15 февраль көнне Зур Кукмара мәдәният йортында клуб хезмәткәрләре белән берлектә Әфганстан чиген атлап чыкканга 28 ел тулу уңаеннан “Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга 1986-1988 елларда Әфган сугышында катнашкан ветеран егетебез Халяутдинов Мөнир Мөбәрәкҗан улы чакырылды. Ул балаларга әфган сугышының ни дәрәҗәдә коточкыч афәт икәнен сөйләде. Балаларның кызыксынган сорауларына җавап бирде. Очрашуда барлыгы 25 кеше катнашты.
16 февраль көнне Зур Кукмара авылы мәдәният йортында гашыйклар көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Уйната да, җырлата да, биетә дә бу яшьлек” дип исемләнгән зур бәйрәм концерты узды.
Укучылар белән (5-7 класс укучылары, 6 укучы)“Интернет куркынычмы, түгелме?” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Укучыларга бүгенге көндә интернетсыз торып буламы, интернет куркынычмы, аның уңай һәм тискәре яклары бармы? дигән сораулар бирелде. Бу сорауларга һәр баланың үз фикере әйтелде, интернеттан гына түгел кирәкле материалларны китаплардан, төрле энциклопедияләрдән дә алып булырга мөмкинлеге әйтелде.
Балалар язучысы Зәкия Туфайлованың тууына 110 ел тулуга багышлап 5-7 яшьлек балаларга аның тормышы турында мәгълүмат бирелде, шигырьләре укылды һәм “Балалар мәйданчыгында- шигырь бәйрәме” дигән презентация карадык. Барлыгы 9 бала катнашты.
Татарстанның Милли китапханәсе көненә багышлап, 25 январь көнне “Китап иң якын дустыбыз булсын” дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучыларга китап тарихы сөйләнелде. Укучыларга китапны яратырга һәм укырга кирәклеге әйтелде. Китап- иң якын дус булуы да искә төшерелде. Кипап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Катнашты 6 укучы, 1-4 класс укучылары.
25 ноябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында газиз әниләребез хөрмәтенә бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә "Бәләкәч" һәм "Шатлык" балалар бакчасына йөрүче балалар һәм аларның әти - әниләре чыгыш ясады.
3 ноябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында башлангыч һәм урта сыйныф укучылары белән "Бердәмлектә көч" дип аталган спорт һәм зирәклек кичәсе үткәрелде. Кичәдә спорт уеннары һәм балаларның тапкырлыгы, зирәклеге сыналды. Катнашты 16 укучы.
6 октябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында өлкәннәребез хөрмәтенә “Бөтен хөрмәтебез өлкәннәрдә” дигән бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне клубның фоэсында чәй өстәле белән каршы алдык. Чәйдән соң өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты күрсәтелде. Бәйрәмдә 158 кеше катнашты. Бәйрәмгә килүче өлкәннәребез зур канәгатьләнү хисе белән таралыштылар.
31 август көнне кече яшьтәге мәктәп балалары белән “Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде. Светофордан һәм юл билгеләреннән дөрес итеп файдалана белү күнекмәсен ныгытылды, активлык, игътибарлылык турында сөйләшенде.
26 август көнне Татарстан көне уңаеннан Зур Кукмара авылы мәдәният йорты каршында “Уйнагыз гармуннар” бәйрәме үтте. Бәйрәмне гармунчыларыбыз атка утырып, уйнап-җырлап, урам әйләнеп башлап җибәрделәр. Гармунчыларыбыз урамнан әйләнеп кайткач, бәйрәм мәдәният йорты каршында махсус сәхнәдә башланып китте. Бәйрәмебез җыр-бию, гармун моңнары һәм татар халкының милли уеннары белән үрелеп барды. Концерт программасында үзебезнен авылыбызның танылган гармунчылары Хәмәт Кәримов, Рифнур Нуриев, Илгиз Зарипов Зөфәр Гай
Башлангыч сыйныф укучылары белән “Туган ягым- Татарстан” дигән темага кичә үткәрелде. Укучыларга Татарстанның дәүләт символлары турында мәгълүмат бирелде. Татарстаныбызга багышланган шигырьләр укылды, җырлар тыңланды. Барлыгы 8 укучы (1-4класс укучылары) катнашты.
Зур Кукмара мәдәният йорты каршында "Татарстан командасы" социаль проекты кысаларында "Сәламәт яшәү рәвеше" темасына балалар белән велосипед һәм ролик белән ярыш үткәрелде.
10 август көнне китапханәдә 2-4 класс укучылары белән “Непоседа- якын дус” дигән темага әңгәмә, “Непоседа” газетасына күзәтү ясалды. Укучыларга газета турында мәгълүмат бирелде. Газетада басылып килүче әкиятләр кычкырып укылды, уеннар уйналды, биремнәр чишелде.
"Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Әкиятләр илендә" дигән темага очрашу үткәрелде. Балалар белән төрле әкиятләрне искә төшердек, спорт уеннары уйнадык. Төсләрне өйрәндек, уенчыклар турында белемнәрне тирәнәйттек.
Зур Кукмара авылында 17 июль көнне чишмә бәйрәме булып үтте. Бәйрәм җыр- моң, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмгә күлүчеләрне тәмле коймак һәм шашлама белән сыйладык.
Укучылар белән су буена, болынга дару үләннәре белән танышырга, җыярга бардык.
Клублар, авыл советлары, “Ялкын” яшүсмерләр спорт клубы, “Бәләкәч” һәм “Шатлык” балалар бакчалары хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызның су буйларын, чишмәләрен җыештырдык, буядык.
Укучылар белән сугыш чоры баласы Файзрахманова Минтәхилә апага кунакка, хәлен белергә бардык. Ул балаларга сугыш чорында үткән тормышы, яшәеше турында сөйләде. Ә балалар аңа үз куллары белән ясаган чәчәкләрен бүләк иттеләр.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 5 класс укучылары белән табигатькә экскурсия үтте.
Укучылар белән "Кешенең гүзәллеге әдәплелек" дигән темага әңгәмә үткәрелде.