23 гыйнвар 2023
13 гыйнварда татар шагыйре, йөзләгән танылган җыр авторы, драматург, ТР Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел булды. Шушы вакыйга уңаеннан авыл китапханәсендә "Серле йолдыз-Гөлшат Зәйнашева.” Дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. «Җырладым илемне мактап, җырга бирдем бар көчем»тематик китап күргәзмәсе эшләде.
20 гыйнвар 2023
Күпләр 27 гыйнварның Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне икәнен белә. Бу көнне бөтен цивилизацияле дөнья Холокостның фаҗигале корбаннары алдында баш ия. Шул уңайдан, Шекә авылы китапханәсендә кече яшьтәге укучылар өчен " Холокост! Онытырга хакыбыз юк!"дип исемләнгән хәтер сәгате узды.
18 гыйнвар 2023
Ватанпәрвәрлек хисе, Украина территориясендә тыныч халыкны яклау буенча Хәрби бурыч үтәүчеләргә ярдәм итү теләге күп кешеләрне берләштерде. Шул уңайдан без авылдашлар белән Ярдәм янәшә акциясенә кушылып “Солдатларга җылылык”, шәм ясау буенча мастер класс уздырдык.
16 гыйнвар 2023
Иске яңа ел бәйрәме, бәйрәм атмосферасына , озак яллардан соң эшкә чыгып эшли башлаучыларның кәефен күтәреп, кабат ял итергә чакыру өчен менә дигән мөмкинлек. Шекә авылы клубында, киң катлам укучылар өчен " Исәнме, Иске Яңа ел!” дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды.
12 гыйнвар 2023
Тыюлыклар һәм милли парклар көне – бик мөһим бәйрәм, аның максаты булып табигатьне дәүләт һәм бөтен дөнья дәрәҗәсендә саклау кирәклеген искә төшерү тора. Бу көн уңаеннан, яшь укучылар өчен китапханәдә " Тыю лык урманнарында» дигән темага экологик дәрес үткәрелде.
09 гыйнвар 2023
5 гыйнвар көнне авыл клубында балалар өчен Бал-маскарад үткәрелде. Төрле күңел ачу уеннары, конкурслар булды. Сценарий бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, чын күңел ачу: чыршы тирәли әйлән-бәйлән, яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку башланды.
09 гыйнвар 2023
Илдус-кечкенә авыл, анда без еш кына күчмә китапханә белән булабыз. 3 гыйнварда , авыл клубы белән берлектә бу авылда чыршы янында, "Яңа ел киче" күңел ачу чарасы уздырдык. . Программада биюләр, җырлар, уеннар бар иде, барлык катнашучылар да балалар белән берәттән, балачак елларын искә алып, шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар.
06 гыйнвар 2023
Яңа ел-иң көтеп алынган һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, уникаль, тылсымлы дип атыйлар. Бу бәйрәмнән соң, без барлык теләкләрнең, яңа могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең тормышка ашуын көтәбез. Шуны истә тотып, мәдәният хезмәткәрләре “Исәнме, Яңа ел!” дип исемләнгән кызыклы һәм бай бәйрәм уздырдык.
29 декабрь 2022
Балалар бакчасында узган Яңа ел бәйрәме,төсле, ялтырап торган гирляндлар һәм ачык бизәлгән чыршы балаларга могҗизалы бәйрәм хисен булдырды.
23 декабрь 2022
Тиздән иң тылсымлы һәм күптән көтелгән бәйрәм-Яңа ел! Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Ел саен декабрь ахырында китапханә яңа ел кәефе белән “яши”.
22 декабрь 2022
Россия язучысы һәм балалар китаплары авторы Эдуард Николаевич Успенскийның тууына 85 ел тулу уңаеннан китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен " Зәңгәр вертолетлы тылсымчы!»дип исемләнгән чара узды.
20 декабрь 2022
Без укый беләбезме?Бу сорау күпләрне гаҗәпләндерә. Әлбәттә,һәркем укый белә. Ләкин чынлыкта, бу җиңел сорау түгел. Шушы сорауга җавап эзләп уздырылган китапханә дәресендә, китапханәче катнашучыларга беренче чиратта укыганда нәрсәгә игътибар итәргә, укуны мәҗбүри түгел, ә кызыклы итәргә өйрәтте.
10 декабрь 2022
Инвалидларның хокукларына һәм ихтыяҗларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән "Доступная среда" Гомумроссия тесты уздык.
10 декабрь 2022
9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн хөрмәтенә, 9 декабрьдә китапханәдә киң катлам укучыларыбыз өчен «Стоп коррупция» мәгълүмати күргәзмәсе эшләде,
05 декабрь 2022
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, без мәдәният хезмәткәрләр, авылыбызда ике инвалид бала тәрбияләүче Василовлар гаиләсенәдә булдык.
05 декабрь 2022
3 декабрь - Билгесез солдат көне. Бу көн уңаеннан китапханәдә кече яшьтәге укучылар белән «Билгесез солдат истәлегенә» дигән темага рәсемнәр ясадык . Чараның максаты-солдатларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү.
03 декабрь 2022
Халыкара инвалидлар ункөнлеге кысаларында "Җир йөзендә яхшылык" дип исемләнгән чара узды. Чарада нинди кешене игелекле, ярдәмчел дип атап була, кешеләрдәге шәфкатьлелек сыйфатлары турында сүз барды.
01 декабрь 2022
3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне. Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә үрнәк булып тора.. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан китапханәдә “Алар көчле рухлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
28 ноябрь 2022
Әниләр көне-ул иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки балачактан ук һәркем үз күңелендә бердәнбер һәм кабатланмас әни образын йөртә, ул барысын да аңлар, кичерер, һәрвакыт үкенер һәм чын күңелдән яратыр. Шушы уңайдан китапханәдә "Әниләр-олыг затлар"исемле китап күргәзмәсе эшләде.
28 ноябрь 2022
27 ноябрьдә авыл клубында Әниләр көненә багышланган “Рәхмәт сиңа, әнкәй!” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.