Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

«Ил тарихының кара битләре"

30 октябрь- илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Шул уңайдан, китапханәсендә «Ил тарихының кара битләре" исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу кичәсе узды.

"Казан арты данлы Арча ягы!"

Китапханәбездә авыл клубы белән берлектә, "Казан арты данлы Арча ягы!" дип исемләнгән, районыбызнын 90 еллыгы хөрмәтенә балалар белэн әңгәмә-уен узды.

Авылыбыз горурлыгы.

Танылган татар рәссамы- Равил Заһидуллинга 60 яшь.Шул уңайдан https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ сәхифәсендә "Авылыбыз горурлыгы"видеоролигы урнаштырылган.

Төбәкара акция «Без синең оныкларың, Җиңү»

Сугыш турындагы шигырьләр, балалар өчен ул катлаулы вакытның хатирәләрен ачык күрсәтә.Сугыш турындагы шигырьләр, балалар өчен ул катлаулы вакытның хатирәләрен ачык күрсәтә. Саратов шәһәре "А.С.Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе" оештырган "Мы правнуки твои, Побе Саратов шәһәре "А.С.Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе" оештырган "Мы правнуки твои, Победа!" акциясенә кушылып , Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен, җиңү шатлыгы хәтирәләрен чагылдырган шигырьләрен укыдык.

Өйгә барып хезмәт күрсәтү.

Китапханәбезнең эш юнәлешләренең берсе-сәламәтлек буенча китапханәгә йөри алмый торган укучыларга хезмәт күрсәтү.Китапханәче тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, сәламәтлеге буенча китапханәгә йөри алмый торган укучыларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү үткәрде.

"Мин кулыма китап алам"

Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул киләчәктә дә аның якын дусты булып кала. Шул максаттан, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Мин кулыма китап алам" дип исемләнгән кичә үткәрелде

"Эх яшьлеккә кайтып килсәң иде..."

Өлкәннәр көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләр, әби-бабайлар бәйрәме.Бу бәйрәм уңаеннан авылның өлкән яшьтәге кешеләре белән "Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде

"Укытучы көне"

5 октябрь көнне безнең илдә укытучыларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.Моның белән бәйле рәвештә, https://www.instagram.com/gulshatlokmanova/ битендә, "Укытучылар көне"видеоязмасы урнаштырылган. 5 октябрь көнне безнең илдә укытучыларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә.Моның белән бәйле рәвештә, https://www.instagram.com/gulshatlokmanova/ битендә, "Укытучылар көне"видеоязмасы урнаштырылган. Видеоязмада Укытучы көне барлыкка килү тарихы һәм укытучыларны котлау тәкъдим ителә.v

1 октябрь-өлкәннәр көне.

Октябрьнең беренче көнендә Россиядә, дөньяның күп кенә башка илләрендәге кебек үк, Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан китапханәченең https://www.instagram.com/gulshatlokmanova/ битендә” 1 октябрь өлкәннәр көне” дип исемләнгән видеоролик язма куелды.

"Сезнең тормыш юлы, безгә үрнәк"

1 октябрь-Өлкәннәр көне. Кешелекнең иң күркәм сыйфатларының берсе-өлкәннәргә хөрмәт . Шул уңайдан китапханәдә күп еллар эшләгән Мәрьям Хәлиуллина, Рәзинә Әхмәтҗанованы, авылның өлкән кешесе, сугыш ветеранының тол хатыны, 97 яшьлек Асия Шәйхиеваны бәйрәм белән котладык.

"Нигмәтъкә бай-алтын көз". Көз бәйрәме.

Искиткеч матур вакыт- алтын көз җитте. Ул кар һәм салкын кыш алдыннан һәркемгә үзенең соңгы җылы көннәрен, гаҗәеп матур мизгелләрен, көзге чәчәкләрнең искиткеч матурлыгын, бераз гына монсулыгын һәм шул ук вакытта шатлыклы кәеф бүләк итә. Шушы матур көндә китарханәбезгә Көз кызы кунакка килде. Көз кызы башта мәктәпкәчә яшьтәге балалар янында кунакта булды, дәресләр беткәч башлангыч сыйныф укучылары белән күңел ачты.

"Татарча диктант" акциясе.

26 сентябрь көнне авыл клубы һәм укучыларыбыз белән берлектә ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант" акциясенә катнашып үзебезнең белемнәребезне тикшердек.

"Авыл хуҗалыгы һөнәрләре"

авыл хуҗалыгы -халыкны азык-төлек, кулланыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүче халык хуҗалык итүнең бер төре. Шул уңайдан китапханәче үзенең https://www.instagram.com/gulshatlokmanova/ битендә "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре" дип исемләнгән видео ролик тәкъдим итте

"Хәзинә тапкан әдип" китап күргәзмәсе.

18 сентябрь -Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай исемендәгедәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновка 95 яшь тулыр иде. Гариф Ахунов үзеннән соң гҗәеп бай әдәби мирас калдырган әдип. Шул уңайдан китапханәбездә 16-30 сентябрь көннәрендә китапханәбездә аның әдәби хәзинәләреннән "Хәзинә тапкан әдип" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.

"Укучы балалар: Татарстан Республикасы халыклары телләрендә укыйбыз"

Балаларның китап уку активлыгын арттыру, толерантлык тәрбияләү һәм балаларны уку аша милли мәдәниятләр традицияләренә җәлеп итү максатыннан "Укучы балалар: Татарстан Республикасы халыклары телләрендә укыйбыз" дип исемләнгән халыкара әдәби марафонда катнаштыr/

#Мәрхәмәтле Татарстан акциясе

Шекә авыл китапханәсендә Игелекле эшләр атналыгы үтте. . 7 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр «Игелекле Татарстан»акциясе кысаларында төрле чаралар оештырылды.