Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Китапханә дәресе "Китап һәм мин"

Балаларга төрле эчтәлектәге китаплар өләштем. Алар берәм-берәм күрсәтелгән биремнәрне башкардылар: күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын, басылган шәһәрен һәм нәшриятын табу, бу китап киштәнең кайсы бүлегендә икәнен күрсәтү.

“Ул яши әкият илендә” исемле кычкырып уку сәгате

Китапханәче Галимҗан Гыйльмановның мәхәббәт тарихын сөйләп үтте, аның кушаматы, кызыклы шөгыльләре, гаилә архивыннан алынган фотосурәтләре, иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды, “Албасты” хыялый кыйссасының ничек язылуын бәян итте.

“Хыял белән чынбарлыкны кушып” исемле китап күргәзмәсе

Галимҗан Гыйльмановка 1 февральдә 65 яшь тула. Шул уңайдан китапханәбездә “Хыял белән чынбарлыкны кушып” исемле китап күргәзмәсе эшли. Галимҗан Гыйльмановның иҗаты, тормышы белән кызыксынучыларны китапханәбездә көтеп калабыз.

Уен- чыгыш “Матбугат иленә сәяхәт”

Гарифуллина Ф.Р. кече мәктәп яшендәге китап укучылар белән “Сабантуй” журналының январь санына күзәтү уздырды. Аннары “Кем җитез?” дигән уен уйнадык.

"Кыш бабайдан иң зур бүләк" китап укучылар бенефисы

Кыш бабай кечкенә китап укучыларның ел буе эшләгән яхшы эшләрен атады, төрле конкурсларда җиңүчеләргә дипломнар тапшырды, табышмакларга дөрес җавап бирүчеләрне бүләкләде, иң күп китап укучыларны атады.

Кызыклы хәбәрләр сәгате “Ул барысын да белә”

Орфографик, синонимнар, татарча-русча уку-укыту сүзлекләре, инглизчә-русча-татарча сүзлекләр белән таныштык, билгеләнгән сүзләрне эзләп таптык, кем иң күп сүзне таба бәйгесе уздырдык.