Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

"Ислам дине кабул ителүгә 1100ел"

22нче апрель көнне Ашытбаш мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Ислам дине кабул ителүгә 1100ел" дигән исем астында дини кичә булып узды.

Космос һәм космонавтлар турында укыйбыз!

12нче апрель- авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә чара үткәрелде.Анда 2-4 нче класс укучылары катнашты.

Китапның бит туган көне! әдәби турнир

2 нче апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, Ашытбаш авыл китапханәсендә китап бәйрәме үтте. Анда Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 2-4 нче класс укучылары катнашты. Алар презентация ярдәмендә бу бәйрәмнең килеп чыгышы, китап тарихы турында мәгълүмат алдылар.

Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз!

Кошлар турында белемнәрен ачыклау һәм киңәйтү, балаларда аларга карата сак караш тәрбияләү, рәсем ясау сәләтләрен арттыру максатыннан, 1нче апрель көнне башлангыч класс укучылары белән чара үткәрелде.

“Утырмага барыйк әле” фольклор кичә

Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. 22нче март көнне кул эшләре осталары Ашытбаш авыл китапханәсенә җыелды.

Бәйрәм итик бергәләп!

Бакчада милли бәйрәмнәр бик күңелле үтә.21нче март көнне “Кояшкай” балалар бакчасында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре язгы бәйрәм – “Нәүрүз”не үткәрде.

Нәүрүз котлы булсын! фольклор бәйрәм

Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.

Цифрдан цифрлы грамоталыкка

2022нче ел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителде.Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә цифрлы грамоталыкка өйрәтү дәресе узды.Анда 5-6 нчы класс укучылары катнашты.

“Язлар матур хатын-кыз белән!” күзәтү

Ашытбаш авыл китапханәсендә 8 март көненә багышлап тематик китап күргәзмәсе урнаштырылды. Күргәзмә 4 бүлектән тора. “Легендар гүзәл затлар” бүлегендә танылган актрисалар: Зифа Басыйрова, Фәридә Кудашева, Сара Садыйкова, Асия Хәйруллина турында китаплар тәкъдим ителде.

Җәмгыятьтә хатын-кызның роле! әңгәмә

Татар хатын-кызларының хәзерге җәмгыятьтә тоткан социаль роле нинди? Менә шушы темага сөйләшү өчен Ташкичү авыл җирлегенең хатын-кызлары 5 нче март көнне Ашытбаш авыл мәдәният йортына җыелдылар.

“Песи, песи, пескәем!”

Бүген, язның беренче көнендә, Бөтендөнья песиләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә кече яшьтәге укучылар чара оештырылды.

Китапханәгә китап бүләк ит! акция

Халыкара китап бүләк итү көне - календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе.14-16 нчы февраль көннәрендә Ашытбаш авыл китапханәсендә фондны яңарту, яңа әдәбият белән тулыландыру максатыннан “Китапханәгә китап бүләк ит!” акциясе үткәрелде.

Җәлил шигырьләрен укыйбыз! акция

15нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан, “Җәлил шигырьләрен укыйбыз” дигән акция үткәрелде.

Әфганстан-йөрәк ярасы (патриотик сәгать)

15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. Шул уңайдан, Ашытбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, ”Әфганастан – йөрәк ярасы” дип аталган патриотик сәгать үткәрелде.

“Каян килгән изге Вәли?”

Авылыбыз яшьләре арасында бер-береңә карата хөрмәт, мәхәббәт һәм җаваплылык хисе хисе тәрбияләү максатыннан чыгып, Ашытбаш авыл мәдәният йортында “Каян килгән изге Вәли?” дип исемләнгән күзәтү- әңгәмә үткәрдек.