Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

“Хәтер белән без мәңгелек". "Хәтер шәме" акциясе.

22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн-Хәтер һәм кайгы көне. Без Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулу уңаеннан”Хәтер шәме” акциясенә кушылып, “Хәтер белән без мәңгелек" дип исемләнгән чара уздырдык.

“Без барыбыз да табигать өчен җаваплы”

Балаларның кеше гаебе белән килеп чыга торган экологик проблемалар турында күзаллауларын киңәйтү, табигатькә һәм тереклеккә сак караш тәрбияләү, табигать саклау чараларында катнашуга өндәү максатыннан Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә “Без барыбыз да табигать өчен җаваплы” дип исемләнгән экологик сәгать уздырдык.

Сабантуйга бүләк җыю.

6 июнь көнне Шекә һәм Илдус авылларында мәдәният хезмәткәрләре Сабантуйга бүләкләр җыюны оештырдык.

Балачак бәйрәме

Сабантуй-ул күңелле бәйрәм, ул төрле конкурслар һәм уеннардан башка узмый. 29 май көнне кече яшьтәге китап укучылар өчен Балаларны яклау көненә багышланган балалар Сабантуе үткәрелде.

«Андрей Сахаров- человек-легенда».

А. Д.Сахаров искиткеч һәм уникаль шәхес. Ул кешегә һәм кешелеккә җавапсыз хезмәт итүнең уникаль үрнәге. Галим, хокук яклаучы, җәмәгать эшлеклесе А.Д. Сахаровның 100 яшьлек юбилее уңаеннан китапханәдә «Дөнья. Күтәрелеш. Кеше хокуклары” дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә эшли. «Андрей Сахаров - кеше-легенда»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.

«Минем гаиләм – минем байлыгым»

15 майда БМО Генераль Ассамблеясы инициативасы белән бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнне без балигъ булмаган балалар белән «Минем гаиләм – минем байлыгым» дип исемләнгән чара үткәрдек.

" Ут белән сак бул" мәгълүмат сәгате

Утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел,саксыз эш иткән очракта күп бәла- казалар сәбәпчесе булуын төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак,дөрес эш итә белү, язгы матур, җылы көннәр башлану белән янгын чыгу очраклары артуын, шуңа күрә яз җитү белән, басу-кырлардагы коры камылны, бакча, ишегалдындагы кипкән үлән белән чүп-чарны яндыру катгый тыелуын аңлату максатыннан кече яшьтәге укучылар белән " Ут белән сак бул" мәгълүмат сәгате узды.

"Не смолкнет слава тех великих лет" район бәйгесе.

29 апрель көнне Үзәк китапханәдә Арча районы МБУ «Центр» М(С) "ФОРПОСТ" белән берлектә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Не смолкнет слава тех великих лет" исемле хәрби-патриотик җырлар һәм шигырьләр бәйгесе узды.

"Безнең күңелләрдә син , Тукай"

26 апрель көнне, киң катлам укучылар өчен, Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган«Безнең күңелләрдә син, Тукай»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

"Сугыш хатын-кыз йөзле түгел"

20 нче апрель көнне «Сугыш хатын – кыз йөзле түгел» проекты кысаларында чара уздырылды. Аның максаты: сугыш чорында хезмәт куючыларның, хатын-кызларның батырлыкларына укучыларның игътибарларын җәлеп итү; балаларда патриотик хисләр тәрбияләү

"Татарстан музейлары һәм һәйкәлләре»

Ел саен 18 апрельдә Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты-Бөтендөнья мәдәни мирасын саклау һәм саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.Бу көн уңаеннан без башлангыч сыйныф укучылары Казан шәһәренең тарихи һәм истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсия оештырдык.

"Күңелле тәнәфес"

Балаларның дәрестән соң вакытларын файдалы уздыру, китап укуга кызыксынуларын үстерү, уйлау, логик фикер йөртү сәләтләрен үстерү максатыннан китапханәдә "Күңелле тәнәфес" дип исемләнгән чара узды.

"Әкиятләр иленә сәяхәт"

Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан, шагыйрнең иҗаты аша балаларда гомум кешелек, намуслык, тугрылык, кайгыртучанлык сыйфатларын тәрбияләү максатыннан " Әкиятләр иленә сәяхәт" видеосеанс оештырдык, бик матур әкиятләр карадык.

"Чиксез галәм серләре"

2021 елның 12 апрелендә беренче кешенең галәмгә очуына 60 ел тула.Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсендә, кече яшьтәге китап укучылар өчен , танып-белү активлыгын үстерү, космос, космонавтика һәм космонавтлар турында белемнәрне формалаштыру максатыннан “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән викторина узды.

“Җирле үзидәрә: үткәне, бүгенгесе” .Мәгълүмат сәгате.

8 апрель көнне, 21 апрель- Җирле үзидәрә органнары көне уңаеннан, Шекә авыл китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә, киң катлам китап укучылар өчен, “Җирле үзидәрә: үткәне, бүгенгесе” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.Шул уңайдан китапханәбездә,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан,”Сәламәтлек сагында ” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Шекә авыл клубында балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан. 1-6 сыйныф укучылары белән "Күңелле стартлар" күңел ачу кичәсе узды.

"Татар халык ашлары-бик тәмле һәм файдалы"

Милли ризыклар, аларны әзерләү осталыгы, татар халкының кунакчыллыгы турында искә төшерү максатыннан " Татар халык ашлары, бик тәмле һәм файдалы" әдәби кафе уздырдык.