Бөтенроссия уку көне кысаларында Төбәкара акциядә катнашу
Саратов өлкәсе «А.С. Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өлкә китапханәсе» оештырган бөтенроссия уку көне акциясендә безнең китапханәнең иң актив укучысы Абдуллина Илзирә катнашты.
Саратов өлкәсе «А.С. Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өлкә китапханәсе» оештырган бөтенроссия уку көне акциясендә безнең китапханәнең иң актив укучысы Абдуллина Илзирә катнашты.
Китапханәдә "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре" темасына викторина узды, чара һөнәр сайлау, хезмәт һәм тормыш өчен һөнәрнең әһәмияте, шулай ук авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән кызыксынуны арттыру турында укучыларның күзаллауларын киңәйтү максаты белән оештырылды.
6-8 октябрь көннәрендә китапханәдә "Сәламәтлек сагында"дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Китапханәче китапханәгә килгән киң даирә укучылар белән "Саулыгым, байлыгым"дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрде.
4 октябрь көнне кече яшьтәге китап укучылар өчен Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган «Әдәби зоопарк» исемле викторина үткәрелде.
1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә . Авылыбызның иң өлкән кешеләре, тыл ветераннары Асия апа Шәйхиева, Бәдәр апа Әсәдуллина, Хәсәнә апа Кашапованы бәйрәм белән котладык.
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, авыл халкы өчен "Сак булыгыз, мошенниклар!» профилактик акциясе уздырдык.
Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният өлкәсендә озак еллар китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Мәрьям апа Халиуллинаны, Рәзинә апа Ахметзянованы бәйрәм белән котладык.
Китапханәдә «Көз килде, уңыш булды»дигән бәйрәм узды. Урамда салкын, ә бездә җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде. Балаларга кунакка көз кызы үзе килде (китапханәче Локманова Г. Х).
Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту максатыннан, 10 сентябрь көнне Шекә авыл китапханәсе үзенең иң актив укучылары белән Дөньякүләм "Татарча диктант яз" акциясенә катнашты.
Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту максатыннан, 10 сентябрь көнне Шекә авыл китапханәсе үзенең иң актив укучылары белән Дөньякүләм "Татарча диктант яз" акциясенә катнашты.
8 сентябрь-Халыкара грамота көне. Бу көн ЮНЕСКО тарафыннан 1966 елда игълан ителгән иде. Халыкара грамоталылыкны тарату көне уңаеннан китапханәдә «Белемле,, акыллы китаплар»дигән китап күргәзмәсе төзелде. оештырылды.
"Көзге шәфкатьлелек" атнасы кысаларында балаларда китапка сакчыл караш тәрбияләү максаты белән "Без китап докторлары"дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрелде.
Көзге шәфкатьлелек атнасы кысаларында "Беркем дә, берни дә онытылмый"дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Чараның максаты-патриотик хисләр тәрбияләү һәм кече яшьтәге мәктәп укучыларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы мисалында гражданлык позициясе, патриотик хисләр, балаларның 1941-1945 еллардагы тарихи вакыйгалар турындагы күзаллауларын киңәйтү нигезендә Ватанга мәхәббәт тәрбияләү; яшь буында сугыш ветераннарына ихтирамлы мөнәсәбәт, үз халкы, аның бөек казанышлары өчен горурлык хисе тәрбияләү
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2005 елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» Федераль закон белән билгеләнгән иде һәм ул Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар өчен «Без террорга каршы»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
30 август – республикабызда яшәүче барлык халыкның уртак бәйрәме . Китапханәдә "Мин яратам сине Татарстан" китап күргәзмәсе эшләде. Кече яшьтәге укучылар белән " Сау бул китаплы җәй" дип исемләнгән кычкырып укулар оештырдык.
22 август Россия флагы көне. Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне-үзен күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм. Шул уңайдан Бөтенроссия "Под флагом страны" акциясенә кушылдык һәм "Россия символларында ил тарихы" дип исемләнгән викторина уздырдык.
Җәй ел фасылының иң матур чагы. 5-12 август көннәрендә китапханәдә “Җәйге хәзинәләр” китап күргәзмәсе эшләде.Киң катлам китап укучылар белән " Табигать тиңсез хәзинә" темасына мәгълүмат сәгате уздырды.
Наркоманияне һәм башка зарарлы гадәтләрне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу, наркотик матдәләр кулланучы һәм башка наркотиклар белән шөгыльләнергә омтылучы затлар белән үз-үзеңне тоту күнекмәләренә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан «Наркомания-кешелекнең дошманы»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
24 июньдә Арча муниципаль районының «Северный» АХП ҖЧҖендә машина белән сыер саву операторларының һәм көтүлекләрне үрчетү буенча технологларның район конкурсы узды.
22 июнь көнне , Хәтер һәм кайгы көнендә, Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгы уңаеннан, Шекә авылындагы обелискка чәчәкләр салу тантанасы узды .