Халыкара Гаилә көне уңаеннан балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Гаилә - бәхет ачкычы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны гаилә кыйммәтләре белән таныштырды, бергәләп гаилә турында мәкальләрне искә алдылар.
Балалар китапханәсе 3 нче филиалда «Сугыш чоры балалары» китабы буенча патриотик әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны «Сугыш чоры балалары» китабының язылу тарихы белән таныштырды. Китапның төзүчесе журналист Рафаэль Сальмушев.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиал хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 1 “А” сыйныф укучылары белән «Мин Тукайга киләм» дип аталган поэтик сәгать уздырдылар .
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Тукайның могҗизалы әкият илендә» дип исемләнгән күргәзмә янында викторина узды. Китапханәче укучыларны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Балалар китапханәсе 3нче филиалда «Мөселман бәйрәмнәре» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә узды. Укучылар рамазан ае узганнан соң билгеләнеп үтүче - Ураза бәйрәме турында мәгълүмат алдылар.
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучыларга «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә», «Идел=Идель» һәм башка журналлар тәкъдим ителде.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда 1 апрель – Халыкара кошлар көне уңаеннан «Кошлар - канатлы дусларыбыз» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Күргәзмәдә татар һәм рус телләрендә китаплар урын алган иде. Китапханәче укучыларны кошлар көненең билгеләнеп узу тарихы һәм алар турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән кошларның рәсемнәрен карадылар
Педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген тормышка ашыручыларның статусын тану максатында 2023 ел Русия Федерацисендә «Укытучы һәм остаз» елы буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан балалар китапханәсе - 3нче филиалда Татарстанда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз турында эшләнгән «Укытучы - язучылар» дип аталган күргәзмә янында әдәби әңгәмә узды.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Рабит Батулланың тууына 85 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Батулла – оста әкиятче» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы иҗаты белән таныштырды. Рабит Батулла – дистәләгән китап авторы. Әдипнең «Шаян бака = Лягушка озорница», «Аю баласы Әппәс», «Койрыксыз бака» һәм башка китапларын укучылар яратып укыйлар.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Игътибар! Яңа китап!» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә Айдар Хәлимнең «Иртән талга көмеш урала» дип исемләнгән авторга сиксән яшь тулу уңаеннан басылган бай шигърияте тәкъдим ителә.
Балалар китапханәсе - 3нче филиалда шагыйрь Нәҗип Мәдиаровның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Шат күңелле әдип» дип исемләнгән кычкырып уку узды. Балалар шагыйрьнең төрле темаларны яктырткан кызыклы шигырьләрен укыдылар.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиал балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулу уңаеннан укучыларны әдибәнең иҗаты белән танышырга чакыра
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Туган тел – очар канат» дип аталган күргәзмә янында «Көмеш чыңлы газиз туган телем» дип аталган викторина узды. Һәр кешенең, дөньяга тугач та, иң беренче әйткән сүзләре бар
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Гомрем минем моңлы бер җыр иде...» дип исемләнгән, Герой – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан әзерләнгән, китап күргәзмәсе янында шигърият сәгате узды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннән әзерләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Балалар китапханәсе – 3нче филиал үзенең укучыларыннан татар телендә укыган иң кызыклы китап турында блиц - сорауга җавап алды. Бу чарада кече яшьтәге мәктәп укучылары да, яшүсмерләр дә, яшьләр һәм өлкәннәр дә – барысы 28 кеше катнашты
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Халык язучысы» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче балаларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Балалар китапханәсе 3 не филиалда Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Балалар язучысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Шагыйрь иҗатында шигъри әкиятләр, табышмаклар, телшомарткычлар аерым урын алып тора. Хәкимҗан Халиковның «Сакчы күркә» , «Канатлы куян», «Ничек тизрәк үсәсе?» һәм башка китапларын укучылар яратып укыйлар.
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда мәгърифәтче галим Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 205 ел тулу уңаеннан «Мәгърифәтче, олуг галим» дип аталган китап күргәзмәсе янында әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны галимнең тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге белән таныштырды.
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына - 90 ел тулу уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе янында кычкырып уку узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.