Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

Гасырларга калыр батырлык.("Йолдызлы сәгать" уены)

Яңга-Сала авыл китапханәсендә каһарман язучы Муса Җәлил иҗатына багышланган “Гасырларга калыр батырлык”- дигән темада “йолдызлы сәгать” уены булып узды. Һәр укучы үзе өчен көч сынашты, сораулар һәм биремнәр язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган иде.Бүгенге уенның җиңүчесе булып 4 сыйныф укучысы Камилә Исмәгыйлева танылды һәм төп призга лаек булды, калган катнашучыларда уеннан буш кул белән китмәде.

Табигатем , гүзәллекне синнән алам! (Танып белү сәгате)

9 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “2017ел-Экология елы” уңаеннан “Табигатем , гүзәллекне синнән алам!”- дигән темада экология елын ачып җибәрү уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары белән танып белү сәгате үтте.

Татарстан символлары. (Парламент дәресе)

1992 елның 7 февралендә ТР Югары Советы тарафыннан Дәүләт гербы кабул ителә шул уңайдан 7 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “Татарстан дәүләт символлары” циклының 1нче парламент дәресе үтте. Максаты: УкучыларныТатарстанның дәүләтсимволлары белән таныштыру,Символларга сакчыл караш тәрбияләү.

Бөтенесен искә төшерде күк, Кыңгырауның моңлы тавышы...(Р.Вәлиев иҗатына багышланган әдәби – музыкаль композиция)

Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә киң катлам укучылар өчен Язучы, шагыйрь,Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиевка 70 яшь тулу уңаеннан “Бөтенесен искә төшерде күк, кыңгырауның моңлы тавышы...”- дигән әдәби музыкаль композиция оештырылды.

САК БУЛ! НАРКОМАНИЯ!Үзеңне наркотикларга бәйләмә! (Яшүсмерләр белән бәхәс сәгате)

Бүгенге бәхәс сәгатендә яшүсмерләр белән “Наркотиклар нәрсә ул ? Кемнәр алар наркоманнар? Ни өчен кешеләр наркотиклар кулланалар? Наркотиклар сату кемгә табыш китерә? Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?”- дигән сорауларга бергәләп җаваплар эзләдек.

"Яңа ел иртәсендә"- тамаша

Яңа елны китермәсе өчен Дию, Убырлы, Кәрлә нинди генә план корсаларда Кыш бабай белән Кар кызын туктатып кала алмадылар.

Нәрсә ул коррупция?(Тәрбия сәгате)

2 декабрь көнне Яңга-Сала башлангыч мәктәбе һәм Яңга –Сала авыл китапханәсе белән берлектә “Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне” уңаеннан “Нәрсә ул коррупция?” – дигән темада тәрбия сәгате булып узды.

Җылы өрегез җанга!

Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде.

Ярдәмгә мохтаҗлар аз түгел. (шәфкатлелек рейды)

Яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек... Кеше бу сүзләрнең мәгънәсенә вакыт үтү белән генә төшенә. Алар безнең тормышта көн саен диярлек очрый. Башка кеше эчен бер кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бу синең өчен инде зур горурлык була. Шулай итеп, кечкенә генә яхшылыклар эшләп без тормышка яраклашабыз, бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлый башлыйбыз.

“Киек казлар китте җылы якка...” Әдәби салон

4 ноябрь төнендә Яңга-Сала мәдәният йортында китапханә, Каенсар авыл клубы белән берлектә, “Сәнгать төне” гомумроссия мәдәни-мәгариф акциясе кысаларында “Әдәби салон” дип исемләгән кичә үтте.

Республиканың төп законы – Татарстан Конституциясе (Белешмә мәгълүмат сәгате)

6 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында яшүсмерләр белән “Татарстан символларын беләсеңме?”- дигән интеллектуаль уен, “Республиканың төп законы – Татарстан Конституциясе”- дигән белешмә- мәгълүмат сәгате булып узды.

Якты дөньяга ямь биреп яшәгез!” (Очрашу кичәсе)

1октябрь өлкәннәр көне уңаеннан Яңасала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә “Якты дөньяга ямь биреп яшәгез!” –дигән бик матур очрашу кичәсе булып узды.

Экстремизмга юл юк! (Тәрбия сәгате)

5 сентябрь Яңга-Сала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Экстремизмга юл юк!”- дигән темада тәрбия сәгате үтте. Максаты: укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклеген аңлату, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү, әхлак сыйфатларын тәрбияләү.