Искечә Яңа ел.
Үзе иске, үзе яңа булган бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. Бу ел да искәрмә булмады, без кич белән авылдашларыбыз белән бергә, саф һавада Иске Яңа елны кызыклы уеннар уйнап күңел ачтык.
Үзе иске, үзе яңа булган бәйрәмне каршы алу күптәнге гадәтләрнең берсе. Бу ел да искәрмә булмады, без кич белән авылдашларыбыз белән бергә, саф һавада Иске Яңа елны кызыклы уеннар уйнап күңел ачтык.
Сугыш хатын-кыз йөзе түгел, диләр. Әмма Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар Җиңү хакына ир-атлар белән беррәттән хезмәт куйдылар. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаган хатын-кызлар да тылда эшләгәннәр. Еллар узу белән аларның саны да кими. Бүгенге көндә безнең авылда 5 тыл ветераны яши. Алар безнең авылның иң хөрмәтле өлкәннәре.
"Cәламәтлек клубы" на йөрүче балалар өчен "Яңа ел килә безгә" дип исемләнгән чара уздырдык.
Күңелле каникуллар кысаларында укучылар белән авыл клубына җыелып күңелле уеннар уйнап ял иттек. Чараны китапханәче кызыклы яңа ел уеннарын, ярышулы уеннар белән аралаштырып алып барды.
Кар бөртеге-Яңа ел бәйрәменең иң матур бизәге.Мәктәптә хезмәт дәресләрендә аларның ничек итеп кисүен һәрберебез хәтерли.Һәм бу көнне һәр укучының иң матур һәм үзенчәлекле «кар бөртеге» ясау мөмкинлеге бар иде.
Күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшир улы Бәшировка 120 яшь.
5 январь көнне Шушмабаш авылы мәдәният йөртында, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткзре Ахметов Хәйдәр Гани улының 80 яшьлек юбилей бенефисы узды.
30 декабрь көнне Шекә авылында клуб белән берлектә "Әй Яңа ел, Яңа ел, хуш киләсең уз түрдән"дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Һәр кеше түземсезлек белән яңа ел көтә. Китапханәче https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51 / битендә якынлашып килүче Яңа ел, чыршы бизәү тарихы, кагыйдәләре турында мәгълүмат биреп "Яңа елны көткәндә" дип исемләнгән фото-видеолар белән үзебезнең укучыларыбызның яңа елга әзерлек мизгелләрен күзәтү оештырды.
Кышкы каникуллар - күп балаларның яраткан һәм күңелле чоры, Яңа ел тамашалары, кызыклы чаралар, очрашулар, кышкы уеннар чоры. Яңа ел каникуллары вакытында ял файдалы гына түгел, мавыктыргыч да булырга тиеш.
Яңа ел-иң тылсымлы, күңелле бәйрәм ул,әкияткә һәм могҗизага ышанып аны балалар көтә,. Безнең балалар бакчасында "Хуш киләсең Кыш бабай"дип исемләнгән Яңа ел иртәсе узды. .Китапханәче дә бу бәйрәмдә Кыш бабай ролендә катнашты.
Яңа ел-россиялеләрнең иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе, нәкъ менә шул вакытта, яшь булуга карамастан, һәр кеше могҗизага өметләнә. Яңа ел бәйрәменең тылсымы эчкерсез гамәлләрдә, бүләкләрдә һәм теләкләрдә чагыла. Күчмә китапханә укучылары белән "Яңа ел маҗарлары" дип исемләнгән әкияти тамаша оештырдык.
Бәйрәм алдыннан бәйрәм атмосферасы булдыру һәм китапханәне яңа елга бизәү традициясе бар. 2021 ел-туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул максат белән бәйрәмгә бизәү эшендә шул теманы яктыртырга тырыштык.
.Ел саен иң әкияти, тылсымлы, якты һәм серле, көтеп алынган бәйрәм — Яңа ел якынлаша.Барыбыз да яраткан, тылсымлы бәйрәм алдыннан, киң даирә укучылары өчен китапханәдә «Хуш киләсең Яңа ел»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында " Сугыш. Язмыш. Китапханә» туган якны өйрәнү конкурсы уздырды.
Күренекле шагыйрь Хәсән Туфанның 120 еллык юбилее уңаеннан https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ . битендә "Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗатында моң- сагыш, сагыну хисләре" темасына мәгълүмат бирелде.
Безнең илдә коррупция дәрәҗәсе кимеми. Коррупциягә каршы көрәштә хакимият тырышлыгы гына да җитеп бетми дип әйтергә була. Бу проблема алга таба фикер алышу өчен дә бик актуаль булып кала бирә.Шуңа күрә кече мәктәп яшендәге укучыларда коррупциягә каршы караш булдырырга кирәк. Балаларга кызык, мавыктыргыч булсын өчен, моңа әкиятләр ярдәмендә ирешү җиңелрәк. Чөнки балалар проблемалы әкиятләрне бик яраталар, әкият геройлары аша коррупция асылын аңлау нәтиҗәлерәк булачак. Шул максаттан, кече яшьтәге китап укучыл
Коррупциягә каршы көрәш кысаларында киң даирә укучылар белән " Коррупциягә ЮК дип әйтик!" темасына сораштыру узды.
Коррупция темасы бүген актуаль.Бу максаттан китапханәдә эшлекле хәбәрләр почмагы бу темага мәгълүмат белән тулыландырылды. "Матур әдәбият әсәрләрендә коррупция проблемасы" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.
Ватан Геройлары көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен "Илебез батырлары"мәгълүмати-танып-белү сәгате узды.