23 ноябрь көнне "Рәхмәт сиңа, әни" дип исемләнгән әниләр бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балалар әниләренә багышлап, матур шигырьләр сөйләделәр, җырларын бүләк иттеләр, иң матур биюләрен биеп күрсәттеләр. Балаларга әниләрнең иң газиз, кадерле кеше булулары әйтелде.
5 ноябрь көнне “Дәү әнием – алтыным, минем иң якыным” дип исемләнгән бәйге –тамаша үтте. Дәү әниләребез үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар, Аш- суга осталыкларын күрсәттеләр. “Иң матуры минеке”дигән бәйгедә үз оныкларын күз бәйләп таныдылар, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү серләрен өйрәттеләр, төрле сорауларга җавап биргәндә җитезлекләрен дә күрсәттеләр.
Зур Кукмара мәдәният йортында "Татар кызы-2018" дигән бәйге үтте. Бәйгедә 6 авыл җирлегеннән килгән кызларыбыз көч сынашты. Кызлар үзләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр, аш- суга осталыкларын күрсәттеләр. Татар халкының йолаларын сәхнәләштерделәр.
4 октябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышлап “Тормыш матурлыгы өлкәннәрдә”дигән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне клубның фойесында чәй өстәле белән каршы алдык. Чәйдән соң өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты күрсәтелде. Бәйрәмдә 126 кеше катнашты. Бәйрәмгә килүче өлкәннәребез зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар.
Зур Кукмара авылында туып үскән якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты- Валиева Нурия Хаммат кызының якты истәлегенә багышлап, Зур Кукмара урта мәктәбендә Кәрим Тинчурин театры артистлары белән очрашу үтте. Очрашуда Нурия апаның хезмәттәшләре истәлекләр белән уртаклашты. Соңыннан Валиева Нурия апаның каберенә зиярәт кылдык.
28 сентябрь көнне 5-7 яшьлек балалар белән “Икмәк табынга ничек килә?” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Балаларда икмәккә һәм игенчегә хөрмәт хисе тәрбияләнде. Игенче һөнәре турында һәм икмәкнең ничек эшкәртелүе аңлатылды. Безнең табынга килгәнче нинди юллар үтүе сөйләнде. Икмәккә сакчыл караш тәрбияләнде. Шуңа икмәкне хөрмәт итәргә, аны ташламаска, ашагач үзеңнән соң кисәк калдырмаска кирәклеге әйтелде. Барлыгы 23 бала катнашты.
23 сентябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында Сөмбелә бәйрәме үтте. Фойеда яшелчәләрдән һәм чәчәкләрдән күргәзмә төзелгән иде. Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр, көз турында шигырьләр белән үрелеп барды.
“Экстремизм һәм терроризмга - юк” дигән темага укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Укучыларга нәрсә ул экстремизм? Терроризм? Бу куркынычны ничек җиңәргә өйрәнергә? дигән төшенчәләргә аңлатмалар бирелде. Кайда гына булсаң да, һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеге әйтелде.
Татарстан көне уңаеннан китапханәдә “Татарстан- заман сулышы” дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм 31 август көнне авыл халкы өчен мәдәният йорты каршында кичке уен үтте. Авыл халкы татар халкыбызның мәкаль һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, күңелле уеннарын уйнадылар.
28 август көнне башлангыч сыйныф укучылары белән (15 укучы) “Без табигать дуслары” дигән темага багышлап, табигатькә экскурсиягә чыктык. Табигать турында белемнәребезне ныгыттык һәм “Аучы үрдәк”, “Песи һәм тычкан” дигән уеннар уйнадык.
25 август көнне 1-4, 6 класс укучылары белән (14 укучы) Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан “Алар мәңге үлемсез” дип исемләнгән шигырь конкурсы үтте. Укучыларга Җәлилчеләр һәм аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан укучылар үзләре әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр.
10 август көнне Зур Кукмара мәдәният йоты каршында 7-12 яшьлек укучылар белән “Һәр рәсемдә кояш” дигән темага асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрелде. Балалар үзләре яраткан, теләгән рәсемнәрен ясадылар. Шулай ук ике командага бүленеп, спорт уеннарыннан торган эстафета да үткәрелде. Барлыгы 14 укучы катнашты.
4 май көнне “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акция уңаеннан “Тыныч булсын күгебез” дигән темага кичә үткәрелде. Әлеге кичәдә укучыларга сугыш сүзенең ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге аңлатылды. Балаларны яшьлекләре, балачаклары сугыш елларына туры килгән, авыр еллар кичеп тә, тормыштан ямь табып яши белгән, күңел күтәренкелеген югалтмаган авылыбызның өлкән буын вәкилләре белән таныштырдык, сугыш ветераннары турында истәлекләр белән таныштык, аларның сугыш кырында кү
Зур Кукмара мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан “Җиңү көне- дөньяның яңадан туган көне” дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте. Концертта “Сәйлән” җыр һәм бию төркемнәре һәм авылыбызның үзешчәннәре катнашты. Бәйрәм концерты сугыш темасына язылган шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
ур Кукмара мәдәният йортында яраткан шагыйребез- Г. Тукайның туган көне уңаеннан "Тукайлы яз" дигән шигырь бәйрәме үтте. Бәйрәмгә "Шатлык" һәм "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче балалар чакырылды. Аларны мәдәният йорты каршында Су анасы һәм Шүрәле каршы алды. Шулай ук балаларга "Тукай- безнең күңелләрдә" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, тормыш юлы турында мәгълүмат бирелде. Бәйрәмебезне "Бәйрәм бүген" дигән җыр белән башлап җибәрдек. Шигырь бәйрәме кызыклы уеннар белән үрелеп барды.Һәр бала бик матур
20 апрель көнне “Библиосумерки” акциясе уңаеннан Зур Кукмара авылы китапханәсендә Л.Н. Толстой “Арыслан белән эт” дигән темага шәфкатьлелек дәресе үтте. Дәресебезнең төп максаты: Л. Н. Толстойның тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү, “Арыслан белән эт” әсәре белән танышу, анализлау, кешеләргә, хайваннарга карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү. Дәресебезне Л. Н. Толстой иҗатына багышланган “Человек, мыслитель, писатель” дигән китап күргәзмәсе белән башладык. Укучыларга Л.Н. Толстойның тормыш юлы һә
2 апрель көнне Зур Кукмара мәдәният йортында Халыкара кошлар көне уңаеннан “Хуш киләсез кошкайлар” дигән темага викторина үтте. Укучыларга кошлар турында, аларны ничек итеп сакларга, якларга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде. Җылы яктан кайтучы кошларыбызны каршы алу серләренә өйрәндек. Кошларыбыз турында табышмаклар әйтелде, әйтемнәр искә төшерелде, кызыклы уеннар уйнадык. Укучылар ясап килгән рәсемнәргә урыннар чыгарылды. Викторина төрле шигырьләр белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар коймак белән чәй
Зур Кукмара мәдәният йортында 30 март көнне яшьләр белән берлектә “Яшьлегеңне агулама” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Соңгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында начар гадәтләргә өйрәнеп китүчеләр булуы беркем өчен дә сер түгел. Әлеге максатларны күздә тотып, яшүсмерләр белән начар гадәтләрне булдырмау, эчкечелек һәм тәмәке тартуның ни дәрәҗәдә кеше организмына зыянлы икәне турында аңлату эшләре алып барылды. Шулай ук яшьләргә һәр җирдә игътибарлы булырга кирәклеге әйтелде, куркынычсызлык кагыйдәләре
Зур Кукмара мәдәният йортында 29 март көнне башлангыч сыйныф укучылары белән күңелле стартлар үтте. Укучылар төрле ярышта катнашты, үзләренең көчләрен сынады. Ярыштан соң һәр бала да бүләк алып кайтып китте. Барлыгы 14 укучы (1-5 класс) катнашты.
Зур Кукмара авылы киханәсендә 26 март көнне язучы Р. Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан “Халкыбызның игелекле улы” дигән темага әңгәмә үтте. Укучыларга Р. Батулланың тормыш юлы һәм иҗаты сөйләнде, китапларына күзәтү ясалды һәм “Алып батыр маҗаралары” дигән китабындагы әкиятләр укылды.