25 март 2021
Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Кече яшьтәге укучылар өчен," Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла"дип исемләнгән чара уздырылды.
23 март 2021
Нәүрүз-яз, Игелек бәйрәме, шулай ук татар халкының иң матур, көтеп алынган йола бәйрәмнәренең берсе.Без Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән бергә бу бәйрәмне күңелле итеп билгеләп үттек. Бәйрәмгә кунакка матур киенгән Нәүрүз-яз кызы килде
22 март 2021
Балаларны бозда куркынычсызлык кагыйдәләре, боз астына киткән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү методикасы белән таныштыру, боз белән капланган сулыкларда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан китапханәдә Шекә башлангыч мәктәбе укучылары белән “Язгы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына мәгълүмат сәгате узды.
17 март 2021
Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, «Кулланучы, үз хокукларын бел"дигән белем бирү акциясе узды.Әңгәмә барышында сатып алучылар белән түбәндәге сораулар турында сойлэштек: Кем ул кулланучылар? Алар нинди хокукларга ия? "Кулланучы хокукларын яклау турында" закон кайчан кабул ителде һәм аның төп маддәләрендэ нәрсә әйтелә? Һәр сатып алучыга «Синең хокукларың, сатып алучы " дигән белешмәлек таратылды.
15 март 2021
Бала тәрбияләүдә татар халык уеннары борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Шул уеннар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тернәкләнә. Телебезнең матурлыгын , байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга булышу максатыннан "Без, без, без идек..."милли уеннар кичәсе уздырдык.
12 март 2021
Туган як тарихын туплау, туган авыл тарихы турында белемнәрне тирәнәйтү , яшь буынга бай мирас калдыру максатыннан "Минем авылым" иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсы узды.
09 март 2021
Тыл ветераннарын Халыкара хатын-кызлар көне белән котладык.
08 март 2021
Авыл клубында "Тормыш яме - хатын-кызда"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
04 март 2021
Ел саен март аеның тәүге чәршәмбесе Бөтендөнья кычкырып укулар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Республика балалар китапханәсе «Әкиятләр аша тынычлыкка һәм татулыкка: туган телдә халык әкиятләре укыйбыз» Бөтенроссия акциясе оештырды.
02 март 2021
Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан, укучыларның белемнәрен тирәнәйтү, шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрен үстереп, милли үзаң , үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары белән " Без Тукай оныклары" дип исемләнгән кичә узды.
01 март 2021
Милли мәдәниятне һәм күпьеллык кыйммәтләрне торгызу, саклау һәм үстерү; туган телгә ихтирамны арттыру максатыннан "Ак калфак " оешмасы хатын-кызлары белән ""Тел-милләтнең төп билгесе" дип исемләнгән чара уздырдык.
26 февраль 2021
Китапханәдә Г. Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Тукай сүнмәс йолдыз ул" дигән китап күргәзмәсе эшли башлады.
24 февраль 2021
"Туган телдә табигатькә мәхәббәт хакында", район иҗат конкурсында безнең китапханә укучысы да катнашып, сертификат белән бүләкләнде.
22 февраль 2021
23 февраль бәйрәме-патриотизм хисен формалаштыру, Ватаныбызның иң яхшы традицияләренә тартылу, Ватанны лаеклы яклаучылар өчен горурлык хисе тәрбияләү өчен яхшы сәбәп.Шул уңайдан # Мин хәтерлим акциясенә кушылып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелискка чәчәкләр салу тантанасы булды.
20 февраль 2021
21 февраль- Халыкара туган тел көне уңаеннан, кече яшьтәге укучылар белән "Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем " дип исемләнгән чара узды.
17 февраль 2021
Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, иҗатына кызыксыну уяту, шигырьләрен белү, әсәрләре аша балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә укучыларым белән "Муса Җәлил- балалар дусты" әдәби күңел ачу кичәсе уздырдык.
15 февраль 2021
15'февраль-герой шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаннан башлангыч сыйныф укучылары белән " Җырым белән җиңдем дошманны" батырлык сәгате узды.
14 февраль 2021
14 февраль көнне Шекә авыл клубында " Мәхәббәт яшьләрдә диләр, була ул һәркемдә дә" кичәсе уздырылды. Кичәгә авылыбызда яшәүче 90 еллар яшьләре җыелды.
09 февраль 2021
Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне ел саен февральнең икенче сишәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан без мәктәп яшендәге укучылар арасында "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" темасына блиц-сораштыру уздырдык.
07 февраль 2021
2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, укучыларга милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, саклау, халык иҗаты, ,чигү сәнгате , халык һөнәрчелеге белән кызыксынуларын үстерү максатыннан "Һәр җәүһәрдә-халкым тарихы" дип исемләнгән чара узды.