Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

«Яңа, кызык, файдалы»: матбугат көне

Балалар китапханәсе 3нче филиалда «Яңа, кызык, файдалы» дип исемләнгән матбугат көне узды. Чара «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче, 10 нчы төркем балалары катнашында «Растим читателя - Укучы үстерәбез» программасы кысаларында үтте

«Проза остасы»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда күренекле язучы Ибраһим Газиның тууына 115 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Проза остасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

«Шагыйрь җанлы прозаик»: әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы Галимҗан Гыйльмановның 65 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнгән «Шагыйрь җанлы прозаик» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.

«Әхмәд ибне Фазланның Ител елгасына сәяхәте»: китапханә тәкъдим итә

Балалар китапханәсе 3 нче филиал укучылар игътибарына Багдад хәлифәсенең илчелек сәркатибе Әхмәд ибне Фазлан язмалары тупланган «Әхмәд ибне Фазланның Ител елгасына сәяхәте» китабын тәкъдим итә.

«Рухи мирасыбыз сакчысы»: китапханә тәкъдим итә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына татар язучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Разил Вәливнең 75 яшь тулу уңае белән әдипнең балалар өчен язылган шигырьләр һәм җырлар җыентыкларын тәкъдим итә

«Фронтовик язучы»: әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулу уңаеннан эшләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.

«Тапкырга - табышмак»: әдәби сәгать

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда балалар шагыйре Рафис Корбанның тууына 65 ел тулу уңаеннан 1нче гимназиянең 4 «а» сыйныф укучылары белән «Тапкырга - табышмак» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

«Кышкы бизәкләр»: кычкырып уку

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Кышкы бизәкләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Укучылар татар шагыйрьләренең кыш турында язылган шигырьләрен кычкырып укыдылар.

«Җомак әйтәм, җавап тап!»: күргәзмә – табышмак

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда Нур Әхмәдиевнең тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында укучылар әдипнең шигъри табышмакларына җаваплар эзләделәр, язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар

«Игътибар! Яңа китап»: китап күргәзмәсенә күзәтү

Балалар китапханәсе – 3нче филиал ел дәвамында даими рәвештә яңа китаплар белән тулыланып тора. Китапханәче укучыларны «Игътибар! Яңа китап» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә барысы17 китап урын алган, алар татар, рус һәм чуваш телләрендә басылган.

«Татар телендә укыган иң ошаган китап?»: блиц – сорау

Балалар китапханәсе – 3нче филиал үзенең укучыларыннан татар телендә укыган иң ошаган китап турында блиц- сорауга җавап алды. Бу чарада кече яшьтәге мәктәп укучылары д, яшүсмерләр дә, яшьләр һәм өлкәннәр дә катнашты

«Шагыйрь - драматург»: әдәби әңгәмә

Балалар китапханәсе 3 нче филиалда драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Шагыйрь - драматург» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды

«Поэтик проза остасы»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Балалар китапханәсе , 3 нче филиалда Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәбирә Гыйматдинованың тууына 65 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Нәбирә Гыйматдинованың мавыктыргыч әсәрләре китап сөючеләрне кызыклы язмышлар белән очраштыра, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга өнди.

«Яңа хәбәрләр , кызыклы танышулар»: татар матбугаты көне

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучылар «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә» журналларын яратып укыйлар.