8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт. Хатын-кызлар өчен күңелле вакыйгаларның берсе 10 мартта Шекә авыл клубында узган бәйрәм концерты булды. Зал язгы кәеф, елмаю һәм тамашачыларның шатлыгы белән тулы иде. “Бәйрәм белән ханым туташлар!” концерт программасында иң матур, иң яраткан хатын-кызларга бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф бөтен чара дәвамында хөкем сөрде
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан китапханәдә "Җырлыйм әнием турында"әдәби кичәсе уздырылды.
2023 ел- Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы буларак билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе "Укытучы образы балалар китаплары битләрендә" дип исемләнгән Республика күләмендә акция уздыра.
3 мартта Россия педагогы, язучы, Фәнни педагогикага нигез салучы Константин Дмитриевич Ушинскийның (1823-1871) тууына 200 ел тулды. "К. М. Ушинскийның әкият дәресләре" дип исемләнгән әдәби сәгаттә, без укучылар белән аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләштек, хикәяләрен, әкиятләрен укыдык.
"Милли мәдәният саекмас чишмә" районкүләм бәйгесе кысаларында без, Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре, китап укучыларны Мөслим районында яшәп иҗат итүче язучы Фоат Садриев иҗаты белән таныштырдык
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Шекә авыл клубында, “Рәхмәт сезгә, Ватан сакчылары!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль күңел ачу кичәсе узды. Чараны китапханәче алып барды. Бәйрәм кичәсенә авыл халкы, әтиләр, бабайлар, абыйлар чакырулы иде.
22февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан без мәктәп укучылары өчен "Ватаныбызның тугрылыклы уллары" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрдек. Чара башында китапханәче укучыларга ни өчен нәкъ 23 февральдә илебезнең тынычлыгын саклаучыларны котлавыбыз турында сөйләде.
Тел – халыкның иң зур байлыгы. Күпчелек язучылар, шагыйрьләр тел үсешенә зур өлеш кертәләр. 21 февраль көнне Шекә авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган "Туган телем, иркә гөлем" дигән викторина узды.
Яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү, Ватанны саклаучы статусын күтәрү, әхлакый позиция формалаштыру максатларында китапханәдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган истәлекле чара үткәрелде. Чарага "Әфган сугышы” тематик мәгълүмати күргәзмәсе оештырылды.
"Солдатка хат" акциясенә Шекә авыл китапханәсе дә кушылды. Китапханәче “Уяу тора алар ил чигендә!” күргәзмәсе аша, чарага катнашучыларны көндәлек мәтбугатта басылган, мобилизацияле егетләребез турындагы язмалар белән таныштырды. Хәрби операция авыр эш, биредә солдат үз тормышын куркыныч астына куя. Сугышчыга ял минутларында хат рәвешендә яхшы хәбәр алу күңелле булуын искәртеп, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләрне котлап, җылы эчтәлекле хатлар язарга тәкъдим итте.
Шекә авылы китапханәсендә киң катлам укучылары өчен «Халык моңнары-Илһам чишмәсе» әдәби –музыкаль кичәсе узды. Чара легендар татар җырчысы Илһам Шакировның һәм герой язучы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Татар уллары" китап күргәзмәсен тәкъдим итүдән башланды.
Шекә авыл китапханәсе, Шекә балалар бакчасында “Минем хыялымдагы һөнәр” дип исемләнгән чара уздырды. Чарада китапханәче кызыклы уеннар, әңгәмә оештырып , кече яшьтәге укучыларны һөнәрләр иленә алып керде.
Китапханәдә 3-5 сыйныф укучылары өчен интернет челтәрендә аралашу, шәхси мәгълүматларны яклау, ышанычлы балалар ресурслары һәм сайтлары турында мәгълүмат бирү максатыннан «Интернетка куркынычсыз юл» дип исемләнгән чара узды.
Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге оештырган XXII Әдәби марафон нәтиҗәләре буенча , китапханәче Локманова Г.Х. финалист дипломы белән бүләкләнде.
Язучының 150 еллык юбилее уңаеннан, китапханәче Локманова Г.Х. , язучының әсәрләре буенча уздырылган онлайн- викторинага катнашты.
2023-ел- Милли мәдәниятлар һәм гореф гадәтләр елы. Татар халкының тарихи-мәдәни мирасы зур һәм бай. Халык авыз иҗатының бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуы берәүгә дә яңалык түгел. Бу җәүһәрләр - әхлак чишмәсе дә, белем чыганагы да. Шул максаттан китапханәдә “Сандыгы тирән-хәзинәгә бай” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Шушмабаш авыл җирлегенең һәм Северный авыл хуҗалыгы оешмасының 2022 ел өчен хисап җыелышы узды. 2022 ел нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы учреждение җитәкчесе" исеменә лаек булып , авыл җирлеге башлыгы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләндем.
Студентлар көне уңаннан Шекә авыл клубында бик матур чара узды. Студентларыбыз балачак хыяллары, күңелле мәктәп елы хәтирәләре, бүгенге студент тормышлары, сайлаган һөнәрләре турында беренче укытучылары белән сөйләшеп, күңелле ял иттеләр.
Ленинград блокадасы истәлегенә багышланган, яшь буында әхлакый-патриотик сыйфатлар тәрбияләү максатыннан уздырылган батырлык дәресе, мәгълүмати танып белү сәгате рәвешендә тәкъдим ителде. Чарада укучылар дошман камалышына эләккән шәһәрнең, анда яшәүчеләрнең ныклыгы турында батырларча сугышканын белделәр.
Әминә Бикчәнтәевага 110 ел тулу уңаеннан, кече яшьтәге укучылар өчен "Тылсымлы китаплар язучы апа" дип исемләнгән чара узды.