"Әкиятче Алиш". Викторина
Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен арттыру, әкиятләргә карата кызыксыну уяту, дуслык хисе тәрбияләү А. Алиш иҗатын кабатлау максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкиятче Алиш"дигән темага викторина узды.
Укучыларның фикерләү дәрәҗәсен арттыру, әкиятләргә карата кызыксыну уяту, дуслык хисе тәрбияләү А. Алиш иҗатын кабатлау максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Әкиятче Алиш"дигән темага викторина узды.
Авыр елларда солдатлар янәшәсендә безнең дүрт аяклы дусларыбыз- җәнлекләр һәм кошлар да сугыша. Адарга орден бирмәделәр, исем дә алмадылар. Алар моны белмичә батырлыклар кылдылар.Сугышта хайваннарның роле турында сөйләү, солдатларга булышкан хайваннар турында белемнәрен киңәйтү максатыннан ""Сугышта хайваннарның батырлыгы" темасына мәгълүмат сәгате узды
Һәр ел саен 3 -сентябрь илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без Шекә башлангыч мәктәбе укучылары белән " Терроризмга- юк дип әйтик" темасына мәгълүмат сәгате уздырдык.
ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан китапханәбездә балалар рәсемнәреннән рәсем күргәзмәсе оештырылды.
Республика көне уңаеннан, авыл клубы белән берлектә, "Татарстан - минем туган ягым"дигән темага әдәби - музыкаль уен кичәсе үткәрелде.
Бөек Ватан сугышының төп сугышлары, каһарман якташ геройларыбыз турында белемнәрен камилләштерү максатыннан "Бөек Ватан сугышының төп сугышлары" темасына мәгълүмат сәгате узды.
21 август Россия флагы көнен каршылап Шекә авыл китапханәсе , Шекә авыл клубы белән берлектә , кече һәм урта яшьтәге балалар өчен «Россия символларында –ил тарихы»дип исемләнгән танып - белү-уен сәгате узды. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларынын тану, символик әһәмиятен аңлый белү.
Китапханәбездә "Өстәл тулы сый-хөрмәт, җәйнең безгә бүләге" китап күргәзмәсе эшли. Сез монда җиләк-җимештән тортлар, пироглар пешерү серләренә, яшелчәләрне саклау, тозлау, пешерү серләренә өйрәнеп, үзегезгә яңа рецептлар таба аласыз. Рәхим итегез.
Күренекле татар язучысы, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликовнаның 2020 елда юбилее-5 августта 85 яшь тулды.
Авылда яшәүче тыл ветераннары саны көннән-көн кими. Бүгенге көндә авылда 5 тыл ветераны яши. ТАССРның 100 еллыгы, Арча районының 90 еллыгы уңаеннан, аларның нәрсә кичерүләрен белү өчен, тыл ветераннары турында мәгълүмат тупладык һәм инстаграммалар челтәрендә мәгълүмат сәгате уздырдык
Ел саен 8 июльдә илебездә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан, 1-8 июльдә http://www.instagram.com/gulshatlokmanova/ битендә "Син минем гомерлек юлдашым" дип исемләнгән онлайн фотокүзәтү оештырылды.
«Без синең оныкларың, Җиңү» Төбәкара акциясенә кушылдык.
26 июнь көнне укучылар белән «Наркотиклар түгел, ә спортны сайлыйбыз»дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.
Балаларны сәламәт, көчле һәм шатлыклы итеп үстерү - һәр белем бирү учреждениесенең бурычы. Шул максаттан, Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында, 23 июнь көнне, 7-14 яшьлек балалар белән, сәламәт яшәү рәвеше, организмга зарарлы гадәтләрнең, шул исәптән наркотик чараларның йогынтысы турында искә төшереп, "Наркотикларга каршы-спорт" дигән темага кичә үткәрдек.
Бүген 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елда элек кешелек тарихында иң дәһшәтле сугыш – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Быел фашистлар Германиясен тар-мар итүнең 75 еллыгы билгелә үтелә.
https://vk.com/id178493041 китапханәче Локманова Г. Х. «Сугыш турында без нәрсә беләбез» дигән темага онлайн режимда викторина үткәрде.
Сугыш хатын-кыз йөзле түгел, диләр, ә шулай да Бөек Ватан сугышында 800 меңнән артык хатын-кыз хәрби кием кигән. Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш аяусыз сынады.
26 июнь - Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. 15 -26 июнь көннәрендә , Шекә авыл китапханәсе яшь буынга наркотикларның зыяны турында искәртү һәм аңлату максаты белән «Наркомания-дорога в никуда»дип исемләнгән китап – иллюстратив күргәзмәсенә чакыра.
ТАССРның 100 еллыгы, Арча районының 90 еллыгы уңаеннан, 1 июньнән 15 июньгә кадәр, https://www.instagram.com/gulshatlokmanova/ битендә "Милләтемнең йөзек кашы-Сабантуй" темасына фото күзәтү оештырылды.
12 июнь-Россия көне уңаеннан, китапханәче битендә https://vk.com/id178493041" Минем яраткан Россиям " онлайн-викторина оештырылды