Яңа ел! Аны балалар зур түземсезлек белән көтә! Һәм менә ул, күптән көтелгән, искиткеч могҗизалар, тылсымлы буяулар һәм яңгыравыклы көлүләр белән тулы, очкынлы һәм шатлыклы көн килеп җитте. 2021 нче елның 29 нчы декабрендә безнең балалар бакчасында «Яңа ел маҗарасы» исеме астында балалар иртәсе үткәрелде
Иң сихри һәм тылсымлы вакыт – яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, аларны өлкәннәр дә, балалар да түземсезлек белән көтә. Яңа ел атмосферасы бөтен җирдә, шул исәптән китапханәдә дә сизелә. Хәтта китап сөючеләргә дә вакытны якынлашып килүче әкиятнең тантаналы атмосферасында үткәрү бик күңелле булачак. Яңа ел бәйрәмен алдыннан, китапханәче укучылар өчен бәйрәм атмосферасын тудырды.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре-балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле, көтеп алынган бәйрәм. . Һәр йортка диярлек чыршы бизиләр. Бенгаль утлары, шартлаткычлар, салют һәм петардалар — болар барысы да шатлык кына алып килми, имгәнүләр һәм пешүләр дә булырга мөмкин. 2012 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Кече яшьтәге китап укучылар өчен Китапханәдә Яңа ел бизәге ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
10 декабрьдә бөек рус шагыйре, язучы һәм публицист Николай Алексеевич Некрасовның тууына 200 ел тулды. Юбилей хөрмәтенә китапханәдә «Я лиру посвятил народу своему» дигән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә Н.А. Некрасовның шигырьләре һәм поэмалары ,очерклар һәм истәлекләр белән танышырга мөмкин иде.
9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, китапханәдә намуслылык, законлылык, гаделлек, тигез хокуклылык, җаваплылык, байлыклар системасын формалаштыруга ярдәм итү максатыннан «Коррупция-намус дефициты»дигән мәгълүмат күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә янында төрле яшьтәге китап укучылар белән көн дәвамында әңгәмә үткәрелде.
Россиядә Ватан Геройлары көне-илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көн уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сугыш елларының каһарман балалары"дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Билгесез солдат көне-фронтта һәлак булган һәм каберләренә туганнары һәм нәсел-нәсәпләре килә алмаган барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре белән искә алу көне. Аларның исемнәрен белмәсәк тә, безнең бурычыбыз – алар турында истә тоту һәм балаларыбызның батырлыкларына карата хөрмәт тәрбияләү.
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан , физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен, китапханәдә “ Изгелекнең чиге юк " дигән темага мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде.
Без ВИЧ-инфекция эпидемиясе һәр кешенең сәламәтлегенә җитди куркыныч булган дөньяда яшибез. 1 декабрь көнне китапханәдә Бөтендөнья СПИД профилактикасы көненә багышланган чаралар узды. Чараның максаты-сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау.
“Ана көне” - иң җылы, иң кадерле бәйрәм. Бу бәйрәм елдан-ел безнең йортларга керә бара. Һәр кеше өчен буыннан буынга әни - тормышта иң төп кеше.
"Бала хокуклари-нәрсә ул?" танып-белү викторинасы башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәдә үтте.
2021 елның 11 ноябре-Федор Михайлович Достоевский (1821-1881) тууына 200 ел.Бу көн уңаеннан китапханәдә «Мир Достоевского»дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.
Китапханәбезнең иң актив укучысы Локманова Зилә Рәис кызы «Яраткан китабымның авторына хат” Республикакүләм эпистоляр жанрда хат язу бәйгесенә катнашты.
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.
Милләтебезнең данлыклы кызы, танылган композитор Сара Садыйкованың тууына 1 ноябрь көнне 115 ел тулды
30 нчы октябрь – дәҺшәтле һәм куркыныч елларны искә төшерүче дата буларак, китапханәдә көн дәвамында киң катлам укучылар өчен мәгълүмат көне уздырылды.
30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шомлы шәхес культы еллары илебез халкы тарихында миллионлаган кешеләрне хаксыз рәвештә җәзалавы белән кереп калган куркыныч бер дәвер ул. Шул уңайдан китапханәдә башлангы сыйныф укучылары катнашында мәгълүмат сәгате үтте.
Шекә авыл китапханәсе «Ак чәчәк»хәйрия акциясенә кушылды. Ак чәчәк-шәфкатьлелек, мәхәббәт һәм игелек символы, чисталык, өмет һәм яңарту символы. "Ак чәчәк — - битараф булмаган кешеләрне, йөрәкле кешеләрне берләштерә торган уникаль чара һәм кече яшьтәге китап укучылар белән "Ак чәчәкләр-мәрхәмәтлелек билгесе"темасына мастер-класс үткәрде.
20 октябрь көнне Татарстанның күренекле язучысы Нәбирә Гыйматдиновага 65 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә "Сүз тылсымлы дәва" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә язучының китаплары, язучы турында мәгъләмат тәкъдим ителде. Китапханәче китапханәгә килгән киң катлам укучылар белән "Синең бер тамчы караңа" дип исемләнгән әдәбият сәгате уздырды.