06 апрель 2022
2022 ел - "Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы". Кешелек тарихында халык сәнгате милли мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булды. Декоратив-гамәли сәнгатьнең нигезен останың иҗади хезмәте тәшкил итә. Шул уңайдан китапханәдә сәйлән үрү буенча "Ялтыравыклы бизәкләр"дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.
03 апрель 2022
Балалар китабы көне уңаеннан Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче кече яшьтәге укучыларым бездә кунакта булдылар. Алар белән "Әкиятләр иленә сәяхәт" итеп бик күңелле очрашу булды.
28 март 2022
28 март көнне башлангыч сыйныф укучылары катнашында "К.И.Чуковский әкиятләре илендә" дип исемләнгән чара узды.
26 март 2022
2022 елның 26 мартыннан 3 апреленә кадәр Бөтенроссия балалар китабы атналыгы уздырыла. Быел бу атналык К. И. Чуковскийга 140 ел тулу уңаеннан уздырыла. Китапханәдә “Волшебный мир сказок” китап күргәзмәсе эшли башлады.
26 март 2022
Белешмә-библиографик аппарат-китапханә төшенчәсе. Һәр китапханәнең төрле юнәлештәге әдәбиятлары, журналлары, газеталары бар. Мәгълүматның мондый төрлелегендә ничек югалып калмаска, ничек табарга? Белешмә-библиография аппаратында җиңел һәм ышанычлы ориентлашу күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары белән «ББА китапханә – мәгълүматы ачкычы»дип исемләнгән библиографик дәрес уздырдык.
25 март 2022
25 март көнне мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан Арча район мәдәният йортында "Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы"муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.
24 март 2022
Яз – үсентеләр турында кайгыртыр вакыт. Сүз дә юк, хәзерге вакытта күпчелеге кеше үсентене сатып ала, әмма элеккечә үк үзләре үстергән бакчалар бар әле арабызда. Китапханәдә бик күп еллар үзләренең үсентеләре белән дан тоткан бакчачы, Рамилә Хакимзянова катнашында «Язның бер көне ел туйдыра" дигән исем астында чара узды. 2022 ел халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан уздырылган бу чарага «Ак калфак» оешмасына йөрүче уңган апаларыбыз катнашты.
23 март 2022
22 март-Бөтендөнья Су ресурслары көне уңаеннан китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар өчен "Су-яшәү чыганагы"дигән викторина үткәрелде.
22 март 2022
Безнең авылда да «Нәүрүз» традицион фольклор бәйрәме күңелле үтте. Бәйрәм атмосферасы бөтен авылда сизелде. Балалар һәр өй саен кереп хуҗаларны котлап, бәйрәм күчтәнәчләре җыйдылар.
19 март 2022
18 март көнне кырымлылар тарихи вакыйганың 8 еллыгын-Кырымның Россия составына кире кайтарылуын билгеләп үттеләр. Кырым һәм Россия кабат кушылдылар һәм мәңгегә. Бу бәйрәм уңаеннан без башлангыч сыйныф укучылары өчен «Россия һәм Кырым — Бердәм» дигән чара уздырдык.
14 март 2022
8 март-яз һәм хатын-кызлар бәйрәме, 21 март-Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, китапханәче Локманова Г.Х., «Рус шигъриятендә хатын-кыз йөзе» акциясендә катнашты
14 март 2022
2022 елның 12 мартында Бөек татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Г.Ибраһимовка 135 ел тулды. Юбилей дата уңаеннан китапханәдә 9 марттан-14 мартка кадәр киң катлам укучылар өчен "Матурлык җырчысы " дип исемләнгән китап күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә язучының китапханәдә булган китаплары, замандашларының истәлекле хәтирәләре урын алды. 12 март , язучының туган көнендә , 5-7 сыйныф укучылары белән "Ялкын йөрәкле язучы- Галимҗан Ибраһимов" дип исемләнгән әдәби кичә уздырдык.
10 март 2022
Ышаныч телефоннары хәзерге вакытта бөтен дөньяда популяр. Балалар, яшүсмерләр бу телефонга шалтырата һәм ничек яхшырак эшләргә, дип киңәш ала алалар. Чөнки кайбер ситуациядә аларның үз тәҗрибәсе җитми, ә карар кабул итәргә кирәк.
09 март 2022
Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне килде. Бу көн кояш нурлары, хатын-кызлар елмаюлары, чәчәкләр чәчәкләре белән матур. 8 Март уңаеннан авыл клубында "Язгы гөлләр"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
07 март 2022
Мәдәни яллар-вакытны актив, уңай һәм файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. Бөтенроссия акциясе кысаларында китапханәдә 14-15 яшьлек укучылар өчен «һөнәр сандыгы»дип исемләнгән танып-белү конкурсы программасы узды. Чараның максаты-яшь буында халык мәдәнияте белән кызыксыну уяту, халык һөнәрләре белән танышу, балчык, металл, агач, җеп, тукыма, пыяладан ясалган эшләнмәләр белән таныштыру; осталарның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү, эстетик хисләр тәрбияләү.
05 март 2022
Укучыларда якыннарына һәм тирә-юньдәгеләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү; дуслык хисе, үз эше өчен җаваплылык формалаштыру; иҗади сәләтләрен һәм талантын үстерү максатыннан , Ватанны саклаучылар һәм Халык-ара хатын-кызлар көне уңаеннан, китапханәбезнең иң актив кече яшьтәге укучылары катнашында “Ягез әле кызлар, егетләр” уен кичәсе оештырдык.
03 март 2022
2 март-Бөтендөнья кычкырып укулар көне. Бу көн кысаларында һәм Республика балалар китапханәсе инициативасы белән "Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей" дип исемләнгән акция тәкъдим ителде. Бу көннең максаты яшь укучыларыбызны 2022 елда юбиляр булган чит ил әкиятләре белән таныштыру һәм укулар оештыру иде. Безнең китапханә дә бу акциядә бик теләп катнашты.
01 март 2022
Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр тәлап итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. 1-5 март көннәрендә китапханәдә “Һөнәрләр дөньясында” дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшли.
25 февраль 2022
23 февральдә РСФСРның, ТАССРның халык рәссамы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманченың тууына 125 ел тулды . Б. Урманче туган көне уңаеннан китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар белән «Бакый Урманче халык күңелендә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
21 февраль 2022
Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү максатыннан 21 февраль -Туган телләр көнендә китапханәбездә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Газиз туган телем” дип исемләнгән викторина узды.