизәкләр» дип исемләнгән күргәзмә янында балалар кар бөртекләренә яшеренгән Яңа ел табышмакларына җаваплар эзләделәр.
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Кышкы бизәкләр» дип исемләнгән күргәзмә янында балалар кар бөртекләренә яшеренгән Яңа ел табышмакларына җаваплар эзләделәр.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Язучы Әхәт Гаффарның тууына 75 ел тулу уңаеннан эшләнгән, «Язучы прозаик» дип аталган, китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучыларга «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә», «Идел» һәм башка журналлар тәкъдим ителде. Нәни дусларыбыз матур рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле әдәби басмалар: «Салават күпере», «Сабантуй» журналларының яңа саннарын карадылар. «Уен сәгате» сәхифәсендә бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр,
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда язучы Ринат Мөхәммәдиевнең тууына 75 ел тулу уңаеннан «Лаеклы шәхес» дип аталган әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. 1979 елда Ринат Мөхәммәдиевнең нәниләр өчен «Яңа елга күчтәнәч» исемле беренче хикәяләр җыентыгы басылып чыга, ә берникадәр вакыттан соң «Ак кыялар турында хыял», «Кенәри читлек кошы » исемле повестьлары, балалар өчен язылган «Канатлы кояш=Солнце белокрылое », «Ат чабышы» хикәяләре дөнья күрә.
Балалар китапханәсе - 3нче филиалда Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Талантлы әдип һәм ялкынлы көрәшче» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды.
Балалар китапханәсе – 3нче филиал укучыларны Айгөл Әхмәтгалиеваның иҗаты белән таныштыра. Айгөл Әхмәтгалиева киң катлам укучыларга татар театрының беренче хатын – кыз актрисасы Сәхибҗамал Волжкая турындагы «Туташ» романы, җырчы Хәния Фәрхигә багышланган «Хәния» новеллалар җыентыгы, «Кичке таң», «Таллыкүлдә былбыл бар», «Мин гашыйк булдым» һәм башка әсәрләре белән яхшы таныш.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Шәүкәт Галиевнең тууына 95 ел уңаеннан эшләнгән китап күргәзмәсе янында «Шаян каләмле абый» дип исемләнгән чара узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
16 нчы ноябрь – Халыкара толерантлык көне буларак 1995 нче елдан билгеләп үтелә. Шушы уңайдан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда укучылар белән «Дуслыкта - көч» дип аталган әңгәмә узды.
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Укытучы һәм остаз» елы кысаларында, күп еллар укытучы булып эшләгән әдибә, Вәсимә Хәйруллинаның тууына – 80 ел тулу уңаеннан кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны Вәсимә Хәйруллинаның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Балалар китапханәсе – 3нче филиал язучы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулу уңаеннан укучыларны әдипнең иҗаты белән танышырга чакыра. Нурихан Фәттах китап укучыларга тарихи романнар авторы буларак яхшы таныш.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда матбугат көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучыларга «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә», «Идел » һәм башка журналлар тәкъдим ителде.
Балалар китапханәсе - 3нче филиалда Өлкәннәр көне уңаеннан Вәсимә Хәйруллинаның «Шәп бабай, тәти әби» китабы буенча әңгәмә узды.
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы кысаларында «Энҗе чәчтем – энҗе җыям» дип аталган фольклор – сәгать узды.
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Әкият иленә сәяхәт» дип исемләнгән күргәзмә –викторина узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар «Язучы да Алиш, батыр да» китабы битләрендәге истәлекләр, гаилә архивындагы фоторәсемнәр белән таныштылар. Абдулла Алишның әкиятләре балаларны табигать, тормыш - көнкүреш шартлары белән таныштыра, укучыларда олыларга хөрмәт, намуслылык, батырлык, тырышлык һәм тыйнаклык тәрбияли. Балалар
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда яңа уку елы башлану уңаеннан «Беренче мәртәбә, беренче сыйныфка» дип исемләнгән күргәзмә янында кычкырып уку узды.
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Татарстан - минем Ватаным» китабы буенча әңгәмә узды. Күргәзмәдә Татарстанның Дәүләт символлары урын алган иде. Китапханәче укучыларны «Татарстан - минем Ватаным» китабы белән таныштырды.
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Әдәби Татарстан» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмә Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең китапларыннан тупланган, ул татар һәм рус телләрендә.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда герой – шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган «Гомрем минем моңлы бер җыр иде... = Стихи и мужество останутся в веках» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында искә алу сәгате узды.
Балалар китапханәсе - 3 нче филиал Алабуга төбәгендә яшәп иҗат итүче Фирдәүс Хуҗинның «Алабуга ягы татар авыллары» дип аталган китабын укучыларга тәкъдим итә. Әлеге китапта төрле чыганакларга таянып автор тарафыннан Алабуга төбәге татар авылларының тарихы, бүгенгесе , киләчәге яктыртыла.
Балалар китапханәсе - 3нче филиалда балалар язучысы тәрҗемәче, публицист Ләбибә Ихсанованың тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Балалар язучысы» китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.