28 марта 2018
Укучыларның язгы каникуллары уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “Мин әкиятләр яратам” исемле рәсем ясау конкурсы оештырылды.Укучылар белән иң беренче аларның яраткан китаплары, әкиятләре турында сөйләштек, фикер алыштык, аннан сон укучылар үзләре яраткан әкият геройларын һәм әкияттән күренешләр ясадылар.Соңыннан 1,2,3 урыннарны билгеләдек. Барлыгы 6 укучы катнашты.
16 марта 2018
Олыяз авылы китапханәсендә китап укучылар белән “Күңелле стартлар” оештырдык. Укучылар 2 командага бүленеп көч сынаштылар: “Умырзаялар”, “Ландышлар”. Командаларның биремнәре: ярманы 3 төргә аеру, хайван исемнәре язырга, “Табышмаклар” сүзеннән яңа сүзләр төзеп язырга, скакалкада сикерү, обруч әйләндерү, табышмыклар чишергә, пазл төзергә һәм капитаннар ярышы. Һәр капитанга 10 ар сорау бирелде. Ярыш ахырында җыелган баллар буенча “Умырзаялар” командасы җиңү яулады. “Күңелле стартлар” чәй эчү белән тәмамланды.
14 марта 2018
“Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Олыяз авылы китапханәсенә йөрүче укучылар белән кошларга җимлек ясадык. Укучылар белән сөйләшеп-киңәшләшкәннән сон ,без кызлар да, малайлар да, олылар-кечеләр -һәрбер кеше ясый ала торган материалны сайладык. Без җимлекне буш шешәләрдән һәм кечкенә чиләкләрдән ясарга булдык. Беренчедән, кошларга бик әйбәт җимлек килеп чыкты,ә ,икенчедән, шушы материалдан җимлек ясап,ташланасы әйберләргә икенче тормыш бирдек һәм табигатебезне шушы чүпләрдән саклап калдык.Барлыгы 14 укучы ка
13 марта 2018
Олыяз авылы китапханәсендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясы кысаларында Лев Николаевич Толстойның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Рус әдәбиятының йөзек кашы” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар белән язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Аның “Косточка”, “Лев и собачка”, “Кавказский пленник”, “Война и мир”, “Басни,сказки,рассказы” исемле китапларына күзәтүләр ясадык, әсәрләрен , әкиятләрен укып фикер алыштык. Барлыгы 13 укучы катнашты.
13 марта 2018
Олыяз авылы китапханәсенә йөрүче укучылар белән «Чтение пользователей муниципальных библиотек в сёлах Татарстана» исемле социологическое исследованиеда катнаштык. Укучылар белән шул темага анкеталар тутырдык. Социологическое исследованиеда өлкәннәр һәм мәктәп укучылары катнашты, барлыгы 10 кеше
06 марта 2018
8 март- әниләр,әбиләр, апайлар, сеңелләр бәйрәме. Шул уңайдан Олыяз авылы китапханәсендә эшләүче “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар белән әниләренә, әбиләренә буләк- веер ясадык. Беренче эш итеп, 8 март бәйрәме турында әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында балалар үзләренең әниләре,әбиләре турында сөйләделәр. Эшкә керешер алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләре белән ныклап таныштык, чөнки эш барышында кайчы, кл
01 марта 2018
1 март- наркоманияга каршы көрәш көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “Сәламәтлек-иң зур байлык” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар белән шушы чир турында, аның нинди куркыныч булуы хакында сөйләштек.”Наркотики-это смерть» дигән презентация карадык, укучылар үзләрен кызыксындырган,борчыган сорауларын бирделәр. Әңгәмә барышында В.Н. Ягодинский “Школьнику о вреде никотина и алкоголя”, Л.М.Зорина “Созависимость и пути ее преодоления», «Наступление на зло», «Наркомания: балаларыбызны ничек
24 февраля 2018
21 февраль-Туган тел көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсе Камалиева Сөмбелә Олыяз урта мәктәбе укытучысы Гилмутдинова Зөлфия Шарифулловна белән берлектә “Туган телем-иркә гөлем” исемле әдәби-музыкаль кичә оештырдылар. Кичәнең максаты: укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү, Туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Кичә китапханәченең чыгышы белән
21 февраля 2018
“2018- Россияда волонтер елы”, 2018- Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы”, “2018- Кукмарада халык мәгарифе елы” уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә стендлар ясап куелды. Укучылар ел буе таныша алачаклар.
21 февраля 2018
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан китапханәгә йөрүче балалар белән әтиләргә бүләк-самолет ясадык. Иң беренче 23 февраль нинди бәйрәм икәнлеге, аның тарихы хакында сөйләштек, әтиләр турында шигырьләр сөйләдек. Самолетны ясый башлар алдыннан без беренче эш итеп куркынычсызлык кагыйдәләре, эш тәртибе белән таныштык. Хәрбер бала узе сызды, узе кисте һәм ябыштырды. Балаларга самолет ясау бик ошады, тырышып эшләделәр. Соңыннан балалар белән уеннан уйнадык,табышмаклар чиштек. Барлыгы 12 бала катна
16 февраля 2018
В Олуязской сельской библиотеке совместно с читателями провели библиотечный урок на тему: «Прелесть татарского фольклора» Во время урока повторили свои знание о фольклоре, провели обзор книг, читали баиты, мунаджаты, сказки, играли в разные игры. В конце урока ученики отгадывали загадки. Всего участвовало 6 человек.
13 февраля 2018
Олыяз авылы китапханәсендә Фәнис Яруллинның тууына 80 ел уңаеннан китапханәгә йөрүче укучылар белән “Язмышларга буйсынмас җан” исемле китапханә дәресе үткәрелде. Дәрес барышында укучылар белән Фәнис Яруллинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты, гаиләсе турында сөйләштек,фикер алыштык. Фәнис Яруллинның шигырьләрен, “Яшел утрау хуҗалары” исемле повестен укыдык, аның турында презентация карадык. Барлыгы 9 укучы катнашты.
09 февраля 2018
Олыяз авылы китапханәсе “Наши истоки. Читаем фольклор” акциясы кысаларында китапханәгә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрде һәм китап күргәзмәсе төзеде. Укучылар белән фольклор турындагы белемнәрне кабатладык(фольклор нәрсә ул? Аңа нәрсәләр керә?) Укучылар белән китапханәдә булган китаплар белән таныштык: “Татар халык мәкальләре” 3 томда, “Татар эпосы. Бәетләр”, “Татар балалар фольклоры», «Татар мифлары», «Татар халык риваятьләре һәм легендалары”, К. Хөснуллин “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” , “Татар халык уенна
06 февраля 2018
Олыяз авылы китапханәсендә “Умелые ручки” клубына йөрүче балалар белән бисердан крокодил ясадык. Укучылар белән иң беренче куркынычсызлык кагыйдәләре ,эш тәртибе,схема һәм ясалган крокодил белән таныштык. Эш барышында балалар зур кызыксыну, теләк белән бик тырышып эшләделәр. Барлыгы 8 укучы катнашты.
01 февраля 2018
Олыяз авылы китапханәсе 2-3 сыйныф укучылары белән берлектә «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» акциясында катнашты. Укучылар белән бергә разведчиклар,партизаннар турында язылган китапларга күзәтү ясадык һәм әңгәмә кордык.Әңгәмә барышында укучылар үзләренең сугышта катнашкан бабайлары, тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары булган әби-бабайлары турында сөйләделәр.Барлыгы 17 бала катнашты.
31 января 2018
Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә 7 нче класс укучылары арасында “Чтение подростков Республики Татарстан в реальной и электронной среде» исемле анкетирование үткәрде. Укучылар анкетаны бик теләп тутырдылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
26 января 2018
26 январь- Балалар шагыйрәсе Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105 ел тулу уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Тылсымлы китаплар язучы апа” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар аның тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Шулай ук укучылар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дэ таныштылар һәм өйләрендә укырга китаплар да алдылыр.
04 октября 2017
Узган юлларыгыз катлаулы, Кылган эшләрегез мактаулы, Әле безгә бик тә кирәк сез, Яшьләр өчен олы терәк сез! Рәмзия Габделхакова Татарстан Республикасында «Мәрхәмәтлелек атнасы» бара. Олыларга хөрмәт йөзеннән Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә китапханәгә килә алмаучы әби-бабайларның өйләренә яңа кайткан китап-җурналлар алып барды. Әңгәмә барышында әби-бабайлар үзләренең яшьлек еллары, тормыш һәм хезмәт юллары турында турында сөйләделәр. Олылар үзләренең яраткан язучылары, шагый
04 октября 2017
1 октябрь-өлкәннәр көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Урал” авыл хуҗалыгы әзерләгән күчтәнәч-пакетлар белән өлкәннәрне котлап йөрделәр. Әби-бабайларыбызга озын гомер,нык сәламәтлек,бәхет-шатлыклар теләдек. Алар бик сөенделәр һәм чын күнелләреннән рәхмәт әйтеп озатып калдылар.
04 октября 2017
“Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Олыяз авылы китапханәчесе балалар белән “Табигать һәм без” исемле экскурсиягә барды. Балалар белән тауга,посадкага, су буена бардык. Укучылар белән табигать, файдалы үләннәр,кошлар,хайваннар -экология турында әңгәмә алып барылды.