20 февраль 2022
Милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау; татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак турында мәгълүмат бирү; милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан китапханәдә “Хатын-кызның таҗы-калфак” дип исемләнгән мастер класс узды.
18 февраль 2022
15 февраль-бөтен татар халкы өчен истәлекле көн. Бу көнне герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакиров туган. Китапханәдә әлеге ике легендар шәхеснең иҗатына багышланган чара узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм «Җиһангирлар» инициатив төркеме оештырган «Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм татар халкы легендасы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган хәтер атналыгы " белем бирү-агарту акциясенә без бик теләп кушылдык.
16 февраль 2022
16 февраль көнне «Муса Җәлил – герой шагыйрь» дип исемләнгән әдәби кичәгә Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Әлеге чара балаларда бөек шагыйрь өчен горурлык хисе формалаштыру, үсеп килүче буынга аның иҗаты турында мәгълүмат бирү, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.
16 февраль 2022
15 февраль – календарьда үзенчәлекле көн! Россия Федерациясендә ул Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әфганстан юллары” дип исемләнгән патриотик сәгать узды.
14 февраль 2022
Изге вәли көне яки Гашыйклар Көне — 14 февральдә бөтен дөнья буенча күп кенә кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Бу көн уңаеннан китапханәдә "Валентинка" акциясе узды һәм бу бәйрәмгә "Мәхәббәт тылсымлы көч"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
10 февраль 2022
Китапханә-буыннан-буынга рухи байлыкны тапшыручы урын .8 февраль көнне Шушмабаш авыл мәдәният йортында Шушмабаш авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Чарада катнашучыларга, без, китапханәчеләр, 2022 ел - Россиядә халык мирасын саклау һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган күргәзмә тәкъдим иттек.
07 февраль 2022
2022 ел Татарстаныбызда цифрлаштыру елы булса, Россиядә халык мирасын саклау елы дип билгеләнде. Халкыбызның мирасын саклап, цифрлаштыру юлыннан без заман белән бергә атларга тиешбез. Шушы максат белән китапханәдә “Мобиль дөнья серләре” дип исемләнгән чара узды. Чарага “Ак калфак” оешмасына йөрүче хатын-кызлар чакырылды
03 февраль 2022
Ел саен 2 февральдә хәрби дан көннәренең берсе-Сталинград сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Сугыш 1943 елда була һәм тарихта икенче бөтендөнья сугышының иң канкойгыч бәрелешләренең берсе буларак билгеле. Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән «Дәһшәтле Сталинград сугышы»дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.
02 февраль 2022
Балалар өчен әдәби әсәрләрне бәяләүдә бүген куела торган төп критерийларның берсе – тормыштан алынган характерларны бирү, геройларның күңел кичерешләренә, бала психологиясенә тирәнтенрәк үтеп керү. Шундый язучыларның берсе, талантлы прозаик Галимҗан Гыйльманов . 1 февраль, язучының 65 яшьлек юбилее уңаеннан, кече яшьтәге укучыларны язучының иҗаты белән таныштыру максатыннан китапханәдә “Могҗизалар ачар сүз остасы” дип исемләнгән әдәби чара узды
31 гыйнвар 2022
2022 ел-Россиядә Халык сәнгате һәм материаль булмаган мәдәни мирасны саклау елы, Татарстанда цифрлаштыру елы диеп игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә ел күргәзмәләре эшли башлады.
27 гыйнвар 2022
27 гыйнвар-Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итү көне.Бу көнне китапханәдә "900 көнлек батырлык, ныклык...” дип исемләнгән батырлык дәресе узды...".Блокадалы Ленинградны искә алуга багышланган чара-илебез тарихында иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе.
23 гыйнвар 2022
Тормышыбыз чиксез кыенлыкларга, проблемаларга һәм кайгыртуга бай булганда, нинди дә булса үзенчәлекле, якты хәтирәләр булдырасы килә. Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең иҗатлары һәм һөнәрләренә мәхәббәт белән йөрәкләрне кабызырга, кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәргә, матурлык дөньясына якты ишекләр ачарга тырышып эшлиләр. Шул уңайдан авылыбыз клубында “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән ял концерты узды.
21 гыйнвар 2022
2022 ел Россиядә халык мирасын саклау елы итеп билгеләнде. Шул уңайдан без китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы беләен берлектә, бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт, халкыбызның күңел бизәкләренә, туган авылны, нигезне ярату хисләре тәрбияләү, татар халкының йола, гореф-гадәте турында белемнәрен камилләштерү максатыннан “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чара уздырдык.
14 гыйнвар 2022
Һәр елны безгә Яңа елны ике тапкыр билгеләп үтәргә туры килә. Яңа елны каршылаганнан соң ике атнадан, 13-14 гыйнвар төнендә ел саен кечкенә могҗиза ясала-яңа ел башка исем белән кабат безне сөендерә. Бу кичтә тагын бер тапкыр игелекле, иске әкият атмосферасына чуму, могҗизага ышану, балачакны искә алу, уйнап-биеп күңел ачу һәркем өчен күңелле.
13 гыйнвар 2022
2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип билгеләнде. Шул уңайдан 13 январь Россия матбугаты көненә китапханәдә "Вакытлы матбугат- заман көзгесе " дип исемләнгән чара узды.
10 гыйнвар 2022
Һәр кеше үз халкының үткәнен, ата-бабаларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Авылыбыз тарихын, халкыбызның үткәненә мәхәббәт уяту максатыннан китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен “ Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип исемләнгән чара узды. Чарада авылыбызның күренекле шәхесе Гөлзада апа Сафиуллина да катнашты.
07 гыйнвар 2022
Илдус авылы кечкенә генә авыл, анда без күчмә китапханә белән еш булабыз. 7 январь көнне Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә бу авылда яңа ел бәйрәме, "Кыш бабай , Кар кызы бәйрәм кичәсенә чакыра"дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырдык.
06 гыйнвар 2022
Китапханәдә Разил Вәлиевнең 75 яшьлегенә багышланган "Яшьтәше мин барча кешенең" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеменә ия булган язучының бу күргәзмәдә тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китаплары тәкъдим ителде.
05 гыйнвар 2022
5 гыйнвар көнне авыл клубында балалар өчен Бал-маскарад үткәрелде. Төрле күңел ачу уеннары, конкурслар булды. Сценарий бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. . Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, чын күңел ачу: чыршы тирәли әйлән-бәйлән, яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку башланды.
30 декабрь 2021
Яңа ел-иң көтеп алынган һәм могҗизалы бәйрәм. Аны сихри, серле, кабатланмас, сихри дип атыйлар. Без барлык теләкләрнең тормышка ашуын, яңа могҗиза, якты әкият, яңа бәхет көтәбез. Шуны истә тотып мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай эчтәлекле программасын әзерләделәр. Яңа ел Бал-Маскарадында бәйрәм атмосферасы һәм күңел ачу хөкем сөрде.