Көннәр җылынды,шуңа балалар мәйданчыгында да балалар күбәйде. Шул уңайдан балалар белән терроризмга каршы профилактик әңгәмә үткәрдек,куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладык,бу өлкәдә булган белемнәребезне искә төшердек (балалар мәйданчыкларында,здания эчләрендә иясез тартмаларга,пакетларга кагылмаска, чит-ят кешеләрдән сумкалар,тартмалар алмаска,олыларга хәбәр итәргә). Соңыннан балалар белән акбур белән рәсемнәр ясадык, уеннар уйнадык. Барлыгы 12 бала катнашты.
Олыяз авылы китапханәсе мәдәният йорты һәм почта хезмәткәрләре белән берлектә чисталык аен дәвам итә.
Олыяз авылы китапханәсе Ф.№28 дә “Георгиевская ленточка” акциясына кушылды.
Олыяз авылы китапханәсе ф.№28 укучылар белән “Ислам дине-тәрбия һәм әхлак дине” исемле әңгәмә үткәрде.Әңгәмә ахырында кызыклы ребуслар,башваткычлар чиштек.
Бөек Җиңүнең 77 еллыгы якынлашу уңаеннан сугыш чоры баласы, әтисе сугышта үлеп калган, күп кенә кечкенә балаларга күз-колак булып торган кеше- Маһиәнвәр әбидә кунакта булдым. Әбиебезне якынлашып килүче бәйрәм белән котладым, сәламәтлеге хакында сораштым, түшенә Георгий лентасыннан ясалган брошь тактым. 87 яшьлек Маһиәнвәр әби бүгенге көндә кече кызы тәрбиясендә яши, әкренләп йөреп тора, аек акыллы, намазларын калдырмый. Әңгәмә вакытында ул үзенең авыр бала чагын, яшьлек елларын-тормыш юлын исенә төшерде
Россияда һәм Татарстанда 24-29 апрельгә кадәр Бердәм иммунизация атналыгы бара. Шул уңайдан Олыяз авылы китапханәсе балалар һәм өлкәннәр арасында иммунизация, йогышлы авырулар хакында мәгълүматлар бирде.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан Олыяз авыл китапханәсе Олыяз авылы балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән берлектә “Тукай яши безнең күңелләрдә” исемле китапханә сәгате үткәрде. Балалар Габдулла Тукайның тормыш юлы,иҗаты,әкиятләре,шигырьләре белән таныштылар. Язучының әкиятләрен кычкырып укыдык,сорауларга җавап бирдек һәм ахырдан аның әкиятләрендәге әкият геройларын ясадык. Барлыгы 13 бала катнашты.
26 апрель көнне Олыяз авылы китапханәсе, Олыяз авылы мәдәният йортының техник хезмәткәрләре, Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм библиотекасы "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" нигезендә тирә-юньне чистарту максатыннан юл кырыйларындагы чүпләрне җыеп түктек
Олыяз авылы китапханәсе балалар белән берлектә "Мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Олыяз авылының Үзәк урамында урнашкан балалар мәйданчыгыннан чүпләрне җыеп түктек. Мәйданчыгыбыз тагын да матурланып, ямьләнеп калды.
Габдулла Тукайнын тууына 136 ел тулу унаеннан Олыяз авыл китапханэсе Олыяз авылы балалар бакчасынын кечкенэлэр торкемендэ"Без-Тукай оныклары"исемле китапханэ сэгате уткэрде. Кечкенэ дусларымны Г. Тукай белэн таныштырдым,язучынын китапларына кузэтулэр ясадык,экиятлэрен укыдык. Барлыгы 12 бала катнашты.
21 апрель көнне Олыяз авыл китапханәсе Олыяз урта мәктәбенең 1 «А» сыйныфы укучылары һәм укытучы Зөлфия Шәрифулловна белән берлектә «Кукмара районының үзешчән шагыйрьләре һәм язучылары» исемле китапханә сәгате үткәрде. Әңгәмә вакытында районыбызда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр һәм язучылар турында презентация карадык, аларның иҗатлары хакында сөйләштек, шигырьләрен укыдык. Шулай ук укучыларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырдым. Барлыгы 10 укучы катнашты.
Олыяз авыл китапханәсе филиал №28 укучылар белән берлектә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Олыяз авылының Тау асты урамында урнашкан балалар мәйданчыгындагы карны көрәде, чүпләрне себерде. Барлыгы 4 укучы катнашты.
12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан Олыяз авылы китапханәсе Олыяз авылы балалар бакчасында “Безнең өчен-табышмак,космонавт өчен-туган як” исемле китапханә сәгате үткәрде. Балаларга космос,космонавт төшенчәләренә аңлатма бирелде, Ю.А.Гагарин турында мәгълүмат әйтелде. Дәрес ахырында космос темасына рәсемнәр ясалды. Барлыгы 18 бала катнашты.
Күчмә китапханә Олыяз авылы балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Кошлар-безнең дусларыбыз” исемле китапханә сәгате үткәрде. Балаларга кошлар турында мәгълүмат бирелде, бергәләп кошлар турында язылган китапларга күзәтү ясадык һәм әкиятләр укыдык. Балалар игътибар белән бик кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр,табышмаклар чиштеләр һәм соңыннан бергәләп кызыклы уеннар уйөнадык. Барлыгы 19 бала катнашты.
Олыяз авылы китапханәсе Балыклы авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә “Всероссийский день заботы о памятниках истории и культуры» акциясында катнашты.Барлыгы 3 кеше катнашты.
Олыяз авылы китапханәсе Олыяз урта мәктәбенең 1А һәм 1Б сыйныф укучылары белән берлектә “Кошлар тавышы бер дә тынмасын” исемле экологик сәгатьүткәрде. Укучылар белән кошлар, аларның төрләре, файдалары турында сөйләштек, табышмаклар, кроссвордлар чиштек, физкульминуткалар ясадык.Кошлар,табигать турында язылган китапларга күзәтүләр ясадык.
"НЕТ наркотикам" исемле әңгәмә узды. Катнашты 16 яшүсмер.
"Я люблю тебя, Россия!" исемле әңгәмә узды. Катнашты 28 бала.
"Ты не один!" исемле әңгәмә узды. Катнашты 10 бала.
"Тукай - мәңге яшь!" исемле шигырь кичәсе үткәрелде. Катнашты 6 кеше.