Детская библиотека - филиал № 3

Яңалык

«Тукайның тылсымлы әкият илендә»: уен – дәрес

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Салават күпере» балалар бакчасының 10 нчы төркеме, Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан әзерләнгән, «Тукайның тылсымлы әкият илендә» дип аталган уен – дәрестә булдылар.

«Тукай премиясе лауреатлары»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премия – һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия.

«Аллы – гөлле яз килде»: кычкырып уку

Бар дөньны нурга күмеп ел фасылларының иң гүзәле яз –матур килеп җитте. Шушы уңайдан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Аллы – гөлле яз килде» дип исемләнгән күргәзмә янында кычкырып уку узды.

«Фронтовик - язучы»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты әдип Хисам Камаловның тууына 95 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Фронтовик - язучы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.

«Салават күпере» журналы: китапханә тәкъдим итә

Балалар китапханәсе 3 нче филиал нәни дусларын «Салават күпере» журналының 4нче саны белән таныштыра. Әлеге журнал тулысы белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуына багышланган.

«Кошлар – канатлы дусларыбыз»: күргәзмә –викторина Халыкара кошлар көне

1 нче апрельдә балалар китапханәсе -3 нче филиалда укучыларга «Кошлар – канатлы дусларыбыз» дип исемләнгән күргәзмә –викторина тәкъдим ителде.Укучылар үзебездә кышлаучы, һәм күчмә кошлар белән таныштылар. Балалар бик теләп викторина сорауларына җаваплар бирделәр.

«Матбугат битләрендә»: татар матбугаты көне

24 нче мартта балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучылар «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә» журналларын яратып укыйлар, һәр яңа санын көтеп алалар.

«Халыкчан шагыйрә»: китап күргәзмәсе янында әңгәмә

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Татарстан Республикасының халык шагыйрәсе Клара Булатованың тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Халыкчан шагыйрә» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.

«Алабуга хатын – кызлары – тыл эшчәннәре»: мәгълүмат – әңгәмә. «У войны не женское лицо... »

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Алабуга хатын – кызлары – тыл эшчәннәре» дип исемләнгән мәгълүмати - әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны «Кыз - әбиләр» китабы белән таныштырды. Бу китап ана булудан мәхрүм калган сугыш чоры кызлары турында. Алар яуга киткән ирләрне алыштырганнар, тылдагы иң авыр эшләр аларга йөкләнгән.

Фоат Садриевның «Аппаккай» китабын кычкырып уку.

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда язучы Фоат Садриевның тууына 80 ел тулу уңаеннан, аның балалар өчен иҗат ителгән «Аппаккай» дип аталган хикәяләр җыентыгын кычкырып уку узды. Бала күңеленә үтәрлек итеп җиңел, нәфис тел белән язылган әлеге әсәрләр туган якка, табигатькә соклангыч һәм кайгыртучан караш тәрбияли

«Язучы прозаик»: Нурислам Хәсәновның тууына – 80 ел.

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда язучы Нурислам Хәсәновның тууына – 80 ел тулу уңаеннан «Язучы прозаик» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Укучылар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Күргәзмәдә язучының 4 томлык Сайланма әсәрләре һәм башка китаплары урын алган иде.

«Нәфис һәм затлы телем»: туган тел сәгате

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Нәфис һәм затлы телем»дип исемләнгән туган тел сәгате узды. Чарада 1нче гимназиянең 3 «б» сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче укучыларны «Нәфис һәм затлы телем» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Муса Җәлил «Кызыл ромашка»: буктрейлер

Балалар китапханәсе 3нче филиал укучылар игътибарына Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан, шагыйрьнең «Кызыл ромашка» китабы буенча эшләнгән, буктрейлер тәкъдим итә.

Татар милли киеме

Балалар китапханәсе – 3 нче филиал укучылар игътибарына, татар халкының төрле вакыт аралыкларына караган, милли кием үрнәкләре белән М.К.Завьялованың “Татар милли киеме”, Л.И. Саттарованың “Сәхтиян читек саурый үкчә...”, Р.Г.Мөхәммәдованың “Татар халык киемнәре” китаплары аша танышырга тәкъдим итә.