31 января 2018
Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә 7 нче класс укучылары арасында “Чтение подростков Республики Татарстан в реальной и электронной среде» исемле анкетирование үткәрде. Укучылар анкетаны бик теләп тутырдылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
26 января 2018
26 январь- Балалар шагыйрәсе Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105 ел тулу уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Тылсымлы китаплар язучы апа” исемле әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар аның тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар. Шулай ук укучылар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дэ таныштылар һәм өйләрендә укырга китаплар да алдылыр.
04 октября 2017
Узган юлларыгыз катлаулы, Кылган эшләрегез мактаулы, Әле безгә бик тә кирәк сез, Яшьләр өчен олы терәк сез! Рәмзия Габделхакова Татарстан Республикасында «Мәрхәмәтлелек атнасы» бара. Олыларга хөрмәт йөзеннән Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә китапханәгә килә алмаучы әби-бабайларның өйләренә яңа кайткан китап-җурналлар алып барды. Әңгәмә барышында әби-бабайлар үзләренең яшьлек еллары, тормыш һәм хезмәт юллары турында турында сөйләделәр. Олылар үзләренең яраткан язучылары, шагый
04 октября 2017
1 октябрь-өлкәннәр көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Урал” авыл хуҗалыгы әзерләгән күчтәнәч-пакетлар белән өлкәннәрне котлап йөрделәр. Әби-бабайларыбызга озын гомер,нык сәламәтлек,бәхет-шатлыклар теләдек. Алар бик сөенделәр һәм чын күнелләреннән рәхмәт әйтеп озатып калдылар.
04 октября 2017
“Мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Олыяз авылы китапханәчесе балалар белән “Табигать һәм без” исемле экскурсиягә барды. Балалар белән тауга,посадкага, су буена бардык. Укучылар белән табигать, файдалы үләннәр,кошлар,хайваннар -экология турында әңгәмә алып барылды.
04 октября 2017
Татарстан Республикасында “Мәрхәмәтлелек атнасы” бара.Шул уңайдан Олыяз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Кукмарада барган төзелешкә барып ярдәм итеп кайттылар. Артык балчыкны ташып, чүпләрне түктек.
04 октября 2017
Олыяз авылы китапханәчесе Олыяз урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларын“Мәдәни көндәлек” белән таныштырды.
04 октября 2017
9 июнь көнне Олыяз авылы китапханәчесе китап укучылар белән экскурсиягә барды. Табигать кочагында төрледән-төрле уеннар уйнадык, скакалкада сикерү ярышы , 2 командага бүленеп футбол ярышы үткәрдек. “12 июнь-Россия көне” уңаеннан укучылар белән әңгәмә булды, табышмаклар чиштек.
06 июня 2017
6 июнь- Бөек шагыйребез,язучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көне. Шул уңайдан Олыяз урта мәктәбендә эшләп килүче лагерьга йөрүче балалар Олыяз авылы китапханәсенә кунакка килделәр. Китапханәче “Пушкин һәм аның иҗаты” исемле әңгәмә үткәрде. Әңгәмә вакытында укучылар тагын бер тапкыр Пушкинның тормыш юлы,иҗаты белән танышып киттеләр. Китапханәче әзерләгән презентацияны һәм китап күргәзмәсен карап үттеләр. Әңгәмә ахырында укучылар китаплар алып кайтып киттеләр.
01 июня 2017
"1 июнь- балаларны яклау көне" уңаеннан Олыяз авылы китапханәсе балалар бакчасында кунакта булып кайтты. Тәрбияче Мубаракова Ләйсән Салихҗан кызы белән берлектә бакчага йөрүче балалар белән саф һавада уеннар оештырылды,балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, “Табигать-изге йорт» исемле әңгәмә алып барылды.
17 мая 2017
Район,авыл китапханәләренә бик күп яңа китаплар кайта. 2017 елда гына Олыяз авылы китапханәсенә 130 яңа китап кайтты.Шулар арасында балалар китаплары да бик куп. Китаплар белән беренчеләрдән булып Олыяз авылы балалар бакчасына йөрүчеләр таныша. Балалар үзләренә ошаган китапны сайлап алалар да, аннары тәрбиячеләре Ләйсән Салихҗан кызы балаларны китаптагы һәрбер әсәр белән таныштырып чыга.
11 мая 2017
Олыяз авылы китапханәсенә һәрдаим гаилә белән дә килеп газета-журнал караучылар, китаплар алучылар бар. Әти-әниләр үзләренә, балалар үзләренә китап сайлыйлар. Китапханәче алар белән әңгәмәләр оештыра, китапларга күзәтүләр ясыйлар.
11 мая 2017
Габдулла Тукайның тууына 131 ел уңаеннан Олыяз авылы китапханәчесе тәрбияче Мубаракова Ләйсән Салихҗановна белән берлектә Олыяз авылы балалар бакчасында “Без-Тукай оныклары” исемле балалар иртәсе үткәрде. Нәни укучылар Габдулла Тукайнын катлаулы тормыш юлы, аның иҗаты, төрледән-төрле әкиятләре һәм китаплары белән таныштылар. Балалар үзләре белгән әкиятләрне,шигырьләрне сөйләделәр. Укучылар кызыксыну белән Габдулла Тукайнын һәрбер китабын карап чыктылар,үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар.
11 мая 2017
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Олыяз авылында яшәүче тыл ветераннарына,толларга, әтиләре сугышта үлгән әби-бабайларыбызга “Урал” колхозы бүләкләр әзерләде. Аларны котлап,бүләкләрне өләшеп авыл советы рәисе,китапханәче,мәдәният йорты җитәкчесе йөрде. Хәрбер өйдә безне якты йөз белән каршы алып, зур рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар.
11 мая 2017
“2017-экология елы” уңаеннан Олыяз авылы мәдәният йорты,библиотека,почта,җирлек советы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Мәдәният йорты территориясын, посадка яннарын чүпләрдән чистарттылар.
19 апреля 2017
“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” акциясы кысаларында китапханәгә йөрүче укучы балалар белән Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә сугыш чоры баласы Маһиәнвәр әби янына хәл белешергә һәм көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә бардык. Маһиәнвәр әби укучыларны үзенең тормыш юлы, балачактагы,яшьлектәге истәлекләре белән таныштырды, тормыш юлында булган кызыклы хәтирәләр белән уртаклашты. У
19 апреля 2017
Техника алга киткән заманда яшәсәк тә , күп очракта барлык уйланылган эшләрне эшләп бетерергә җитешмибез, чөнки вакыт җитми. Күп кенә җирләрдә чират торабыз: табибка күренер өчен, налог , коммуналь түләүләр түләр өчен. Тик бу эшләрне тиз , уңайлы гына эшләп була-электрон рәвештә. Барып чиратта вакыт уздырмас өчен, «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» кысаларында Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә теләк белдергән кешеләрне өйдән генә, электрон рәвештә чиратка язылырга, түләүләр түләргә өйрәтте. Компьютер
13 апреля 2017
Олыяз авыл китапханәсе һәрдаим Олыяз урта мәктәбе белән тыгыз элемтәдә тора. Бөек,көчле рухлы шагыйрь,язучы Фәнис Яруллинны искә алып Олыяз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гильметдинова Зөлфия Шәрифулла кызы белән “Ул тормышка гашыйк иде” исемле китапханә дәресе үткәрдек. Дәрестә Фәнис Яруллинның катлаулы тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштык, укучылар аның шигырьләрен укыдылар, сорауларга җавап бирделәр.
13 апреля 2017
12 март- язучы,тәрҗемәче Галимҗан Ибраһимовнын тууына 130 ел уңаеннан Олыяз авылы китапханәсендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Гилметдинова Зөлфия Шәрифулла кызы белән берлектә “Алмачуар” әсәре буенча китап укучылар конференциясе оештырылды. Конференциядә укучылар язучынын тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар. 4 сыйныф укучылары “Алмачуар” әсәре белән калган укучыларны таныштырдылар.Конференция ахырында барлык укучылар да китапханәдән китап алып кайтып киттеләр
13 апреля 2017
Олыяз авылы китапханәчесе тәрбиячеләр белән берлектә “Тукай яши безнең күңелләрдә” исемле балалар иртәсе үткәрде. Иртәдә Олыяз авылы балалар бакчасына йөрүче 50 бала катнашты. Алар Габдулла Тукайнын тормыш юлы, иҗаты, шигырьләре һәм әкиятләре белән таныштылар. Үзләре белгән шигырьләрнең исемнәрен әйттеләр, белгәннәрен яттан да сөйләделәр. Соныннан балаларга Габдулла Тукайның әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар күрсәтелде. Балаларга бик ошады, актив катнаштылар.