Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Новости

Сөмбелә бәйрәме

20 сентябрь көнне Зур Кукмара мәдәният йортында Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Фоеда яшелчәләрдән һәм чәчәкләрдән күргәзмә төзелгән иде. Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр, көз турында шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмдә 150 тамашачы һәм әлеге чараны үткәрү өчен 40 лап үзешчән катнашты.

Терроризм һәм экстремизга юл куймаска

Зур Кукмара мәдәният йортында 8 сентябрь көнне “Терроризм һәм экстремизга юл куймаска” дигән темага чара уздырылды. Чара барышында яшьләргә бүгенге көндә бөтен дөньяны биләп алган терроризм һәм экстремизмның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге турында сөйләнелде һәм методик ярдәмлекләр тәкъдим ителде.

Яшел еланнан сак булыйк

Зур Кукмара мәдәният йортында 10 сентябрь көнне “Яшел еланнан сак булыйк” дигән темага яшьләр арасында тәрбия сәгате уздырылды. Яшьләргә эчкечелек һәм тәмәке тартуның ни дәрәҗәдә кеше организмына зыянлы икәне турында аңлату эшләре алып барылды. Әңгәмәнең ахырында шундый нәтиҗә: “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл ”.

Татарстанның һәм Кукмараның тарихи- мәдәни урыннарына сәяхәт

Зур Кукмара урта мәктәбенең 1а сыйныф укучылары белән (19 укучы) “Татарстанның һәм Кукмараның тарихи- мәдәни урыннарына сәяхәт” дигән темага сәяхәт үткәрелде. Укучыларга Казаныбызда һәм үзебезнең Кукмарабызда урнашкан мәдәни урыннарга презентация ярдәмендә сәяхәт үткәрелде. Шулай ук укучының мәдәни көндәлеге турында да мәгълүмат бирелде.

Су- яшәү чыганагы

15 июль көнне 7-12 яшьлек балалар (5 укучы) белән “Су – яшәү чыганагы” дигән темага әңгәмә үтте. Укучылар белән Фәсхи чишмәсе һәм Нүрминкә елгасына экскурсиягә бардык. Укучыларга су һәм аның файдалы үзенчәлекләре турында сөйләнде. Фәсхи чишмәсенең килеп чыгышы турында әйтелде. Суның табигать өчен әһәмиятле яшәү чыганагы булуы , суны экономияле, чиста тоту, аңа карата сак караш тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды. Чишмә һәм елгалар турында табышмаклар, шигырьләр искә төшерелде. Әлеге экскурсия балалар өчен бик

Пушкин- безнең күңелләрдә

6 июнь көнне Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Зур Кукмара урта мәктәбендә оештырылган көндезге лагерьга йөрүче балалар белән “Пушкин безнең күңелләрдә” дигән темага викторина үтте. (1-4 класслар, 30 укучы). Викторина барышында Пушкинның иҗаты искә төшерелде, әкиятләре буенча сорауларга җаваплар бирелде, укучылар тапкырлыкта, зирәклектә сыналды. Укучылар өчен Пушкин китапларыннан төзелгән “Пушкин навсегда” дигән китап күргәзмәсе төзелгән иде.

Бала җанлы балачак

1 июнь халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Зур Кукмара мәдәният йорты каршында “Бала җанлы балачак” дигән кичә үтте. (Барлыгы 24 бала катнашты 4-10 яшь ) Бәйрәмдә балалар үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр. Күңелле старт уенында бик теләп катнаштылар, асфальтка матур һәм эчтәлекле рәсемнәр ясадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балаларга истәлек бүләкләре тапшырылды.

"Җиңү язы"

Зур Кукмара мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Җиңү язы” дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте. Әлеге бәйрәмгә авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Ислам абый чакырылган иде. Концертта “Созвездие- Йолдызлык” лауреатлары, “Сәйлән” бию төркемнәре һәм авылыбызның үзешчәннәре катнашты. Бәйрәм концерты сугыш темасына язылган шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды

Мәңгелек ул- сезнең батырлык

4 май көнне 5-8 класс укучыларына (9 укучы) Зур Кукмара авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Мәңгелек ул- сезнең батырлык” дигән темага китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. “Әсәрләрдә сугыш сулышы” дигән темага укучыларга Ә.Еникинең сугыш темасына язылган хикәяләре тәкъдим ителде, “Бер генә сәгатькә” хикәясе укылды. Әсәрдә сугышның ачылыгы бик көчле сурәтләнгәнлеге әйтелде.

"Тукай- сүнмәс йолдыз ул"

26 апрель көнне китапханәдә Г. Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан Г. Тукайны искә алу кичәсе үтте. Балалар белән Г. Тукайның иҗатын искә төшердек, әкиятләренә, шигырьләренә караган табышмаклар, уеннар уйнадык.

Урман- безнең байлыгыбыз

21 апрельдә 1-4 класс укучылары белән (7 укучы) “Урман- безнең байлыгыбыз” дигән темага тәрбия дәресе үткәрелде. Укучыларга табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек ияләре: агач, куак һәм төрле үләннәр, җәнлек һәм кошлар турындагы мәгълүмат бирелде, белемнәре киңәйтелде, укучыларга урманның кешегә китергән файдасы турында сөйләнелде, урманда үсүче агачларга күзәтү ясалды һәм табигатьне саклауда үзеңнән зур өлеш кертергә кирәклеге әйтелде.

Услуги татар. ру сайты белән бергә

Зур Кукмара авылы китапханәсендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясе уңаеннан “Услуги татар. ру сайты белән бергә” дигән түгәрәк өстәл үтте. Без услуги татар. ру сайтына ничек тоташырга һәм әлеге сайтка кереп, табибка язылу тәртибе, коммуналь хезмәтләргә түләү һ.б. белән таныштык. Әлеге сайт белән бергә булу, бик җайлы һәм уңайлы икәне дә әйтелде.

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны

5 апрель көнне Халыкара балалар китабы көне уңаеннан “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны” дигән темага китап күргәзмәсе төзелде һәм китап турында әңгәмә үткәрелде. Балаларга китап төзелеше турында мәгълүмат бирелде, китапларны ничек сакларга кирәклеге әйтелде. Балалар өчен чыккан китапларга күзәтү ясалды. Барлыгы 20 бала катнашты (3-7 яшьлек балалар)

Кошлар- канатлы дусларыбыз.

5 апрель көнне “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүче балалар белән Халыкара кошлар көне уңаеннан “ Кошлар- канатлы дусларыбыз” дигән темага викторина үтте. Балаларга карга, сандугач, сыерчык, күке, тукран турында мәгълүмат бирелде. Аннан әлеге кошлар буенча “Оча, очмый” уены уйналды, кошларыбыз турында табышмаклар әйтелде, әйтемнәр искә төшерелде, кошларның нинди өлешләрдән торуы сөйләнелде һәм өлешләп кошларны төзедек. Викторина төрле шигырьләр белән үрелеп барды. Барлыгы 35 бала катнашты (3-7 яшьлек балалар

Туберкулез- куркыныч авыру

Зур Кукмара мәдәният йортында Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уңаеннан 5-8 класс укучылары белән (16 укучы) “Туберкулез- куркыныч авыру” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Укучыларга туберкулез авыруының килеп чыгуы, беренче билгеләре , ничек итеп әлеге авыруга каршы торырга кирәклеге әйтелде. Соңыннан укучылар белән бергә “Профилактика, диагностика и лечение туберкулеза” дигән презентация карадык.

Чаңгы ярышы

19 март көнне Зур Кукмара җирлегендә Саляхов Илнур һәм Миннегалиев Рифнур истәлегенә чаңгы ярышы үтте . Мәктәп укучылары, укытучылар, тәрбиячеләр һәм авыл халкы рәхәтләнеп чаңгы шуды. Бәйрәмдә катнашучыларны кайнар ботка һәм коймак һәм чәйбелән сыйладык..

Давид Кугультиновның иҗаты белән танышу.

11 март көнне 6- 7 нче сыйныф укучылары (5 укучы) белән калмык язучысы Д. Кугультиновның иҗаты белән таныштык. Укучылар белән аның иҗатына һәм шигырьләренә күзәтү ясалды. “Брунт Разума” дигән поэмасыннан өзек укылды.

Наркомания- афәт ул

3 март көнне Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан укучылар белән “Наркомания- афәт ул” дигән темага наркомания турында фикер алышынды, укучыларга авыруның асылын ачу, килеп чыгу hәм таралу сәбәпләре турында аңлатылды. Газета –журналларда чыккан материаллар укучыларга тәкъдим ителде. Укучыларга наркомания турында сөйләнелде. Тәмәке, хәмер, бигрәк тә, наркотик - кеше өчен иң куркыныч, зарарлы әйбер булуы әйтелде. Китаплардан, вакытлы матбугаттан алынган мисаллар күрсәтелде, укып

Астрид Линдгрен һәм аның яраткан геройлары

1 март көнне 5-7 класс укучылары (5 укучы) белән Астрид Линдгренның тууына 110 ел тулуга багышлап “Астрид Линдгрен һәм аның яраткан геройлары” дигән темага түгәрәк өстәл үтте. Укучыларга Астрид Линдгренның тормыш юлы сөйләнде, аның “Карлсон”, “Пеппи длинный чулок” дигән әсәрләре искә төшерелде, укучылар тарафыннан эчтәлеге сөйләнде. Укучылар белән “Золотая кукушка” әсәре укылды, фикерләр алышынды. Балалар өчен язылган эсәрләренең мавыктыргыч, кызыклы икәне дә әйтелеп үтте.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр

21 февраль көнне 1-4класс укучылары белән китапханәдә “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр” дигән темага әдәби кичә үткәрелде. Укучыларга үзебезнең туган телебезнең иң кадерле тел булуы әйтелде. Шулай ук туган телне, әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну хисе булдырылды, аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләнде. Туган телебезгә багышланган шигырьләр укылды, мәкальләр әйтелде һәм аларның мәгънәләре аңлатылды.