Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Новости

Хуш киләсез кошкайлар

4 апрель көнне “Шатлык” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерелек һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалары, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә язны каршы алу максатыннан “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Шулай ук “Хуш киләсез кошкайлар” дигән темага викторина үтте һәм кошларга кормушкалар ясап, агачка эленде. 4 апреля совместно с детьми средней группы детского сада” Шатлык "и работниками культуры был проведен праздник "Навруз". Также была проведена викторина на тему: ” Добро пожаловать, птички!".

Яраткан газета – журналларыбыз

1-2 класс укучылары белән китапханәдә “Непоседа” һәм “Салават күпере” газета -журналларына күзәтү ясалды. Башваткычлар чишелде, кызыклы уеннар уйналды. 27 марта в библиотеке для учащихся 1-2 классов был проведен обзор журналов” Непоседа” и “ Салават күпере". Решали головоломки, и играли интересные игры .

“Без китап табиблары”

25 март көнне китапханәдә “Без китап табиблары” дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. Барлыгы 6 укучы катнашты. 2-4 класс 25 марта в библиотеке прошел библиотечный урок “Мы – книжные врачи”. Всего (2-4 класс ) участвовало 6 учащихся.

Нәүрүз бәйрәме

23 март көнне Зур Кукмара мәдәният йорты каршындагы мәйданда клублар, мәктәпләр һәм китапханә белән берлектә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр барлык уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.

Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Зур Кукмара урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән берлектә “Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле” дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. Укучыларда ышанычлылык, тугрылык, җаваплылык, үзара ярдәмчеллек кебек уңай сыйфатлар формалаштырылды. Укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләнде. Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары булдырылды. Укучылар белән дуслык темасына багышланган әкиятләрдән өзекләр

Кыш озату

15 март көнне “Шатлык” балалар бакчасында тәрбиячеләр, 3-7 яшьлек балалар, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә “Масленица” бәйрәме үткәрелде. Балалар белән бергәләп кызыклы уеннар уйнадык, шигырьләр сөйләдек, тәмле коймак ашап кышны озаттык.

Алиш бүләге лауреаты

Зур Кукмара авылы китапханәсендә “ Алиш бүләге лауреаты” дигән темага күргәзмә оештырылды һәм кычкырып уку үткәрде. “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” дигән акция уңаеннан балалар белән Алиш премиясы лауреатлары белән таныштык, аларның китапларына күзәтү ясадык. Алмаз Гыймадиев “Телефонлы кәҗә”, Йолдыз “Аппак белән Шапшак”, Рафис Корбан шигырьләре, Рәшит Бәшәр “Йолдызлы тай”, Х. Халиков “Ничек тизрәк үсәсе?”, Л. Шәех “Алдамыйм”,Л. Ихсанова “Наил белән Фаил”,

Әкиятләр иленә сәяхәт

“Бәләкәч” балалар бакчасынайөрүче балалар белән “Әкиятләр иленә сәяхәт” дигән темага татар халык әкиятләрен уку оештырдык. Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Балаларга иң башта әкият турында аңлатма биреп үтелде. Аннан әкият төрләре турында сөйләнде. Төрле әкиятләрдән өзекләр китерелде, балалар шул әкиятнең исемен искә төшерделәр, кыскача эчтәлеген сөйләделәр. Соңыннан балаларга “Өч кыз”, “Мәрхәмәтле песи”, Р. Батулланың “Аю баласы Әппәс”дигән әкиятләре укылды. Балаларга тырыш, тәртипле, акыллы бу

Дөньяда иң-иң матур тел- ул минем туган телем

Зур Кукмара авылы китапханәсендә 2-4 класс укучылары белән (6 укучы) Халыкара туган тел көне уңаеннан "Дөньяда иң-иң матур тел- ул минем туган телем" дигән темага әдәби кичә үтте. Укучыларга туган телебез, аның үткәне, бүгенгесе турында мәгълүмат бирелде. Туган телебез турында риваять сөйләнде, язучыларыбызның матур шигырьләре укылды һәм туган телебезгә багышлап "Кем тизрәк?", "Мин башлыйм, син дәвам ит", "Чын татар исеме", "Сүз өстә" һ.б. уеннар уйналды. Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәме

Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга

11 февраль көнне “Бәләкәч” балалар бакчасы, 13 февраль көнне “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән герой шагыйрь- М. Җәлилнең туган көне уңаеннан “Исемең калды моңлы бер җыр булып, үзеңнән соң килгән буынга” дип аталган искә алу кичәсе үткәрелде. Балалар белән М. Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын искә төшердек. Аның балаларга багышлап язылган шигырьләрен тыңладык. Шулай ук М. Җәлилнең Бөек Ватан сугышында көрәшүе, авыр вакытта да кулыннан каләмен төшермичә иҗат итүе, халыкчан

Интернет- дусмы, дошманмы?

Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Интернет- дусмы, дошманмы?” дигән темага тәрбия сәгате үтте. Балалар белән ”Интернет” сүзенең мәгънәсе белән таныштык. Интернетның файдалы һәм кире яклары аңлатылды.Укучыларда компьютер,интернет, аннан алган мәгълүмәт белән дөрес куллану культурасы тәрбияләнде. Барлыгы 6 укучы (3-6 класс) катнашты.

Көчле рухлылар

1 февраль көнне Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Көчле рухлылар” дигән акция үтте. Әлеге акциянең максаты : сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. 3-6 сыйныф укучылары (11 укучы) белән “Батырларның даны мәңгелек” дигән китап күргәзмәсе белән таныштык һәм Бөек Ватан сугышының дәһшәтле мизгелләрен чагылдырган әдәби әсәрләрне укуны оештырдык. Шулай ук авылыбызның сугыш ветераннары турында мәгүлүмат бирелде. Укучылар белән Ф. Кәримнең, М. Җәлилн

Cкандинавча йөрү

30 гыйнвар көнне Зур Кукмара мәдәният йортында скандинавча йөрү буенча мастер- класс оештырылды. Тренерлар белән берлектә урамда йөрелде һәм әлеге чара мәдәният йортында фойеда чәй өстәле артында дәвам итте.

Тапкырларга табышмак

28 январь көнне Зур Кукмара авылы мәдәният йортында “Тапкырларга табышмак” дип аталган табышмаклар кичәсе үтте. Иң башта укучыларга халык авыз иҗаты һәм аның бер төре – табышмаклар турында мәгълүмат бирелде.Соңыннан табигать күренешләре, ел фасыллары, үсемлекләр, куаклар, агачлар, бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары, яшелчә, җиләк-җимешләр турындатабышмаклар әйтелде. Укучылар дөрес һәм тиз генә табышмакларның җавапларын әйттеләр. Соңыннан иң тапкыр, зирәк укучы билгеләнде. Барлыгы 19 укучы катнашты

Яңа ел лотереясы

1 январь көнне кичке җидедә Зур Кукмара мәдәният йортында Яңа ел лотереясы үтте. Кыйбатлы бүләкләр үз ияләрен таптылар.

Яңа елга аяк басканда

1 январь көнне Зур Кукмара мәдәният йотында 13.00 сәгатьтә балалар ёлкасы булды. Килгән һәрбер балага кыш бабай бүләге бирелде.

Чыңгыз Айтматов ядкаре

Зур Кукмара авылы китапханәсендә Кыргызстан республикасының халык язучысы Чыңгыз Айтматов иҗатына багышланган “Чыңгыз Айтматов ядкаре” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Без Ч. Айтматовның тормыш юлы белән таныштык, иҗатына кыскача күзәтү ясадык.Ч. Айтматовның әсәрләре белән таныштык. Аның әсәрләре һәр китап укучының күңеленә үтеп керерлек, ә Ч. Айтматовның иҗаты мәңгелек.

Хокук һәм без

Укучыларга хокук тәрбиясе бирү, законнарның аерым маддәләре белән таныштыру, хокук бозу очракларын булдырмау, яшүсмерләрдә шәфкатьлелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләү максатыннан Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Хокук һәм без” дигән темага китапханә дәресе үткәрелде. Шулай ук “хокук”төшенчәсе белән таныштырдык һәм һәр кешегә дә үз хокукларын яклый белергә кирәклеге әйтелде.

Батыр кем ул?

9 декабрь –“ Ватан Геройлары” көне уңаеннан “Ялкын” спорткомплексында “Батыр кем ул?” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга батырлык төшенчәсе аңлатылды. “Ватан геройлары” көне турында мәгълүмат бирелде. Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам, хөрмәт тәрбияләнде. Тыныч тормышта да батырлык эшләп булуы әйтелде. Шундый кешеләрнең берсе Ф. Яруллин һәм аның хатыны Нүрсөя апа турында фикер алышынды.

Шәвәлидә кунакта

Татарстанның халык, балаларның яраткан шагыйре Ш. Галиевның тууына 90 ел тулу уңаеннан “Шатлык” балалар бакчасында “Шәвәлидә кунакта” дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә Зур Кукмара авылы китапханә мөдире Хазиева Гөлнур балаларны Ш. Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ш. Галиевның комик герое Шәвәли турында сөйләп үтте. Ә Зур Кукмара авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Халяутдинов Әмир Шәвәли булып килде. Ул балалар белән шаярып, уйнап алды. Балаларга үзенең татар баласы бул