Шекә авылында Сабантуйга бүләк җыю.
Сабантуй алдыннан булачак батырларга бүләкләр җыю-борынгы йола, 3 июнь көнне Шекә авылында уздырылды.
Сабантуй алдыннан булачак батырларга бүләкләр җыю-борынгы йола, 3 июнь көнне Шекә авылында уздырылды.
Милли бәйрәм Сабантуйга әзерлек эшләре башланды. Әзерләнүнең иң күңелле өлеше – ул бәйрәм үткәрү өчен бүләкләр җыю. Әлеге борынгыдан килгән матур гадәт, үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә. 2 июнь көнне Илдус авылында, Сабантуйга бирнә җыю бәйрәме ясап, авыл халкын бәйрәмгә чакырып кайттык.
2023 елның 1 июнендә авылның балалар мәйданчыгында балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды, аның максаты-балаларга, аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларга үзләрен бәхетлерәк хис итү мөмкинлеге бирү.
1 июнь- Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан китапханәбездә "Балачак бәхетле булырга тиеш" дип исемләнгән күргәзмә эшләде.
Балалар бакчасындагы чыгарылыш кичәсе — барлык бәйрәмнәрнең иң дулкынландыргычы, иң онытылмаслык хәтердә саклана торганы. 30 май көнне, Шекә авыл балалар бакчасында да бу бәйрәмне матур итеп уздырдык.
Китапханәнең иң актив укучылары белән«Библиотөн-2023» акциясенә кушылып “Бергә укыйбыз” кычкырып уку сәгате оештырдык
27 майда Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу көн Россиянең барлык китапханәчеләре өчен һөнәри бәйрәм булып тора. Бәйрәм уңаеннан Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре, шушы җирлектә китапханәче булып хезмәт итеп, тирән эз калдырган, мөхтәрәм шәхесләр Хәҗәрбикә апа Мухаметшина, Мәрьям апа Халиуллина, Рәзинә апа Ахметҗанованы бәйрәм белән котлап, хәлләрен белеп, эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, алардан киңәшләр тыңлап кайттык.
Чаллыда чыга торган «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы — үз укучысын һәм үз йөзен булдырган басма.
"Салават күпере"– Татарстан Республикасында 6 яшькә кадәрге балалар өчен татар телендә басыла торган бердәнбер басма. Мавыктыргыч, кызыклы, матур рәсемле журнал балаларның якын дусты.
Китапханәдә балалар ышаныч телефонын популярлаштыру, авыр, куркыныч тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләрнең хокукларын яклау буенча «Син ялгыз түгел»темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Китапханәнең актив укучылары Лениногорс шәһәре Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханә оештырган “Нам жить и помнить” патриотик акциясендә катнаштылар.
Шекә авыл китапханәсе үз укучылары белән бергә «Җиңү тәрәзәләре»Бөтенроссия патриотик акциясендә актив катнашты
13 майда бөтен дөньяда гадәти булмаган бәйрәм - Бөтендөнья Тузганак көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кысаларында Шекә авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге укучылары белән «Алтын тузганак»дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде.
Шәйхиева Асия Шәмсетдин кызы, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне һәм авылыбызның иң өлкән кешесе. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын каршылап, без укучылар белән аның өендә булдык.
Арча муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханә системасы коллективы традицион рәвештә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Җиңү парадында катнашты.
Сугышта һәлак булган каһарманнарыбызны искә алу, хөрмәтләү максатыннан, “Җиңү китергән май” исем астында 9 Май бәйрәменә багышланган тематик әдәби-музыкаль кичә, авылыбыз батырларын мәңгеләштерелгән обелиск янында узды.
2023 елның 5 маенда Шекә авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» XIV халыкара акциягә кушылды.
Шушмабаш мәдәният йортында, Шушмабаш авылы җирлегеннән армиягә китүче егетләрне котлап “Җыр керсен күңелгә” дип исемләнгән концерт программасы булып узды. Концертка язгы чакырылыш белән армиягә китүче егетләр, аларның әти-әниләре, мобилизация белән СВО да хезмәт итүчеләрнең әти-әниләре махсус кунак буларак чакырылды.
Кояш көне- кояшның кешеләр һәм табигать тормышындагы әһәмияте турында сөйләшергә, шигырьләр укырга, аның турында җырлар җырларга һәм, әлбәттә, балаларда шатлыклы, күңелле кәеф тудырырга яхшы сәбәп. Бу көн хөрмәтенә Шекә авыл китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен «Планета кояш көнен бәйрәм итә» дигән якты, җылы чара оештырды.
1 май –Яз һәм Хезмәт бәйрәме, һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, илебез халкының бердәмлеге, татулыгын чагылдыручы, күңелле якты бәйрәм. Шушмабаш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан тамашачыларга "Җыр керсен күңелгә" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте.