"Уйна да көл!"
"Уйна да көл!" исеме астында уен-тамаша узды. Катнашты 18 бала.
"Уйна да көл!" исеме астында уен-тамаша узды. Катнашты 18 бала.
"Нәүрүз, син нинди бәйрәм?" исемле әңгәмә булды. Катнашты 15 бала.
"Халкымның күңел җәүһәрләре" исемле әңгәмә булды. Катнашты 10 бала.
5 класс укучылары белэн кунелле старт уеннары булды. Катнашты 14 укучы.
Кыш бабайда кунакта кар бортеклэре ясарга ойрэндек. Катнашты 10 укучы.
Китапханэгэ йоруче балалар белэн Яна елны каршы алу бэйрэме булды. Катнашты 40 бала.
Бердэмлек коне унаеннан "Без бергэ!" дип исемлэнгэн рэсем конкурсы уткэрелде. 8 укучы катнашты.
Олкэннэр коне унаеннан 100 яшьлек Зэкия эби белэн очрашу булды. Катнашты 15 укучы.
Ко дню борьбы с терроризмом в библиотеке была проведена беседа на тему "Мирное небо над головой". Участвовали 10 учеников
РТ Дэулэт флагы кабул ителгэн кон унаеннан" Безнен Дэулэт флагы" дигэн энгэмэ уткэрелде. Барлыгы 13 кеше катнашты.
12 июнь Россия коне. Шул унайдан "Окна России" дигэн акцияда 5 бала катнашты.
ТАССРга 100 ел, Кукмара районы тозелугэ 90 ел унаеннан Олыяз урта мэктэбендэ кино карадык. Барлыгы 120 бала катнашты.
6 июнь- рус халкының йөзек кашы- язучы, шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның тууына 219 ел уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә Олыяз урта мәктәбендә оешкан лагерьга йөрүче укучылар һәм аларның тәрбиячеләре белән берлектә “ Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт” исемле поле чудес уены оештырдык. Уенга сайлап алу сораулары, уен барышындагы сораулар-барысы да Пушкинның тормыш һәм иҗат юлы, аның әкиятләре буенча төзелгән иде. Уен барышында укучылар үзләрен бик яхшы яктан гына күрсәттеләр, чөнки бик катлаулы сораула
1 июнь-балаларны яклау көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсе балалар өчен «Хәрәкәттә-бәрәкәт!» исемле сабантуй бәйрәме оештырды. Бәйрәм кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тартышу, бүләк кисү, хәрәкәтле уеннар белән аралашып барды. Балалар бәйрәмдә рәхәтләнеп уйнадылар, уеннарда бик теләп катнаштылар. Һәр уеннан сон балаларга бүләкләр бирелде. Балалар канәгать калдылар. Барлыгы 13 укучы катнашты.
Олыяз авылы китапханәсендә китап укучылар белән словарьларга һәм энциклопедияларга күзәтә ясадык.
15 май-гаилә көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә “Гаилә-бәхет ачкычы” исемле әдәби чара үтте. Бәйрәмгә берсе мәктәпкә, икенчесе балалар бакчасына йөрүче апалы-сеңелле, апалы-энеле укучылар чакырылган иде. Бәйрәм барышында укучыларны гаилә төшенчәсе, гаиләдәге, туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр, тәрбия турында әңгәмә алып барылды. Шулай ук гаиләгә карата булган мәкальләр, әйтемнәр белән таныштык. Мәктәпкә һәм балалар бакчасына йөрүчеләр арасында конкурслар да булды. Һәрбер укучы үзенең гаиләсе, гаиләләр
Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Олыяз авылында яшәүче тыл ветераннарына,толларга, әтиләре сугышта үлгән әби-бабайларыбызга “Урал” күмәк хуҗалыгы күчтәнәч тутырылган пакетлар әзерләде. Өлкәннәребезне котлап, бүләкләрне өләшеп китапханәче, мәдәният йорты җитәкчесе йөрде. hәрбер өйдә аларны якты йөз белән каршы алып, зур рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.
Олыяз авылы китапханәсе укучылар белән « Читаем Детям о Войне 2018» исемле акцияда катнашты. Укучылар белән «Бөек Җиңүгә 73 ел” исемле әңгәмә үткәрдек. Әңгәмә барышында укучылар белән Бөек Ватан сугышы һәм сугыш вакытындагы тормыш турында сөйләштек. Укучылар үзләренең сугышта катнашкан бабайлары, туганнары хакында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар, шагыйрьләр, “Җәлилчеләр” турында сүз алып барылды. Әңгәмә барышында шулай ук китап күргәзмәсе белән таныштык, андагы китапларга күзәтү ясадык,
26 апрель- татар халкының йөзек кашы Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан Олыяз авылы балалар бакчасында Олыяз авылы китапханәсе белән берлектә «Тукай яши безнең йөрәкләрдә!» исемле әдәби-музыкаль кичә булды.Бәйрәмне тәрбияче Мубаракова Ләйсән Салихҗан кызы ачып җибәрде. Балалар Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның шигырьләре буенча иҗат ителгән җырлар җырладылар, балалар үзләренең өйрәнеп килгән “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Карлыгач”, “Әллүки”, “Гали белән кәҗә”
“Чүлмәктәге чәчкәләр” Олыяз авылы китапханәсендә эшләүче “Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче балалар белән китапханәче Камалиева Сөмбелә “Чүлмәктәге чәчкәләр” исемле поделка ясады. Балалар белән беренче шар, җеп һәм клей –ПВА белән кокон ясадык һәм киптерергә куйдык. Кокон кипкән вакытта гофрированный кәгазьдән чәчәкләр ясадык. Кокон яхшылап кипкәннән сон, эчендәге шарын алып, коконга чәчәкләр ябыштырдык. Балалар зур кызыксыну белән эшләделәр һәм бик матур поделкалар килеп чыкты. Барлыгы 15 бала катнашты.