Татарстанның Милли китапханәсе көненә багышлап, 25 январь көнне “Китап иң якын дустыбыз булсын” дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучыларга китап тарихы сөйләнелде. Укучыларга китапны яратырга һәм укырга кирәклеге әйтелде. Китап- иң якын дус булуы да искә төшерелде. Кипап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Катнашты 6 укучы, 1-4 класс укучылары.
25 ноябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында газиз әниләребез хөрмәтенә бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә "Бәләкәч" һәм "Шатлык" балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти - әниләре чыгыш ясады.
3 ноябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында башлангыч һәм урта сыйныф укучылары белән "Бердәмлектә көч" дип аталган спорт һәм зирәклек кичәсе үткәрелде. Кичәдә спорт уеннары һәм балаларның тапкырлыгы, зирәклеге сыналды. Катнашты 16 укучы.
6 октябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында өлкәннәребез хөрмәтенә “Бөтен хөрмәтебез өлкәннәрдә” дигән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне клубның фоэсында чәй өстәле белән каршы алдык. Чәйдән соң өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты күрсәтелде. Бәйрәмдә 158 кеше катнашты. Бәйрәмгә килүче өлкәннәребез зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар.
31 август көнне кече яшьтәге мәктәп балалары белән “Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгытылды, активлык, игътибарлылык турында сөйләшенде.
26 август көнне Татарстан көне уңаеннан Зур Кукмара авылы мәдәният йорты каршында “Уйнагыз гармуннар” бәйрәме үтте. Бәйрәмне гармунчыларыбыз атка утырып, уйнап-җырлап, урам әйләнеп башлап җибәрделәр. Гармунчыларыбыз урамнан әйләнеп кайткач, бәйрәм мәдәният йорты каршында махсус сәхнәдә башланып китте. Бәйрәмебез җыр-бию, гармун моңнары һәм татар халкының милли уеннары белән үрелеп барды. Концерт программасында үзебезнен авылыбызның танылган гармунчылары Хәмәт Кәримов, Рифнур Нуриев, Илгиз Зарипов Зөфәр Гай
Башлангыч сыйныф укучылары белән “Туган ягым- Татарстан” дигән темага кичә үткәрелде. Укучыларга Татарстанның дәүләт символлары турында мәгълүмат бирелде. Татарстаныбызга багышланган шигырьләр укылды, җырлар тыңланды. Барлыгы 8 укучы (1-4класс укучылары) катнашты.
Зур Кукмара мәдәният йорты каршында "Татарстан командасы" социаль проекты кысаларында "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына балалар белән велосипед һәм ролик белән ярыш үткәрелде.
10 август көнне китапханәдә 2-4 класс укучылары белән “Непоседа- якын дус” дигән темага әңгәмә, “Непоседа” газетасына күзәтү ясалды. Укучыларга газета турында мәгълүмат бирелде. Газетада басылып килүче әкиятләр кычкырып укылды, уеннар уйналды, биремнәр чишелде.
"Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Әкиятләр илендә" дигән темага очрашу үткәрелде. Балалар белән төрле әкиятләрне искә төшердек, спорт уеннары уйнадык. Төсләрне өйрәндек, уенчыклар турында белемнәрне тирәнәйттек.
Зур Кукмара авылында 17 июль көнне чишмә бәйрәме булып үтте. Бәйрәм җыр- моң, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә күлүчеләрне тәмле коймак һәм шашлама белән сыйладык.
Укучылар белән су буена, болынга дару үләннәре белән танышырга, җыярга бардык.
Клублар, авыл советлары, “Ялкын” яшүсмерләр спорт клубы, “Бәләкәч” һәм “Шатлык” балалар бакчалары хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызның су буйларын, чишмәләрен җыештырдык, буядык.
Укучылар белән сугыш чоры баласы Файзрахманова Минтәхилә апага кунакка, хәлен белергә бардык. Ул балаларга сугыш чорында үткән тормышы, яшәеше турында сөйләде. Ә балалар аңа үз куллары белән ясаган чәчәкләрен бүләк иттеләр.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 5 класс укучылары белән табигатькә экскурсия үтте.
Укучылар белән "Кешенең гүзәллеге әдәплелек" дигән темага әңгәмә үткәрелде.
Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан 5-7 класс укучылары белән "Мәңге яши, яшьни Тукай иҗаты" дтгән темага әдәби кичә үткәрелде.
22 апрель көнне “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар белән дигән темага викторина үткәрелде. Балалар белән Г.Тукай иҗатын искә төшердек. Аның “Шүрәле”, “Су анас22 апрель көнне “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Тукайны яратабыз” дигән темага викторина үткәрелде. Балалар белән Г.Тукай иҗатын искә төшердек. Аның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач” һ.б. шигырьләрен сөйләдек. Әлеге әсәрләр буенча сорауларга җаваплар бирдек.
Укучыларга Георгий тасмасы турында мәгълүмат бирелде.Өлкәннәргә бүләк ителде.
Чисталык- үзебез өчен. Авылыбызның урамнарын, юлларын, болыннарын җыештыру, чүпләрдән арындыру.