24 марта 2017
Аксу авылы китапханәсендә (фил.№5) укучыларга эколгик тәрбия бирү 2017нче ел- ТР да Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы һәм РФдә Экология елына карата төзелгән план нигезендә алып барыла. Февраль аенда табигатьне саклауга багышланган халыкара көннәрне "Экологик календарь" буенча өйрәнүгә багышланган кичә, "Синең аша беләм мин табигатьнең серләрен" темасы астында информация сәгате үркәрелде. 22нче март көнне китапханәдә Бөтендөнья Су көненә карата кече һәм урта төркем укучылары белән"Су-яшәү чыганагы" те
19 марта 2017
17нче март көнне Аксу авыл җирлеге, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары белән берлектә "Котлы булсын,Нәүрүз!" дигән тема астында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.Бәйрәм барышында китапханә мөдире Нургалиева Ф.Җ. һәм мәдәният йорты җитәкчесе Замалтдинова Р.Җ. әзерләгән әдәби -музыкаль кичә күрсәтелде.Аннан соң укучылар пешергән ризыклардан татлы ярминкә оештырылды. Авыл халкы һәм укучылар карга боткасыннан авыз иттеләр, төрле уеннарда катнаштылар.
14 марта 2017
11нче март көнне Аксу авылы китапханәсендә татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 130ел тулу уңаеннан "Рухи матурлыкмы, әллә табигать матурлыгы?" темасына өлкән сыйныф укучылары белән китап укучылар конференциясе үткәрелде. Конференция язучының "Табигать балалары" хикәясенә нигезләнеп алып барылды. Кичә ахырында "Г.Ибраһимов-күп кырлы талант иясе" темасына оештырылган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
22 февраля 2017
22нче февраль көнне Аксу авылы китапханәсе, мәктәп, мәдәният йорты белән берлектә Туган телләр көне "Туган халкым-татар халкы,Туган телем-татар теле" темасы астында сәнгать бәйрәме итеп билгеләп үтелде.Бәйрәмнең беренче өлешендә башлангыч сыйныф укучылары "Без-татар балалары!" исемле әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр.Ә икенче өлешендә урта һәм өлкән сыйныф укучылары туган телебезгә багышланган шигырьләр сөйләделәр,моңлы җырлар, дәртле татар халык биюләре башкардылар.
22 февраля 2017
Герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көнендә Аксу урта мәктәбендә "Муса Җәлилнең батырлыгы" дигән темага батырлык дәресе үткәрелде.Дәресне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйруллина Р.Ф. алып барды. Чарада катнашучы укучылар М.Җәлилнең батырлыгы,үлемсезлеге турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр;М.Җәлилнең гомере мәңгелек маяк булуы турында аңлаттылар.Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. дәрес ахырында "Кешелекнең җиңелмәс көрәшчесе" темасына әзерләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
18 февраля 2017
15нче февраль көнне китапханәдә 15февраль-Интернационалист сугышчыларны искә алу көне уңаеннан 7нче сыйныф укучылары белән "Онытылмый,һич тә онытылмый,хәтерләрдә һаман яңара..." темасы астында батырлык сәгате үткәрелде.Быел Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруга 28 ел. Кичә барышында Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз зур хөрмәт белән искә алынды.Әфганстанда интернационал бурычын үтәгәндә һәлак булган , авылыбызның горурлыгы Әхмәтов Фәритнең батырлыгы кабат яңартылды."Әфганст
10 февраля 2017
Аксу авылы китапханәсендә 13нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууна 110 ел тулу уңаеннан китапханә каршында эшләп килүче “Әдәбият сөючеләр” клубы әгъзалары, кече төркем укучылары һәм аларның әниләре катнашында “Мәңгеләшкән исем” темасы астында телдән журнал үткәрелде.”Җырларым”, “Балачак” ,“Сәхнә” “Тапкырлар”, “Мәңгеләшкән” дип исемләнгән битләрдән торган журналның һәр битендә укучылар әниләре белән биремнәр үтәделәр.Аларның үтәлешен Аксу урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйр
10 февраля 2017
8нче февраль көнне Аксу авылы китапханәсенең иң күп китап укучылары белән "Китап сөючеләр" бәйгесе үткәрелде. Ул "Саекмас рухи чишмә" темасы астында узды. Һәр сыйныфның I,II.III урын яулаган укучылары төркемнәргә бүленеп көч сынаштылар.Төркемнәр:"Тапкырлар", "Зирәкләр", "Дуслык" исемнәре белән аталды.Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. бәйгегә биремнәрнең бик туры килә торганнарын алган иде. Нәтиҗәдә "Дуслык" төркеме җиңде. Уенда катнашкан һәр укучыга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
07 февраля 2017
7нче гыйнвар көнне Аксу авылы китапханәсендә (ф.№5) балаларның яраткан шагыйре Рафис Корбанга 60 яшьтулу уңаеннан, аның табышмакларына җаваплар табу кичәсе оештырылды.Кичәдә кече төркем укучылары катнашты. Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. укучыларны шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды,китапханәдә булган китапларына күзәтү ясады. Кичәнең икенче өлешендә"Тапкырларга-табышмак" темасы астында бәйге оештырылды.Укучыларның тапкырлыгы сыналды. Кичәдән соң укучыларга Р.Корбанның китапларын укырга т
09 октября 2015
Стартовал Республиканский конкурс на лучшую научную работу в области искусства среди студентов и молодых ученых образовательных организаций системы культуры и искусства РТ