Олуязская сельская библиотека - филиал № 28

Новости

“Мәрхәмәтлелек атнасы”

Татарстан Республикасында “Мәрхәмәтлелек атнасы” бара.Шул уңайдан Олыяз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Кукмарада барган төзелешкә барып ярдәм итеп кайттылар. Артык балчыкны ташып, чүпләрне түктек.

«Без-табигать баласы!»

9 июнь көнне Олыяз авылы китапханәчесе китап укучылар белән экскурсиягә барды. Табигать кочагында төрледән-төрле уеннар уйнадык, скакалкада сикерү ярышы , 2 командага бүленеп футбол ярышы үткәрдек. “12 июнь-Россия көне” уңаеннан укучылар белән әңгәмә булды, табышмаклар чиштек.

“Пушкин һәм аның иҗаты”

6 июнь- Бөек шагыйребез,язучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Шул уңайдан Олыяз урта мәктәбендә эшләп килүче лагерьга йөрүче балалар Олыяз авылы китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәче “Пушкин һәм аның иҗаты” исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә вакытында укучылар тагын бер тапкыр Пушкинның тормыш юлы,иҗаты белән танышып киттеләр. Китапханәче әзерләгән презентацияны һәм китап күргәзмәсен карап үттеләр. Әңгәмә ахырында укучылар китаплар алып кайтып киттеләр.

"1 июнь- балаларны яклау көне"

"1 июнь- балаларны яклау көне" уңаеннан Олыяз авылы китапханәсе балалар бакчасында кунакта булып кайтты. Тәрбияче Мубаракова Ләйсән Салихҗан кызы белән берлектә бакчага йөрүче балалар белән саф һавада уеннар оештырылды,балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, “Табигать-изге йорт» исемле әңгәмә алып барылды.

“Китап-белем чишмәсе”

Район,авыл китапханәләренә бик күп яңа китаплар кайта. 2017 елда гына Олыяз авылы китапханәсенә 130 яңа китап кайтты.Шулар арасында балалар китаплары да бик куп. Китаплар белән беренчеләрдән булып Олыяз авылы балалар бакчасына йөрүчеләр таныша. Балалар үзләренә ошаган китапны сайлап алалар да, аннары тәрбиячеләре Ләйсән Салихҗан кызы балаларны китаптагы һәрбер әсәр белән таныштырып чыга.

"Гаилә белән укыйбыз!"

Олыяз авылы китапханәсенә һәрдаим гаилә белән дә килеп газета-журнал караучылар, китаплар алучылар бар. Әти-әниләр үзләренә, балалар үзләренә китап сайлыйлар. Китапханәче алар белән әңгәмәләр оештыра, китапларга күзәтүләр ясыйлар.

“Без-Тукай оныклары”

Габдулла Тукайның тууына 131 ел уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе тәрбияче Мубаракова Ләйсән Салихҗановна белән берлектә Олыяз авылы балалар бакчасында “Без-Тукай оныклары” исемле балалар иртәсе үткәрде. Нәни укучылар Габдулла Тукайнын катлаулы тормыш юлы, аның иҗаты, төрледән-төрле әкиятләре һәм китаплары белән таныштылар. Балалар үзләре белгән әкиятләрне,шигырьләрне сөйләделәр. Укучылар кызыксыну белән Габдулла Тукайнын һәрбер китабын карап чыктылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.

"Ветераннарны хөрмәтләп"

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Олыяз авылында яшәүче тыл ветераннарына,толларга, әтиләре сугышта үлгән әби-бабайларыбызга “Урал” колхозы бүләкләр әзерләде. Аларны котлап,бүләкләрне өләшеп авыл советы рәисе,китапханәче,мәдәният йорты җитәкчесе йөрде. Хәрбер өйдә безне якты йөз белән каршы алып, зур рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.

Өмә-2017

“2017-экология елы” уңаеннан Олыяз авылы мәдәният йорты,библиотека,почта,җирлек советы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Мәдәният йорты территориясын, посадка яннарын чүпләрдән чистарттылар.

“Мәрхәмәтлелек атнасы”

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясы кысаларында китапханәгә йөрүче укучы балалар белән Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә сугыш чоры баласы Маһиәнвәр әби янына хәл белешергә һәм көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә бардык. Маһиәнвәр әби укучыларны үзенең тормыш юлы, балачактагы,яшьлектәге истәлекләре белән таныштырды, тормыш юлында булган кызыклы хәтирәләр белән уртаклашты. У

"Язгы мәрмәмәтлелек атнасы"

Техника алга киткән заманда яшәсәк тә , күп очракта барлык уйланылган эшләрне эшләп бетерергә җитешмибез, чөнки вакыт җитми. Күп кенә җирләрдә чират торабыз: табибка күренер өчен, налог , коммуналь түләүләр түләр өчен. Тик бу эшләрне тиз , уңайлы гына эшләп була-электрон рәвештә. Барып чиратта вакыт уздырмас өчен, «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә теләк белдергән кешеләрне өйдән генә, электрон рәвештә чиратка язылырга, түләүләр түләргә өйрәтте. Компьютер

"Ул тормышка гашыйк иде"

Олыяз авыл китапханәсе һәрдаим Олыяз урта мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора. Бөек,көчле рухлы шагыйрь,язучы Фәнис Яруллинны искә алып Олыяз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гильметдинова Зөлфия Шәрифулла кызы белән “Ул тормышка гашыйк иде” исемле китапханә дәресе үткәрдек. Дәрестә Фәнис Яруллинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштык, укучылар аның шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр.

Г.Ибраһимов "Алмачуар"-китап укучылар конференциясы

12 март- язучы,тәрҗемәче Галимҗан Ибраһимовнын тууына 130 ел уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Гилметдинова Зөлфия Шәрифулла кызы белән берлектә “Алмачуар” әсәре буенча китап укучылар конференциясе оештырылды. Конференциядә укучылар язучынын тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар. 4 сыйныф укучылары “Алмачуар” әсәре белән калган укучыларны таныштырдылар.Конференция ахырында барлык укучылар да китапханәдән китап алып кайтып киттеләр

Тукай яши безнең күңелләрдә

Олыяз авылы китапханәчесе тәрбиячеләр белән берлектә “Тукай яши безнең күңелләрдә” исемле балалар иртәсе үткәрде. Иртәдә Олыяз авылы балалар бакчасына йөрүче 50 бала катнашты. Алар Габдулла Тукайнын тормыш юлы, иҗаты, шигырьләре һәм әкиятләре белән таныштылар. Үзләре белгән шигырьләрнең исемнәрен әйттеләр, белгәннәрен яттан да сөйләделәр. Соныннан балаларга Габдулла Тукайның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Балаларга бик ошады, актив катнаштылар.

Чирнең тиюе тиз, китүе озак.

“Саулык- зур байлык”дигән мәкальнең мәгънәсенә,дөреслегенә берәр җирен авырта башлагач тагын да ныграк инанасың бит. Җир йөзендә нинди генә чирләр,авырулар юк: озак чирләмичә аягүрә генә уздырып җибәрә торганнары да,тик күп очракта бик күп вакытны,сәламәтлекне ала торганнары да очрап тора. Шундыйларның берсе-туберкулез. Кече яшьтән,балалар бакчасыннан ук бу чир турында сөйләп-кисәтеп киләләр. Аның нинди чир,ничек килеп чыгуы хакында,ничек сакланырга кирәклеген әйтеп-аңлатып үстерәләр. Тик елдан-ел яңа мәгъ

2017-экология елы

Республикабызда экология елы,Кукмара районында мәдәният елы уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “2017-экология елы” һәм “2017-год культуры” исемле стендлар ясап куелды. Китапханәгә килгән һәрбер кеше алар белән таныша

Без чисталык яклы.

Республикабызда,районыбызда 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланды. Шул уңайдан 1 апрель көнне Олыяз авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Мәдәният йорты яннарын, ишегалларын –территориясын җыештырдылар: өелеп торган карларны тараттылар, чүпләрне себерделәр.

Яңа китап-яңа дус.

Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә Олыяз авылы балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә тора. Китапханәгә кайткан һәр яңа китап белән таныштыру максатыннан балалар бакчасында әңгәмәләр, төрле уеннар оештыра. 31 март көнне зурлар төркеменә йөрүче балаларны “Кеше” һәм “Хайваннар” дигән китап белән таныштырды. Тәрбиче Мубаракова Ләйсән Салихҗан кызы белән берлектә китапта булган һәрбер хайван белән балаларны таныштырдык , аның кайда яшәве,нәрсә белән туклануы хакында өйрәндек. Шулай ук кеше төзелеше хакы

Шашка уеннары

19 март көнне Олыяз авылы китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары белән шашка уеннары оештырылды. Иң беренче алар шашка уеннарынын тарихы,уен тәртибе һәм кагыйдәләре белән таныштылар. Өлкән укучылар кечерәкләрен шашка уйнарга өйрәттеләр һәм узара ярыш оештырдылар. Соңыннан барлык укучылар да китапханәдән китап алып кайтып киттеләр