14 декабрь 2021
Балалар китапханәсе 3 нче филиалда Нур Әхмәдиевнең тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында укучылар әдипнең шигъри табышмакларына җаваплар эзләделәр, язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар
03 декабрь 2021
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Халык шагыйре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды.
26 ноябрь 2021
Балалар китапханәсе – 3нче филиал ел дәвамында даими рәвештә яңа китаплар белән тулыланып тора. Китапханәче укучыларны «Игътибар! Яңа китап» дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә барысы17 китап урын алган, алар татар, рус һәм чуваш телләрендә басылган.
15 ноябрь 2021
Балалар китапханәсе - 3нче филиал укучыларны язучы Ләбиб Леронның «Тәгәрмәчле чана», «Таһир маҗаралары», «Кояшны кочкан малай», «Борчак шыттырам» һәм башка кызыклы китаплары белән танышырга чакыра.
11 ноябрь 2021
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда язучы Рөстәм Кутуйның тууына 85 ел тулу уңаеннан әдипнең «Көяз әтәч» китабын кычкырып уку узды.
10 ноябрь 2021
Балалар китапханәсе – 3нче филиал үзенең укучыларыннан татар телендә укыган иң ошаган китап турында блиц- сорауга җавап алды. Бу чарада кече яшьтәге мәктәп укучылары д, яшүсмерләр дә, яшьләр һәм өлкәннәр дә катнашты
02 ноябрь 2021
Балалар китапханәсе 3 нче филиалда драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Шагыйрь - драматург» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды
21 октябрь 2021
Балалар китапханәсе , 3 нче филиалда Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәбирә Гыйматдинованың тууына 65 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Нәбирә Гыйматдинованың мавыктыргыч әсәрләре китап сөючеләрне кызыклы язмышлар белән очраштыра, яшәүнең мәгънәсе турында уйланырга өнди.
14 октябрь 2021
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучылар «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә» журналларын яратып укыйлар.
08 октябрь 2021
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Марсель Галиевнең тууына 75 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.
24 сентябрь 2021
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда фронтовик, укытучы, шагыйрь Әзһәр Габидинең тууына 90 ел тулу уңаеннан «Калган эшкә кар ява» китабын кычкырып уку узды.
08 сентябрь 2021
Балалар китапханәсе – 3нче филиал китап сөючеләрне тууына 135 ел тулу уңаеннан, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучы Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар.
07 сентябрь 2021
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның тууына 90 ел тулу уңаеннан эшләнгән «Шигырьләрендә яшәү дәрте» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Күргәзмәдә әдибәнең төрле елларда иҗат ителгән Татарстан китап нәшриятендә дөнья күргән әсәрләре урын алган. Китапханәче укучыларны шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды
25 август 2021
Балалар китапханәсе - 3нче филиалда герой – шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
24 август 2021
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Китап күңел кояшы» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китап сөюче дусларыбызга Ркаил Зәйдулланың «Сунар», Ирек Диндаровның «Торна күзе» һәм башка әдипләрнең проза әсәрләре тәкъдим ителде.
16 август 2021
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда фронтовик язучы Әдип Маликовның тууына 100 ел тулу уңаеннан әзерләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды. Укучыларга әдипнең татар һәм рус телләрендә басылып чыккан шигырьләре, поэмалары, хикәяләре тупланган китаплар тәкъдим ителде.
26 июль 2021
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда «Игътибар! Яңа китап» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә татар классикларының рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре тәкъдим ителә. Укучыларга бүгенге көндә актив иҗат итүче Зөлфәт Хәким, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа китапларын алып укырга мөмкин.
14 июль 2021
Халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гәрәй Рәхим – өч дистәгә якын китап авторы. Ул поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә уңышлы эшләүче әдип.
05 июль 2021
Җәй – ел фасылының иң матур чагы. Әйләнә – тирәнең матурлыгына сокланып туя алмыйсың. Тизрәк шул гүзәллекне альбом битенә төшереп куясы килә. Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда укучылар җәйнең матурлыгы турында татар әдипләренең шигырьләрен тыңлап, табышмакларга җаваплар эзләп кенә калмадылар, ә җәйнең матурлыгын альбом битләренә дә төшерделәр.
25 июнь 2021
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда язучы Габделхәй Сабитовның юбилее уңаеннан әзерләнгән «Табигать баласы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды.