Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

"Туган телем үз телем, туган телем үз көнем" китап күргәзмәсенә күзәтү

Авыл клубында авыл Советының отчет җыелышы булып узды. Җыелыш алдыннан китапханәче Локманова Г.Х., авыл халкына, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Туган телем үз телем, туган телем үз көнем"дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды.

"Сугыш хатын кыз йөзле түгел"

Китапханәдә "Сугыш хатын- кыз йөзе түгел" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Аның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.

"Китаплар иленә сәяхәт"

Китапка, Китапка, укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен "Китаплар иленә сәяхәт" дип исемләнгән викторина узды. Китапханәче сүзне китапның килеп чыгышы, китап язу тарихы турында сөйләп башлады. Китапны саклау кагыйдәләре белән таныштырды. "Балачак китаплары" күргәзмәсе тәкъдим итеп , матур рәсемле китаплар карадык. Матур әдәбият әсәрләре буенча сорауларукуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен "Китаплар иленә сәяхәт" дип исемләнгән викторина узды.

“900 көнлек блокада”

Ел саен 27 гыйнварда илебездә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.Ленинград камалышыннан тулысынча котылуның 77 еллыгы уңаеннан китапханәдә “900 көнлек блокада” дип аталган тематик чара үтте.

"Туган телем -бөек анам теле"

2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан урта яшьтәге укучылар белән "Туган телем- бөек анам теле"дип исемләнгән кичә узды.

"Онытылмасын гореф-гадәтләр"

Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү максатыннан «Ак калфак» оешмасына йөрүче хатын-кызлар белән “Онытылмасын гореф-гадәтләр” дип исемләнгән кичә үткәрдек.

Нәҗип Җиһановка-110яшь.

15 гыйнварда профессиональ татар музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы һәм аның беренче ректоры, күренекле композитор, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Гаяз улы Җиһановның тууына 110 ел тулды.

Искечә Яңа ел.

Үзе иске, үзе яңа булган бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. Бу ел да искәрмә булмады, без кич белән авылдашларыбыз белән бергә, саф һавада Иске Яңа елны кызыклы уеннар уйнап күңел ачтык.

"Хәлең ничек ветеран?"

Сугыш хатын-кыз йөзе түгел, диләр. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар Җиңү хакына ир-атлар белән беррәттән хезмәт куйдылар. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаган хатын-кызлар да тылда эшләгәннәр. Еллар узу белән аларның саны да кими. Бүгенге көндә безнең авылда 5 тыл ветераны яши. Алар безнең авылның иң хөрмәтле өлкәннәре.

"Яңа ел килә безгә"

"Cәламәтлек клубы" на йөрүче балалар өчен "Яңа ел килә безгә" дип исемләнгән чара уздырдык.

"Күңелле каникуллар"

Күңелле каникуллар кысаларында укучылар белән авыл клубына җыелып күңелле уеннар уйнап ял иттек. Чараны китапханәче кызыклы яңа ел уеннарын, ярышулы уеннар белән аралаштырып алып барды.

Мастер класс "Кар бөртекләре"

Кар бөртеге-Яңа ел бәйрәменең иң матур бизәге.Мәктәптә хезмәт дәресләрендә аларның ничек итеп кисүен һәрберебез хәтерли.Һәм бу көнне һәр укучының иң матур һәм үзенчәлекле «кар бөртеге» ясау мөмкинлеге бар иде.

"Яңа елны көткәндә"

Һәр кеше түземсезлек белән яңа ел көтә. Китапханәче https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51 / битендә якынлашып килүче Яңа ел, чыршы бизәү тарихы, кагыйдәләре турында мәгълүмат биреп "Яңа елны көткәндә" дип исемләнгән фото-видеолар белән үзебезнең укучыларыбызның яңа елга әзерлек мизгелләрен күзәтү оештырды.

Ура, каникуллар!

Кышкы каникуллар - күп балаларның яраткан һәм күңелле чоры, Яңа ел тамашалары, кызыклы чаралар, очрашулар, кышкы уеннар чоры. Яңа ел каникуллары вакытында ял файдалы гына түгел, мавыктыргыч да булырга тиеш.

"Хуш киләсең Кыш бабай"

Яңа ел-иң тылсымлы, күңелле бәйрәм ул,әкияткә һәм могҗизага ышанып аны балалар көтә,. Безнең балалар бакчасында "Хуш киләсең Кыш бабай"дип исемләнгән Яңа ел иртәсе узды. .Китапханәче дә бу бәйрәмдә Кыш бабай ролендә катнашты.

"Яңа ел маҗаралары"

Яңа ел-россиялеләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе, нәкъ менә шул вакытта, яшь булуга карамастан, һәр кеше могҗизага өметләнә. Яңа ел бәйрәменең тылсымы эчкерсез гамәлләрдә, бүләкләрдә һәм теләкләрдә чагыла. Күчмә китапханә укучылары белән "Яңа ел маҗарлары" дип исемләнгән әкияти тамаша оештырдык.

Исәнме Яңа ел.

Бәйрәм алдыннан бәйрәм атмосферасы булдыру һәм китапханәне яңа елга бизәү традициясе бар. 2021 ел-туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул максат белән бәйрәмгә бизәү эшендә шул теманы яктыртырга тырыштык.