25 май-язучы Миргазян Юныска 95 яшь (1927-2014). 23-28 май көннәрендә китапханәдә киң даирә укучылары өчен "Татар офыгын киңәйткән әдип-Миргазыян Юныс» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләячәк. Күргәзмәдә Миргазиян Юнысның биографиясе, шулай ук язучының китаплары яктыртыла.
Балаларга һәм яшүсмерләргә түләүсез аноним психологик ярдәм күрсәтү хезмәтен ышаныч телефоны аша башкарып булуын, һәр баланың бердәм гомумроссия балалар ышаныч телефоны номерын (8 (800) 2000-122) белүен һәм аңа хокуклары бозылган очракта шалтырату мөмкинлеге булуын аңлату максатыннан, китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Ышаныч телефоны-синең дустың »дигән темага викторина үткәрелде.
Җәмгыятьтә һөнәрләр дөньясы-катлаулы, динамикалы, даими үсештә торган система. Һөнәргә карата мөнәсәбәт шәхес социализациясе процессында эшләнә, ул кече яшьне дә үз эченә ала. Ата-аналарның һөнәрләре белән танышу баланың киләчәктә дә заманча дөньяга керүенә, аның кыйммәтләренә тартылуына ярдәм итә, малайлар һәм кызларның танып-белү мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүне һәм үстерүне тәэмин итә. Китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар белән "Әти-әнием Һөнәре"дигән чара узды.р
Үземнең белем дәрәҗәсен тикшерү, камилләштерү максатыннан МБМУ "Велижск район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы" оештырган “Дорогами Победы” онлайн- патриотик викторинага ; Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре “Модельле библиотека №10” оештырган “Мы о войне стихами говорим” онлайн-викторинага катнашып, яхшы нәтиҗәләр алдым һәм сертификатлар белән бүләкләндем.
4 май көнне Шекә авыл китапханәсе "Җиңү тәрәзәләре" Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды. Акциянең максаты: халыкның игътибарын 1941 – 1945 еллардагы вакыйгалар турында хәтер темасына җәлеп итү, Бөек Ватан сугышында катнашкан геройларга рәхмәт белдерү. Китапханә тәрәзәләрен Җиңү символлары - Мәңгелек ут, язулар, чәчәкләр һәм күгәрченнәр белән бизәлде. Үзебезнең укучыларын да шушы акциягә кушылырга чакырдык.
7 май көнне безнең авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелиск янында “Җиңү көне” дип аталган тематик әдәби-музыкаль композиция булып узды.
Укучыларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту, Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан кече яшьтәге укучылар белән авылыбызның иң өлкән кешесе, сугыш ветеранының тол хатыны, тыл батыры Асия апа Шайхиева белән очрашу кичәсе оештырдык.
Шекә авыл китапханәсе, Самара өлкә балалар китапханәсе оештырган “Балаларга сугыш турында укыйбыз-2022” XIII Халыкара акциягә кушылып, башлангыч сыйныф укучылары белән "Ул елларга баш иик" дип исемләнгән хәтер сәгате уздырды.
Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме белән башлана. Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын, гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәмен , барлык буыннар да ярата һәм көтеп ала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Тырышып эшләгәч , бергәләп ял итүе дә күңелле. Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә "Җырлап килде яз бәйрәме" күңел ачу чарасы уздырды.
Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү; үз-үзеңне, башкаларны яратырга, хөрмәт итәргә; ярдәмчел булырга, әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булырга кирәклеген искәртү максатыннан “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында ““Мәрхәмәтлелек бизи кешене” дип исемләнгән әдәби кичә узды.
2022 елның 18-30 апрелендә Арча муниципаль районы территориясендә ел саен үткәрелә торган « Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» Бөтенроссия акциясе узды. Бу эштә безнең китапханә дә актив катнашты.
26 апрель көнне яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Аның китаплары балаларны туган ягыбызның матурлыгына, яхшылыгына өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә язучының 136 еллыгына багышланган «И мөкатдәс, моңлы сазым» дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде.
21 апрель Россиядә Җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә җирле үзидарә көненә багышланган, киң катлам укучылар өчен тематик күргәзмә эшләде.
21 апрель көнне, Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, бәлигъ булмаганнарны экстремистлык һәм террорчылык күренешләренә каршы тору максатында, башлангыч сыйныф укучылары белән "Синең сайлау" дигән оператив- профилактик чара кысаларында "Без терроризмга каршы!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдык.
Якташыбыз , танылган шагыйрә, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ премиясе лауреаты Сания Әхмәтҗановага 20 апрельдә 60 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә " Оч иреккә, Җырым!” дип исемләнгән шигъри өстәл куелды. “Моңлы Арча гәрәбәсе-Сания Әхмәтҗанова” дип исемләнгән шигыри сәгаткә кушылып, китапханәгә килгән һәр кеше белән дә аның шигырьләрен укып , иҗаты белән таныштык.
19 апрель-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының геноциды истәлегенә нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан Бердәм гамәлләр көне. Шушы тарихи көн уңаеннан, язгы мәрхәмәтлек атнасы кысаларында, китапханәдә "Без срока давности" дигән темага хәтер сәгате узды.
15 апрель-Мәдәният көне . Мәдәни дөнья эшчәнлегенең барлык өлкәләренә дә кадер-хөрмәт бирү өчен махсус оештырылган көн бу. Шушы матур истәлекле көн уңаеннан китапханәдә “Мәдәният аша дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.
12 апрель-Космонавтика көне уңаеннан "Кеше галәмне ача" дип исемләнгән викторина узды.
Балалар язучысы Йолдыз Шәрәпованың тууына 60 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен «Йолдыз исемле шигъри йолдызлык»дип исемле әдәби кичә үткәрелде.
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан китапханәдә яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне кисәтү, үз сәламәтлекләренә уңай караш формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Сәламәтлек- зур байлык" дип исемләнгән чара узды.