Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

"Террорчылык. Төп саклык чаралары."

Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне, терроризм кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Китапханә, социаль институт буларак, терроризмга мәгълүмати каршы торырга, Россия җәмгыятенең әлеге бөтендөнья явызлыгына карата гражданлык позициясен формалаштырырга һәм террорчылыкны кисәтүгә үз өлешен кертергә тиеш. Шул максаттан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән " Террорчылык. Төп саклык чаралары" темасына мәгълүмат сәгате узды.

III Россия күләм “Авылым гүзәллеге” проектына катнашу.

Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше, табигате белән матур, шәхесләре һәм тарихи һәйкәлләре белән горурлана ала. Әмма күбебез еш кына тиешенчә үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. Шул максаттан Шекә авыл китапханәчесе Локманова Г.Х, 1-21 август көннәрендә, Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылган III Россия кү

"Татарстан минем туган илем"

30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне укучыларга республиканың һәм районыбызның тарихы һәм мәдәнияте турында тагын бер тапкыр искә төшерү, күренекле язучыларны, шагыйрьләрне, җирле авторларны искә алу, әдәбиятта һәм сәнгатьтә яңа исемнәр ачу өчен яхшы сәбәп булды. Бу көн хөрмәтенә китапханәдә, киң даирә укучыларга «Татарстан минем туган илем »туган якны өйрәнү сәгате уздырылды.

"Сугыш юллары-Җиңү юллары"

Укучыларның 1941-1945 еллардагы вакыйгалар турында белемнәрен киңәйтү; Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, аларның батырлыгын, Ватаныбызның тарихи үткәнен оныттырмау максатыннан "Сугыш юллары- Җиңү юллары" дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате узды.

"Гаилә -бәхет учагы"

Кеше бу җиһанга бәхетле булыр өчен туа, ә бәхетле булу өчен кешенең гаиләсе булырга тиеш. Юкка гына, “Гаилә – бәхет ачкычы”, — дип әйтмәгән бит халкыбыз. Гаилә – кешелеклелек, әхлак, яшәеш нигезе. Укучыларга кешенең тормышында иң мөһиме гаилә, аның членнары арасындагы җылы мөнәсәбәт икәнен төшендерү; гаиләдәге кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү максатыннан , табигатьтә "Гаилә -бәхет учагы" дип исемләнгән әдәби чара, пикник оештырдык.

«Россия флагы тарихы»

Россия флагы көне- Россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Бу бәйрәм безнең өчен бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе тудыра. Шул уңайдан китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар өчен «Россия флагы тарихы» дигән тарихи экскурсия үткәрелде.

"Сезнең өчен,терлекчеләр!" китап күргәзмәсе.

Терлекчелек-авылның яшәү чыганагы. Терлекчелек тармагын үстереп, бу тармак безне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итә. Бу өлкәдә зур уңышларга бары тик куелышта гына ирештек. 10-16 август көннәрендә китапханәдә "Сезнең өчен-терлекчеләр!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.

"Авылым хәтирәләре-күңелем сандыгында" китап күргәзмәсе.

Безнең китапханә эшендә туган якны өйрәнү эшчәнлеге «Үткәннән башка киләчәк юк»дигән девиз астында үткәрелә. Илебез тормышында булган һәм безнең өчен яңа, билгесез катламнар ачкан гаять зур үзгәрешләр безнең үткәнебезне, үз тамырларыбызны тагын да активрак өйрәнергә омтылышыбызны тудырды. 24июнь-1 июль көннәрендә, китапханәдә авыл кешеләре, аның тарихы турында бай материал тупланган "Авылым хәтирәләре-күңелем сандыгында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде.

«Без наркотикларга каршы!»

Укучылар аңында сәламәтлек-иң мөһим социаль кыйммәт, ул бөтен гомер буена формалашуын, наркотикларның кеше саулыгына зыяны турында белемнәр белән коралландыру; укучылар тарафыннан сәламәт яшәү рәвешен генә кабул итүгә тотрыклы караш формалаштыру максаты белән «Без наркотикларга каршы!» дип исемләнгән, кече һәм яшүсмерләр яшьтәге укучылар өчен чара узды.

"Бу көнне бөтен ил солдат булды"

22 июнь көнне Шекә авыл китапханәсе" Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясенә кушылды һәм "Бу көнне бөтен ил солдат булды"дигән темага хәтер сәгате үткәрде. Акциянең төп максаты-патриотизм, безнең тарихи үткәнебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы фаҗига һәм каһарманлык турында онытмау.

"Чәчәкле ил, безнең ил"

Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, илебезнең төп дәүләт бәйрәме- Россия көне уңаеннан , киң катлам укучылар өчен " Чәчәкле ил, безнең ил" дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырды.

Сабантуйга бүләк җыю.

Авылыбызда милли бәйрәм - Сабантуйга әзерлек бара. Борынгы йола, гореф-гадәтләргә тугры калып, Шекә һәм Илдус авылларында Сабантуйга бүләк җыю бәйрәме уздырдык.

"Шагыйрәгә чәчәк бәйләме"

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк лауреаты, шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага 4 июнь көнне 75 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә, киң катлам укучылар өчен “Шагыйрәгә чәчәк бәйләме” дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

"Скажи курению-НЕТ!"

31 нче май - “Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн” дип билгеләп үтелде. Бу көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда игълан ителгән. Хәзерге заманда «начар гадәтләр» проблемасы иң актуаль, алар белән көрәшү – дәүләт өчен генә түгел, гомумән, һәр аерым гражданның бурычы. «Начар гадәтләр»– ул, беренче чиратта, аларның кеше организмына зыяны турында мәгълүмат бирү. Шушы максат белән китапханәдә "Скажем курению-Нет!" дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә эшләде.

Агач утырту.

Тирә - юнебезгә яшеллек бирү, сулар һавабызны чистарту өчен агачлар утырту, барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Без мәдәният хезмәткәрләре чишмә буйларын матурлау нияте белән чишмә тирәсенә чыршы агачлары утырттык.

Халыклар мәдәнияте илендә. Библиотөн 2022

28 май көнне"Библиотөн-2022 "Бөтенроссия акциясенә кушылдык һәм халыкларның мәдәни мирасын саклау елына багышланган “Халыклар мәдәнияте илендә" дигән чара үткәрдек.

Китапханә дәресе "Вакытлы матбугат һәркемгә ярдәмгә!"

Нәрсә ул вакытлы матбугат, алар ничек, ни өчен китапханәгә килә, вакытлы матбугатны ничек файдаланырга булуын аңлату максатыннан башлангыч сыйныф укучылары белән"Вакытлы матбугат һәркемгә ярдәмгә" дип исемләнгән китапханә дәресе узды.

"Яшь сайлаучыга"" мәгълүмати күргәзмә.

Яшь һәм булачак сайлаучылар, шулай ук якын арада үз сайлау хокукларыннан файдаланучылар өчен сайлау хокукы мәсьәләләре буенча эшчәнлекне активлаштыру максатыннан, китапханәдә 18-23 май көннәрендә "Яшь сайлаучыга"дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә эшләде.